Шәһри Казан

Театр якты хисләр генә уятса иде

Татар театрын элек-электән күңелләрне уятучы урын дип мактап килделәр. Чыннан да, ул шулай булды да. Театрга килеп, без чын мәгънәсендә рухи ләззәт, саф хисләр кичереп кайта, азмы-күпме рух-җан яңарышы ала идек. Әмма соңгы вакытта театрдагы кайбер күренешләр уйлануга этәрәләр. Мисалга, кайбер театрларда хатын-кызның шәрәлеген күрсәтү күренә башлады. Күңел моның белән...

Реклама

Татар театрын элек-электән күңелләрне уятучы урын дип мактап килделәр. Чыннан да, ул шулай булды да. Театрга килеп, без чын мәгънәсендә рухи ләззәт, саф хисләр кичереп кайта, азмы-күпме рух-җан яңарышы ала идек.
Әмма соңгы вакытта театрдагы кайбер күренешләр уйлануга этәрәләр. Мисалга, кайбер театрларда хатын-кызның шәрәлеген күрсәтү күренә башлады. Күңел моның белән берничек тә килешми. Ни өчен? Чөнки, хәрам ул барыбер хәрам булып кала. Ул Ислам диненә дә, татар менталитетына да каршы килә.
Бу югары сәнгать түгел, ә бары тик бозыклыкны зиннәтләп күрсәтү генә. Башкалар да моны эшли бит, дип әйтергә мөмкиннәр. Әмма моны эшләмәүче башка халыклар да җитәрлек бит. Мәсәлән, мөселман халыклары арасында. Шунысы да билгеле: элеккеге югослав республикасында (ялгышмасам, Сербиядә) Россия драматурглары әсәрләрен, әхлакны бозалар дип, тыйдылар инде.
Хәер, шул ук СССР вакытында да моңа юл куелмас һәм кешеләр күңеле күпкә сафрак иде. Бозыклык ул һәрвакыт бозыклык булып кала. Аллаһ Тәгалә чикләгән чикләрдән чыкмасак, тормышыбыз күпкә яхшырак булачак һәм Кыямәт көнне дә үкенергә туры килмәячәк.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: