Шәһри Казан

Тел дигән дәрья бар...

Хәзерге татар әдәби теленең сүзлек составы бик борынгы чорга - төрки халыкларның барысы өчен дә уртак булган төрки телгә барып тоташа.

Идел буена күченеп килгән бабаларыбыз алга таба фин-угор халыклары, руслар белән аралашып яшәгән. Ислам динен кабул иткәннән соң, телебезгә бик күп гарәп-фарсы алынмалары үтеп кергән. Рус теле аша һинд-европа сүзләре килеп кергән. Татар телендә үзенең күплеге, кулланылыш ешлыгы ягыннан гарәп-фарсы һәм рус алынмалары аерылып тора.

Алынмалар телебездә ныклап урнашып калганнар, татарчалашканнар, яңа сүзләр ясау өчен нигез булып хезмәт итә башлаганнар. Гарәп теленнән кергән дөнья, җөмлә, галим, фикер, китап, рәсем, сәгать, җавап, гадәт, мисал һ.б., фарсы теленнән кергән сәүдә, рәвеш, начар, шәһәр, бәхет, һөнәр кебек сүзләрнең алынмалар икәнен дә сизмибез. Арыш, сука, мүк, салам, уҗым, буразна, эскерт, кәбестә, бүрәнә, мич, кәҗә сүзләрен рус теленнән кергәндер дип уйлап та карамыйбыз. Менә бу сүзләр телебезгә монгол теленнән: нарат, чаган, кияү, кодагый, мәңге; ә кәрәз, миләш, поши, пилмән, бүкән, лепкә, морж сүзләре угро-фин телләреннән кергән. Руслар төрки һәм татар телләреннән һәм алар аша: деньга (тәңкә), алмаз, алтын, амбар, аршин, башмак, богатырь (баһадир), буран, карандаш (кара таш, ягъни графит), книга (кенәгә), казна, кибитка, арбуз (карбыз), аркан, беркут (бөркет), колпак (калфак), ямщик (ямчы) һ.б. сүзләрне кабул иткәннәр.
Татар теленә бик күп сүзләр, алда әйтелгәнчә, рус теле аша башка телләрдән дә кергән.

Аерым телләр тари­хында интернациональ сүзләрдән ваз кичәргә тырышу, аларны үз сүзләре белән аралаштырырга те­ләү күренеше дә була. 1909 елда «Шура» журналында, башка телләрдән алынган сүзләр кулланмыйча, саф татарча язылган материаллар бирүне сорап мәкалә басыла. Алынма сүзләр урынына нинди генә сүзләр кулланылмый ул язмаларда. Хәтта үзебезнең сүзләргә әйләнеп беткән гарәп-фарсы сүзләре мәктәп, мәдрәсә урынына белек өе, белек йорты, белем урыны, белем йорты, уку йорты, уку өе, уку-­язу урыны; каләм сүзе урынына бетәү, язгыч, язу карасы; дөнья - ачын, ачун; илче урынына - ялавыч; поезд - ут арбасы, пароход - ут көймәсе кебек сүзләр тәкъдим ителә. Әмма бу сүзләр халык арасында яклау тапмый. Узган гасырның 90 нчы елларында да әлеге күренеш кабатланды. Компьютер (санак, кампитр), вожатый (әйдаман), зонтик (кулчатыр), букет (гөлләмә), лидер (узаман) һ.б. сүзләрне мисал итеп китерергә булыр иде. Мин үзем бу сүзләрнең телебездә кулланылуына каршы килмим. Әмма халыклашкан һәм киң кулланылыш тапкан алынмаларны телдән тиз генә чыгарып ташлау мөмкин түгел.

Ана телендә сүз була торып, башка тел сүзләрен куллану белән алынма сүзләр кулланылышын бутамаска кирәк. Алынма сүз теге яки бу төшенчәне белдерү өчен телнең үзендә башка сүз булмаганлыктан кулланыла. Телнең үзендә кирәкле сүз була торып, аның урынына алынма сүз куллану урынсыз. Башка тел сүзләрен урынлы-­урынсыз куллану - гади сөйләмнең үзенә бер төре - варваризм булып санала.

Варваризм - латинча «чит илнеке» дигән мәгънәне белдерә. Борынгы заманнарда яу белән килүче чит ил кешеләре үз телләрендә сугышка әйдәүче, дәртләндерүче сүзләрне кычкыра-кычкыра килгәннәр. Римлеләргә Европадан килүче кабилә-халыкларның сүзләре ерактан вар-вар-вар булып ишетелгән. Шунлык­тан чит ил кешеләрен алар варварлар дип атаганнар. Кешелек иҗат иткән, корган, төзегән рухи һәм матди байлыкларны кыру, вәхшиләрчә җимерү дә варварлык дип атала.
Варваризмнар гади сөйләмдә генә түгел, әдәбиятта да очрый. XIX гасыр һәм XX гасыр башы татар әдәбиятында, галим-голәма, дин әһелләре арасында гарәп-фарсы, төрек алынмалары, укымышлылыкны күрсәтү максатыннан булса кирәк, еш кулланылган. Мәсәлән, Тукайның башлангыч чор иҗатына караган байтак шигырьләрен сүзлексез укып, аңлап та булмый. Төрекчелекнең йогынтысы аеруча көчле аның бу чор иҗатында. Әмма заманында Дәрдмәнд, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал кебек шәхесләребез шушы күренешкә каршы чыкканнар.

Реклама

Әдәбиятта варваризмнар куллануның үз максатлары бар. Язучылар үз әсәрләрендә персонажның тел үзенчәлекләре аша аның нинди образ икәнен, җәмгыятьтә тоткан урынын күрсәтү өчен дә варваризмнар кулланалар.
Матур әдәбиятта чит тел сүзләре шул милләтнең тормыш-көнкүрешен, сөйләмен тасвирлау өчен дә кулланыла. Мәсәлән, Нәби Дәүлинең «Җимерелгән бастион» романында немец сүзләре күренгәли, чөнки вакыйга Германиядә бара. Галимҗан Ибраһимов «Казакъ кызы» романында дала, казах халкының тормышын, гореф-гадәтләрен белеп тасвирлый. Әсәр казах сүзләре белән бик нык сугарылган.

Варваризмнар кайчакта чит илләр алдында баш июче персонажларның сөйләмен күрсәтү өчен дә кулланыла. Рус язучысы Л.Н.Толстой «Сугыш һәм тынычлык романында», русча сөйләшкәндә француз сүзләре катнаштырып сөйләүче рус аристократларының сөйләмен күрсәтү өчен, варваризмнар куллана. Заманында татар буржуаз милләтчеләре сөйләмендә арабизмнар (гарәп теленнән кергән сүзләр) тулып торган. Әдәби әсәрләрдә андыйлардан да көлгәннәр.
Фольклор әсәрләрендә, аеруча җырларда, такмак­ларда юмористик, шаян аһәң бөркү нияте белән дә варваризмнар кулланыла.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр дрова.
Яр өстенә яр сөяргә
Кемнәр бирде права?

Соңгы елларда телебезгә Европа телләрендәге сүзләр ургылып керә башлады. Хәтта алар кайбер рус сүзләрен дә кысрык­лыйлар. Шәһәр җиренә барсаң, эченә кереп карамасаң, кайсы магазин, кайсы кафе, кайсы ни икәнен дә белеп булмый. Чөнки күбесенең исемнәре чит тел хәрефләре белән язылган. Телевизордан бирелә торган рекламаларны карасаң, тагын шул ук хәл!

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: никадәр телебез сагында уяу торсак, аңа игътибарлы һәм ихтирамлы булсак, шуның кадәр телебезнең дәрәҗәсен дә күтәрербез, аның бер телдән дә ким түгел икәнен башкаларга да җиткерербез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: