Шәһри Казан

Попкорн сатканда иң мөһиме – ис чыгару

«ШК» журналисты базарда сатты Танышым үз эшен башлап җибәрде, попкорн ясап сата башлады. Бер көнне сату итәргә мине дә дәште ул. Иртәнге сигездә, җыенып, «Бикзур» базарына яңа эш урыныма киттем. Баксаң, базар тугыздан гына эшли икән әле. Сатучы булгач, арткы ишектән генә кердем. Җыелган халык тугыз тулганны көтеп калды. Минем...

Реклама


«ШК» журналисты базарда сатты

Танышым үз эшен башлап җибәрде, попкорн ясап сата башлады. Бер көнне сату итәргә мине дә дәште ул. Иртәнге сигездә, җыенып, «Бикзур» базарына яңа эш урыныма киттем. Баксаң, базар тугыздан гына эшли икән әле. Сатучы булгач, арткы ишектән генә кердем. Җыелган халык тугыз тулганны көтеп калды.

Минем шикелле тагын берәү бар, сакчы егет беренче генә көн эшкә килгән.
- Үзем банкта сакчы булып эшлим, дустым сорагач, аның урынына килдем инде, базар банк түгел икән, телевизор, радио, хәтта ручка да юк бит монда, бер уртаклык - тегендә дә, монда да кызлар бар, шунысы сөендерә, - ди ул. Аңа баш сакчы кагыйдәләрне өйрәтә: базарга ничә кеше кергәнне теркәргә кирәк, товар алып кергән, алып чыккан кешеләрне язып барырга, терминал янына шикле кешеләр килсә, документларын сорарга...
Минем янымда Хөснетдин җимешләр сата. Ул Сәмәрканд якларыннан кайткан. Инде тугызынчы ай Казанда икән.
- Вакытлыча фатир алып торам, колхоз базарында сату иткән чакта бер әби белән танышкан идем, хәзер дә аның белән элемтәләрне югалтмадык, ул миннән аена биш кенә мең ала. Аның каравы ай саен Татарстанда яшәргә рөхсәт итә торган кәгазь өчен мең ярым сум түләп барасы бар. Сагындым инде, туган ягыма да кайтасым килә,-ди.
- Соң ник үзегездә генә эшләмисең? - дим.
- Бездә җимеш алучы юк бит, һәрберсенең үзендә бар, ярый әле монда аренда кыйбат түгел, ә менә Мәскәүдәге кардәшләрем сату урыны өчен аена 110 мең түли, хәер, җимешне дә килосын 300 сумнан сата,- ди.
Ә Хөснетдиннең барысы да 100 сумнан. Чикләвеге, кара җимеше, өреге, күрәгәсе дә... Дөрес, бөтен пакетларда да җимеш бер кило дигән сүз түгел, ни дисәң дә, алдатмый Хөснетдин, кайсына 800 грамм итеп салган, кыскасы, барысы да 100 сум диюе - халыкны кызыктыру алымы...
Безнең тирәдә пешкән кукуруз сатучы апа бар, аның янында берәү эшләпәләр сата, яшь кенә бер кыз хушбуйлар тәкъдим итеп утыра. Сату авыр бара. Юри күзәттем. Көне буена хатынның ике эшләпәсе сатылды, ә теге кыз бер хушбуй да сата алмады.
- Әллә шимбә, әллә атна уртасы - кеше юк, сезоны башланмаган шул әле, - дип зарлана сатучылар.
Баксаң, майдан август башына кадәр базарда кеше бик аз йөри икән. Сатарга чыккан өчен көненә уртача 300 сум түлиләр. Бер караганда, өйдә ятканчы тугыз сәгать базарда утырган өчен 300 сум түләсәләр, начар түгел инде ул. Товарың сатылса, процентлары да өстәлә бит әле аның... Икенче яктан, күпләре шул эшләгән 300 сумнарын көнендә үк бетереп баралар икән. Монда эшләп күпне күргән Хөснетдин һәр сатучыны диярлек яхшы белә.
- Әнә бу кыз бүген тагын сыра эчәчәк, шулай эчә‑эчә бер хастаханәгә дә эләкте инде, юк, туктый белми, әнә тегесе сәгать саен тәмәке тарта,- ди. Минем янда гына кофе ясап бирә торган җайланма тора. Аның тынып торганы юк, гел кеше.
Бер сатып алучы да булмагач, минем дә эч поша башлады. Вакыт узмый. Хөснетдин:
- Син ул попкорнны пешереп ал, исе чыксын, искә кеше киләчәк, ди. Үзе бертуктамый җимешләрен бер пакеттан икенчесенә бушата, ул моны товар тышкы яктан матур булып күренсен өчен эшли икән.
Танышым өйрәткәнчә мин дә эшкә керешәм. Башта аппаратны җылытасың, аннары тиешле күләмдә май, карамель, кукуруз саласың. Берникадәр вакыттан соң кукурузлар шартларга тотына, савытка сыеша алмыйча, әкияттәге үзе ботка пешерә торган чүлмәк кебек, ташый. Шартлау тавышларына нык игътибарлы булырга кирәк, вакытында сүндермәсәң, попкорн көеп китәргә, иртәрәк алсаң, шартламый калган кукурузлары күп булырга мөмкин. Ә исе... Әллә кайларга тарала. күп тә үтмәде, чынлап та клиентлар агыла башлады бит. Шундый хуш ис, дип өске катлардан да төшәләр хәтта. Сөенергә дә өлгермәдем, берәү:
- Кондиционер эшләми, ичмасам, балкон тәрәзәләрен ачыгыз, бу искә түзәрлек түгел, баш авырта, укшыта, -дип төшмәсенме. Һәркемгә дә ярап булмый шул инде...
Базарга кием‑салым сатып алырга килгән кеше попкорн сатып алмастыр дисәм, ялгышканмын икән, шактый гына саттым үзе. Беренче тапкыр попкорн кабып караучы авыл баласы, көнбагыш урынына кукуруз чиертергә яратам, дип, ике пакет попкорн алучы абзый, базарда ашарга таба алмадым, попкорн белән булса да тамак ялгыйм диюче егет тә очрады.
Попкорнны беренче тапкыр моннан мең еллар элек Америка индеецлары әзерли башлаган икән. Кукурузның билгеле бер сорты кайнар температурада шартлау үзлегенә ия икәнен ачыклаган алар. Индеецлар кукурузны пешереп кенә калмаганнар, чәч, кием бизәгеч буларак та кулланганнар. 1885 елда Чарльз Криторз дигән кеше кукурузны әзерләү өчен махсус казан уйлап тапкан, хәзер кулланыла торган аппаратлар барысы да шул принцип буенча эшли. Безнең илдә исә попкорн бары 1990 елларда гына барлыкка килгән.Тиз арада циркларга, кинотеатрларга, хәтта әнә базарларга да үтеп керде ул. Күрәсең, керемле эш. Иң кечкенә порциясе дә 50 сум бит аның.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: