Шәһри Казан

Үтеп барышлый...

Беркөнне дус-ишләремә кунакка барып кайтырга булдым. Тукталышта берничә минут кына көткәнмендер, бәхеткә, миңа кирәкле җитмеш дүртенче кызыл автобус килеп тә туктады. Керешкә автобусның түренә үк барып утырдым да, урамдагы баганаларны санап, үз уйларыма баттым.

Реклама

Берничә тукталыш үткәч, минем янга гади генә киенгән, йөзенә карасаң, артык өлкән дә булмаган бер абзый килеп утырды. Монда бернинди дә гаҗәп эш юк, ләкин аның кондуктор белән татарча сөйләшеп каравы, тегесенең үз чиратында аны аңламавы гына игътибарымны җәлеп итте. Минем телефон аша татарча сөйләшүемне ишетеп, абзый сүз кушты: кайсы яклардан, кайда укыйсың, фәлән-төгән… Ахырда, аның да безнең күрше авылда туганнары булуы ачыкланды. Шул рәвешле, ул миңа үзенең бөтен тормыш юлын сөйләп бирде. Сез инде, моның ни кызыгы бар, автобуста беткәнмени сөйләнеп йөрүче абзыйлар, диярсез. Бәлки шулайдыр да. Ләкин миңа, бераз тарих җене кагылган кеше буларак, аның бер караганда кызык та, икенче яктан кызганыч та булган вакыйганы сөйләве күңелгә кереп калды.
Абзый атаган кеше исемнәре хәтердә калмады, шуңа күрә алмаштырып язам. Сугыш еллары... Гади генә бер татар егете Гали тылда бер генералның машина йөртүчесе булып хезмәт итә. Аның авылында ач-ялангач хатыны Мәрьям, балалары яшәп ята. Ир, хатынына булышу йөзеннән, фронт сызыгы алга киткән саен, берничә сабын җибәрә торган булган. Ләкин, һәр җибәргән саен, хатында болай дигән: «Хатын, кара аны, сатма, мин кайткач, бергә сатарбыз». Билгеле, ул чорда сабын дефицит, өйдә ашарга бернәрсә дә булмагач, хатыны кая барсын, теге сабыннарны әкренләп сата башлый. Шулай итеп, көн арты көн уза, бер мәлне Мәрьям сабынны кисәкләргә бүлеп сатарга уйлый. Сабынны кисәргә тотынуы була, пычак ниндидер каты әйбергә төртелә. Шул чакта аның исенә иренең сүзләре килеп төшә: «Мин кайткач бергәләп сатарбыз...» Хатын акылдан шашардай була. Әмма инде нишләмәк кирәк: эш эшләнгән, алтыннар сабын бәясенә сатылган...
Сүзен йомгаклап, әңгәмәдәшем Галинең сугыштан исән-сау, хәтта капитан булып кайтуын, сабыннарның күпчелеге сатылуын белгәч, хатынына әзрәк эләктереп алуын да сөйләде.
Әңгәмәбез моның белән генә тәмамланмас иде, әмма абзый үзенә кирәкле тукталышка җиткәч, саубуллашып төшеп калды. Ә мин исә үз тукталышымны үтеп китүемне дә сизмәгәнмен. Ләкин, кәефем китәсе урынга, йөземдә серле елмаю гына иде. Милләттәшләребезнең, нинди генә авыр хәлләрдә калуларына да карамастан, яхшы-мул тормышка юл эзләүдән туктамауларына, тырышлыкларына гаҗәпләнеп, сокланып бардым мин. Җәмгыятебездә әле дә бу абзый кебек гади, ачык күңелле кешеләрнең булуы мине бик сөендерде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: