Шәһри Казан

СОҢГЫЛАРНЫҢ СОҢГЫСЫ (Авылдашым Шәмсүн Фәттах улы Хафизов белән әңгәмә)

I Татарда «Атадан яшь калдым - акылдан буш калдым» дигән мәкаль бар. Моңа өстәп, анадан яшь калу тагын да аянычрак. Без беләбез: мәкаль, халык иҗатының фәлсәфи гамәл төре буларак, тирән категорияләр белән эш итә. «Акылдан буш калу» дигәндә халык зиһене гадәти, нормаль рәвештәге акылдан мәхрүм булуны түгел, ә бәлки бөтенләй...

Реклама

I
Татарда «Атадан яшь калдым - акылдан буш калдым» дигән мәкаль бар. Моңа өстәп, анадан яшь калу тагын да аянычрак. Без беләбез: мәкаль, халык иҗатының фәлсәфи гамәл төре буларак, тирән категорияләр белән эш итә. «Акылдан буш калу» дигәндә халык зиһене гадәти, нормаль рәвештәге акылдан мәхрүм булуны түгел, ә бәлки бөтенләй икенче нәрсәне, ягъни буыннардан буыннарга - аталардан балаларга тапшырылырга тиешле хәтер-мирассыз калуны күз уңында тота бугай. Ничек кенә булмасын, минем үземә, ятим үскән кешегә карата, бик төгәл әйтелгән мәкаль бу. Табигатьтән бирелгән акылым белән кат-кат тәкрарлыйм: атадан яшь калдым - акылдан буш калдым. Бу чынлап та шулай. Анамнан да яшь калдым бит мин. Атам гына түгел, анам бирергә тиешле акылдан да буш калдым, димәк. Атам сугышта үлде, ул фронтка киткәндә миңа өч кенә көн булган. Анам унтугыз яшемдә чакта китеп барды, мин армиядә хезмәттә идем, җирләргә дә өлгермәдем. Салкын кабер туфрагын гына үптем. Нәрсә ул сугыштан соңгы елларда унтугыз яшь: җитмәсә, шуларның өч елы чит авылның җидееллык мәктәбенә җәяү йөреп, тагын өч елы егерме чакрымдагы унъеллык мәктәбе интернатында яшәп узса? Ярты гомере ана куенында түгел, чит тупсаларда үткән бала унтугыз яшендә гражданин булып өлгереп, үткәне, бүгенгесе, нәселе, милләте, туганнары турында хәтер-хатирәләре, мәгълүматлар туплап өлгерә, киләчәккә күрсәткеч угы сыза аламы? Алмый, әлбәттә! Без кемнәрнең кемгә ничек туган-тумача, кемнең дус, кемнең «дошман» икәнлеген дә белеп калалмадык. Октябрь түнтәрелеше, гражданнар сугышы, утызынчы еллардагы сыйнфый кырылыштан, Бөек Ватан сугышыннан соң мондый белем бигрәк тә мөһим иде. Чөнки нәселнең боҗралары өзелгән, хатирәләр почмакларга кереп поскан иде. Теге кеше безгә ничек туган-тумача иде? Бу кеше безгә ничек кардәш иде? Теге туганнарыбыз белән ни булды да бу күршеләребез белән ни булды? Тегеләрне утызынчы елларда нигә Пермь урманнарына алып киткәннәр иде дә, нигә илленче елларда кире кайтарганнар иде? Сорашырлык кеше дә калмаган. Хәтерсезләр!.. Хәтерсезләр - хәтәр кешеләр. Мондый «хәтерсезләр» бер мин генә түгел, миллионнар идек! Менә мин дә инде шул анамны югалткан көнемнән бүгенге җитмеш ике яшемә кадәр әле дә булса үкенәм: и-и, мәрхәмәтле Аллам, нигә син анамны тагын ике-өч ел булса да яшәтмәдең? Бераз булса да нәселемнең тамырларын белеп кала алган булыр идем!..
Күптән түгел үзем шундый үкенечнең тере корбаны булдым. Хафизов Шәмсүн Фәттах улын мин гаиләсе белән авылыбыздан үткән гасырның илленче елларында ук чыгып киткән дип уйлый идем. Бу гынамы? Мин аны Бөек Ватан сугышында катнашкан булуында шикләнми дә идем. Шулай уйлап, аның исемен һич шикләнүсез фронтовиклар исемлегендә атап, «Авылда кина» (Кино. - Ред.) дигән әсәремдә язып та чыккан идем. Эшләр башкачарак тора икән. Юк, ул авылдан 1967 елда, мин инде Казанда укыган чорда чыгып киткән булган. Яше ягыннан (1923 елгы) сугышка алынырга тиеш булса да, аңа башка елдаш-чордашлары белән беррәттән бу дүртьеллык канкоешта катнашырга насыйп итмәгән, әмма язмышында шушы канкоештан ким булмаган сынауларны үтәргә туры килгән. Бу хакта сүз түбәндә барачак. Мин мондый нечкәлекләрне күптән түгел, моннан ике ай чамасы элек Шәмсүн аганың үзе белән очрашкач кына ачыклап өлгердем.
Дөресен әйткәндә, мин инде аны, ничәмә-ничә дистә еллар тавыш-тыны булмагач, бу фронтовик авылдашыбызны исән түгелдер дип уйлый идем. Шул сәбәпле, авылыма махсус кайтып, Җиңүнең алтмыш биш еллыгына багышлап язылган һәм «Ватаным Татарстан»ның берничә санында чыккан «Соңгылар» дигән язмаларымда мин аны исән фронтовиклар исемлегенә дә кертеп тормыйча, бары тик өч исән яугир авылдашларым турында гына язган идем. Бу мәкаләдән соң «Мәйдан» журналында «Авылда кина» дигән истәлекләрем чыккач, мин аны авылга дустым, классташым Ринат Камаловка җибәрдем һәм озак та үтми аңа шалтыраттым. Сөйләшү вакытында сүз Шәмсүн абзыйга барып төртелде. Кешегә һәрчак теләктәш Ринат мине шаккатырып, аның исән-аман булуын, бүгенге көндә Стәрлетамак янындагы кайчандыр совхоз үзәге булган Октябрь авылында яшәп ятуын, озакламый туксан яшен тутырачагын хәбәр итте. Ул гынамы, өй телефоны номерын да, үзләренең еш кына телефон аша сөйләшеп торуларын да әйтте... Менә сиңа мә!.. Миндә журналистларга хас аучылык комары кузгала: бәй, ул чакта исән-сау булган соңгы фронтовик авылдашларым өчәү генә түгел, дүртәү булганнар икән ләбаса!.. Соңгыларның минем өчен «яңа соңгысы» Шәмсүн абзый Хафизов булып чыга түгелме?!. Күз алдыма мин илле биш ел күрмәгән, туган нигезе минем нигеземнән ерак булмаган, Өязе елгасы аша, кечкенә келәтне хәтерләткән лавка каршындагы Фәттах абзый «оя»сыннан очып чыккан егет килеп баса!.. Мин белгәндә бу гаиләдә, ялгышмасам, сигез бала иде. Әллә иң төпчекләре, әллә төпчек кызларыннан өлкәнрәге Фатыйх белән мин бер класста укыдым. Фатыйхтан өлкәннәре Мөдирә Салават шәһәрендә үз язмышын минем өч туганым күренекле татар журналисты Минҗан Зарипов белән бәйләде. Алар менә дигән балалар үстерде. Олы уллары Урал Мәскәүдә инженер. Шул ук Фатыйхтан өлкән уртанчылары, минем 1946 ел ачлыгында үлгән Нияз абыемның дусты Дәрвиш, авылыбыздан беренчеләрдән буларак Уфа нефть институтын тәмамлап, гомере буе Башнефтегеофизика трестының Миякә структур-нефть эзләү конторасының җитәкчесе булып эшләде.
Юк, юк, кичектермичә авылга кайтырга, Октябрь авылына барырга, Шәмсүн абзый белән очрашырга һәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан берәр нәрсә язарга!..
Мин Чаллыдан аңа шалтыраттым. Ул трубканы алды. Нәкъ үзе. Егетләргә хас күтәренке тавыш. Абзаң әле егетләргә биргесез. Мәкамендә безнең кәркәлеләргә хас җорлык-шаянлык. Үз йорты белән яши. Татар матбугатын, шул исәптән «Казан утлары»н, минем әсәрләремне дә укып барырга тырыша икән. «Көтәм, - ди ул сагынычлы аһәң белән. - Юлдан күземне алмыйча көтәм».
Озак та үтми мин төпчек кызым Кадрия, аның ахирәте Наилә белән Чаллыдан туган Кәркәлетамагыма кайтып та төшәм. Октябрь авылы бездән алтмыш чакрымнар чамасындадыр. Минем бу хакта Стәрле тарафларындагы борынгы татар авылы Тәтер-Арысланда яшәп яткан кадими дустым Рифгать Дәүләтъяровка чишелүем була, ул, асыллардан асыл татар баласы, икенче иртәдә үк ак машинасы канатларында очып, безнең арттан килеп тә җитә. Шулай итеп, без - Кадрия, Наилә, минем бертуган абзам Ингель һәм мин - авылдашыбыз Шәмсүн абзый белән очрашу өчен тоташ бер делегация рәвешендә Октябрь авылына килеп җитәбез. Гөлләр арасындагы йортта очрашуның никадәр җылы булганын, җан сөйгәне Миннур җиңги белән икесе ягыннан туганнарының шундук чаптыртып килеп җитүләрен, өстәл артына дисбе сәйләне кебек тезелешеп, тыңлап туймас мәҗлес оештыруларын сөйләп китсәм, укучымны ялыктырырмын, дип уйлыйм. Шунысын гына өстәп куям: өстәл артындагы әңгәмәнең биш сәгатькә сузылганын сизми дә калганбыз!..
Менә без башкалардан аерылып, тыныч әңгәмә өчен аулак бүлмәдә урын алабыз. Мондый очраклардагыча, өстәлгә актан-ак дәфтәремне, ручкамны чыгарып салам һәм беренче соравымны бирәм:
- Шәмсүн абзый, син авылдашларыбыздан иң соңгы фронтовик. Ничек итеп сугышка алынуың, нинди операцияләрдә катнашуың, ничек итеп бу җәһәннәмнән исән чыгуың турында мөмкин кадәр тулырак сөйләсәң иде...
Ул озын итеп тын ала һәм беренче сорауга беренче җавабын бирә:
- Энем, мин сугышта катнашмадым бит...
Мин телсез калам.
- ?
Башым гүләвен дәвам итә. Шулай берничә минут үтә.
- Әйе, - ди бу тыныч кына кабатлап. - Мин сугышта булмадым.
- Ә сезнең Җиңүдән соң авылдашыбыз Әхтәм Вәлиуллинга Германиядәге совет оккупациясе зонасыннан язган хатларыгыз?
- Совет Армиясенә хезмәткә мин сугыш тәмамланган көннәрдә, американнар безне Совет командованиесенә тапшырганнан соң гына алындым...
- Американнарга ничек эләктегез?
- Әй, ул тарихларны искә төшереп тору кирәкме икән?..
- Юк, кирәк, Шәмсүн абзый!.. Сөйләсәгез иде!..
Һәм ул чак-чак ишетелерлек тавыш белән сөйли башлый.
Мин искиткеч яхшы хәтерле, бай телле, саф акыллы, якты зиһенле, шаян холыклы адәмзат белән очрашам. Журналист өчен моннан да зур табыш бармы?
II
- Утызынчы еллар башында миңа җиде генә яшь булса да, ул заманнарны яхшы хәтерлим. Мин аларны нишләптер безне Ватан сугышына китереп керткән, сугышка әзерләгән бер чор итеп күрәм. Нидән шулай? Кеше хәтеренең «бар» белән «юк»та, «яхшы» белән «начар» төшенчәләрендә яхшы сакланучан булуына бәйлеме бу? Әйтик, безнең әти озак кына колхозга керми йөрде. Аның өч аты, тайлары бар иде. Мин атны алып кайтырга дип тауга барам. Йөгәнем үкчәгә бәрелеп артымнан сөйрәлә. Сары бияне тота алсам, ул иелеп, үләндә чемченгәндә йөгәнемне тиз генә башына кидерәм дә, тезгенгә басып атның сыртына сикерәм. Хәзер килеп уйлыйм-уйлыйм да, аптырап куям: менә дигән итеп яшәп яткан урта хәлле крестьянны шулай талап төзегән яңа тормышның матур киләчәге була ала идеме? Бүгенге рухи-затсыз өзеклек шул утызынчы елларда чәчелгән затсызлыкның «уңышы» бит инде ул. Син, энем, сугыш турында сөйләвемне сорыйсың. СССРның күпмилләтле халкына сугыш менә кайчан башланган иде. Минем сугышка юлымның шулай көтелмәгән сукмактан китеп баруы әнә шул мескен авыл баласын көчләп «бөек соцстрой»ларга озатуга барып ялгана. Безне Бөтендөнья сугышына әнә шул сыйнфый сугыш-террорда сукырайтып һәм имгәтеп китереп керттеләр. Аны большевизмның бар дөньяда җиңүе хакына дип Ленин - Сталин башлады, Гитлер исә шул «большевистик ваба чиренә каршы» дип, кабул итте һәм дәвам итте. Дөрес аңла, туган, мин шул чорда авыл кичергән авырлыкларга тукталмыйча сугыш темасына күчә алмыйм!..
Әтинең ничек итеп колхозга кергәне күз алдымда тора. Без Ниязгол сыртында, Гаделша чокырында ашлык чәчә идек. Чабаталы активистларыбызның берсе Һади абзый килеп җиткән:
- Син колхозга керүеңне түзеп тора алмас дәрәҗәдә сузасың, Фәттах абзый, - ди бу. - Түзем бетә, мәтри. Өстән бик каты кысалар. Кара аны, моннан йортыңа атсыз кайтып керә күрмә!..
Әти елады да җибәрде. Мин аның болай йомшаганын күргәнем юк иде. «Кайтыйк та, калхузга керик, улым, - диде ул. - Болар яшәргә бирмәс. Йә басудан ук тегендә алып китәрләр». Бу басудан фронтка китүгә тиң иде. Моңа кадәрге тормышым минем өчен «бар» дигән байлык, «яхшы» дигән тормыш иде. Әти колхозга кергәч, атларны, малларны арба-тырмаларыбызга кадәр тартып алдылар. Безнең ике келәт, ике сарай бар иде. Аларны сүтеп алып киттеләр, барлык игенне, фуражны кырып-себереп алып чыктылар. Бу инде минем өчен «юк» дигән юксыллык, «начар» дигән тормыш иде. Минәхмәт мәэзин Урта Азиягә, Муса абзый Ырымбур тарафларына чыгып шылдылар. Кызын силсәвит кешесенә кияүгә бирмәгәне өчен Сәхап абзыйны гаиләсе белән Пермь урманнарына озаттылар. Безнең йортлардан мәктәп, сарайларыбыздан колхоз келәтләрен, ат сарайларын кораштырып, колхоз ясадылар. Колхозда, ягъни авылда ун йорт саен бер доноситель-стукачлар катлавы барлыкка килде. Таһир абзый шул заман корбаннарының берсе иде. Беркайда эшләми. Минәхмәт мәэзин йортыннан ясалган кәнсәләрдә кеше күзәтеп дежурда гына утыра. Кеше башын сату унике сум тора.
Безнең сиксән генә йортлык авылдан ике бригада оешты. Беренчесенең бригадиры Хәмит абзый Сафиуллин, икенчесенеке Хәбибулла абзый Хәлимов иде. Кара тимер булып кояшта янган бу искиткеч яхшы кешеләр әле дә булса тере кебек күз алдымда торалар. Урыннары оҗмахта булсын мәрхүмкәйләрнең. Беренчесе ярышта җиңелсә - икенче бригадирның, икенчесе җиңелсә, беренче бригадирның башына чыпта кидереп гәзит чыгаралар. Шулай итеп, бригадирыбыз белән көн саен башыбызга чыпта киеп, аркабыздан чыбыркы ашатабыз. Колхозларның исемнәрен генә кара: күрше Олы Кәркәле авылы - «Кызыл комбайн», Җидегән - «Салават», Камышлы, Яшьләр икесе бергә «Победа», безнең авыл - «Кызыл Маяк». 1937 елда иген бик уңды. Аеруча солы.

Дәвамы бар

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: