Шәһри Казан

Татар әдәбияты язмышы – безнең кулларда!

Милли музейда «Татар әдәбияты музее язмышы» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы булып узды.

Реклама

Бирегә Язучылар берлеге һәм ТР Фәннәр академиясе вәкилләре, җәмәгать, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, журналистлар, язучылар нәселен дәвам итүчеләр җыелды. Альбина Габсәләмова, утырыш кысаларында, катнашучыларга Шәриф Камал музей-фатирының эш юнәлешен тәкъдим итте.
Мәгълүмати җиһазлар алга киткән заманда телевидение һәм интернет иҗтимагый тормышка ныклы адымнар белән үтеп керде, әдәбият һәм китап уку әкренләп кысрыклап чыгарыла башлады. Татар әдипләренең китаплары аз күләмдә бастырылуны күз алдында тотсак, татар әдәбиятының бүгенге халәте аяныч. Әдәби мирасыбызны саклау, өйрәнү иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Әлеге мәсьәләне чишү дәүләт карамагында булырга тиеш дигән фикер белдерде һәм киләчәктә татар әдәбияты тарихы музеен булдыру турында сүз алып барылды әлеге утырышта.
2007 елның 16 февралендә ТР Министрлар Кабинетында «Татар әдәбияты тарихы музее һәм Ш.Камалның музей-фатирын булдыру» турында карар кабул ителгән иде инде. Булачак музей Шәриф Камалның элеккеге музей-фатиры урынында, Островский урамындагы, 15 нче йортның ике катында урнашачак. Ләкин әлеге карар хәзерге вакытта, төрле сәбәпләр аркасында, тормышка ашырылмый.
Утырышта катнашучылар татар әдәбияты тарихы һәм Ш.Камалның музей-фатиры концепциясенә үзләренең тәкъдимнәрен һәм фикерләрен җиткерделәр.
Разил Вәлиев, әдип, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Дәүләт Советы депутаты:
- Минемчә, Альбина Габсәләмова тәкъдим иткән фикер бик кызыклы. Кайсыдыр яклары бәхәсле дә... Мөмкинлекләр генә әлегә юк, бинасы да җимерек хәлдә. Бу концепция әлегә ярымхыял гына. Республикада музей өлкәсендә эшләр бөтенләй бармый дип әйтү дөрес түгел. Кайбер урыс музейларына җан өрелә башлады. Татар әдәбияты музейлары, кызганычка, әлегә кыен хәлдә. Әдәбиятыбыз бик бай... Берләшеп музейларны торгызырга кирәк. Без Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәрбез, чөнки бу дәүләт эше дә булып тора. Матди мөмкинлекләр булмаса, әлеге хыял тагын бер тормышка ашмаган идея булып кына калачак.
Әзһәр Шакиров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Әлбәттә, социализмда кешеләрнең ничек яшәвен белү өчен музейга яшьләр килер иде... Альбина тәкъдим иткән идеяне хуплыйм. Шәриф Камал музеен да Универсиадага әзерләп күрсәтә алмагач... Әйтәсе дә юк! Ерак илләрдән килгән кешеләрнең Россиядә яшәгән халык турында беләсе килә бит.
Роберт Миңнуллин, шагыйрь, ТР Дәүләт Советы депутаты:
- Халкыбызның зур горурлыгы, иң зур, рухи байлыгы ул, әлбәттә, күп гасырлык әдәбият.
Шәриф Камал музеен шундый дәрәҗәгә җиткерү үзе үк мактауга лаек. Идеяне хуплыйм, ләкин социализм язучыларының иҗатын гына яктырту дөрес булмас... Без, күпме генә аклансак та, башка милләтләрдән күпкә артта калдык. Әгәр дә бездә татар әдәбияты музее була калса, ул үзенә әллә кайдан тартып торырга тиеш. Бу музей хыялга гына корылган дип әйтмәс идем... Матди мөмкинлек кенә булсын.
Фоат Галимуллин, профессор:
- Без, татар әдәбияты тарихы дип әйткәндә, бөтен әдәбиятны колачларга тиеш. Социалистик реализм турында байтак кына сүзләр булды. Бу чорның иҗат ысулларын төшереп калдырырга ярамый. Бөтен нәрсәне объектив рәвештә күрсәтергә кирәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: