Шәһри Казан

Радиодан мәхрүм итмәгез!

Элек депутатларны халык хезмәткәрләре дип атыйлар иде. Дөрестән дә, алар пенсионер, аз керемле кешеләргә тиешле ташламаларга кагылмадылар. Ә хәзергеләр моның киресен эшли кебек. Өстәгеләр нәрсә тәкъдим итсә, шуны хуплап кнопкага басып утыралар. Мәскәүнекеләр аеруча кызу канлы, кай арада үзара сугышып та алалар. Әмма аларның да халык мәнфәгатен яклап даулашканнары сизелми....

Реклама

Элек депутатларны халык хезмәткәрләре дип атыйлар иде. Дөрестән дә, алар пенсионер, аз керемле кешеләргә тиешле ташламаларга кагылмадылар. Ә хәзергеләр моның киресен эшли кебек. Өстәгеләр нәрсә тәкъдим итсә, шуны хуплап кнопкага басып утыралар. Мәскәүнекеләр аеруча кызу канлы, кай арада үзара сугышып та алалар. Әмма аларның да халык мәнфәгатен яклап даулашканнары сизелми. Халыктан, безне мунчага, концерт-театрларга йөрүдән, яратып укый торган газета-журналлардан мәхрүм иттеләр, дигән зар ишетелә. Чыннан да пенсионер, аз керемле халык 5-6 йөзгә тамаша карарга йөри алмый. Мунчага барып 3 таз су белән юыну да 150-200 сум булгач, анда да атна саен бара алмый шул. Үткән ел мунчага барган идем. Гомуми залда юыну - 160 сум. Кереп чыккач, директордан сорыйм: «70 урынлы залда 15ләп кеше юынып тора. Бәясе 50-60 сум гына булса, тулы булыр иде бит», - дим. Ул исә: «50 сумнан 3 кеше юындырганчы, 150 сумга бер кеше юындырам, су янга кала», - диде. Гади халык турында «кайгырту»ның бер мисалы инде бу.
Вакытлы матбугатка язылу да шактый бәяле. Мин үзем элек өч төрле газета, өч төрле журнал ала идем. Ә хәзер иң яратып укый торган «Шәһри Казан»ым һәм «Безнең гәҗит»ләр белән генә чикләнәм. Әле халык өчен тагын бер яңалык көтелә икән. Күп кеше теләп файдалана торган чыбыклы радионы бетерергә җыеналар. Татарча-русча көне буе сөйләп торган, бәясе дә аена 21 сум гына булган уңайлык кемгә комачаулаган. Бөтен яңалыкны, шәһәрдәге хәлне шуннан белеп тора идек бит. Авылларда да һәр йортта бар иде ул чыбыклы радио. Анда аны бетерделәр инде, хәзер чират шәһәргә җитте, күрәсең. Аны бигрәк тә олы кешеләр яратып тыңлый. Ялгызларга бер якын иптәш тә бит әле ул. «Болгар», «Курай» кебек радиолар «Татарстан» радиосы сөйләгәнне сөйләми бит. Япониядә, Кытайда эшләнгән радиоалгычлар озын дулкында эшләүче «Татарстан» радиосы тапшыруларын алмый шул. Безнең 128 фатирлы йорттагы фатирларның 70-80ендә шәһәр радиочелтәренең ноктасы бар, халык аннан теләп файдалана. Вакытында акылга килеп, халыкны бу уңайлыктан мәхрүм итмәсеннәр иде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: