Шәһри Казан

Яши белсәң...

- Әстәгыфирулла тәүбә, энекәш, син тагын өйләндеңмени? И-и, дивана булсаң да булырсың икән. Соң бер тапкыр капкыннан ычкынган бүре кире шуңа эләгәмени, җүләр! Нәрсә? Минеке башкачарак булды? Син аны, энем, миңа сөйләмә инде, яме? Мин - ипине синнән күбрәк ашаган, күрәсен күбрәк күргән кеше. Шул исәптән хатын-кыз затын да. Тиле...

- Әстәгыфирулла тәүбә, энекәш, син тагын өйләндеңмени? И-и, дивана булсаң да булырсың икән. Соң бер тапкыр капкыннан ычкынган бүре кире шуңа эләгәмени, җүләр! Нәрсә? Минеке башкачарак булды? Син аны, энем, миңа сөйләмә инде, яме? Мин - ипине синнән күбрәк ашаган, күрәсен күбрәк күргән кеше. Шул исәптән хатын-кыз затын да. Тиле син, энем, атправинный тиле. Хатын-кыз­ның яхшысы да, начары да булмый аның. Тазасы була, ябыгы була, озын, кыска чәчлесе булырга мөмкин, ләкин хатыннарны яхшыга да, начарга да бүләргә ярамый. Барысы да бер төрле алар. Без, мужик заты, тумыштан диванарак бит инде. Без кирәк җире калынрак, кирәк җире нәзегрәк нәрсә күрәбез дә, Ходай тарафыннан ачтан үлмәскә дип бирелгән акылны да югалтабыз. Нинди ул син сайлаган хатын: гомер итәрлекме, акыллымы, сабырмы - без анысын күрмибез. Бәбәкләр акайган, авыз тулы селәгәй, и: «Мин сине яратам, минеке бул, җаным!»

Нәрсә, дөрес әйтмимме әллә? Дөрес, салындырма авызыңны. Шуннан инде бетте: ак күлмәк, җиде машина, әтиләр акчасына балдаклар, туй, корсак, бала һәм вәссәлам ир-атның гомере. Плиндә ул.

Тормыш шулай бара инде ул, энем. Диванарак ир-ат тәртәгә җигелә, акыллысы ялгыз яши. Хатын-кыз алай түгел ул. Хатыннар алар егерме яше тулгач ир түгел, ә менә нәкъ җигәргә ат эзли башлый. Аңа бала табарга, аны үстерергә кирәк һәм ул ирләрнең матурын түгел, ә баен, киң җилкәлесен түгел, күндәмен эзли. Һәм «шалт» - менә нәкъ синең кебек берәр баш ягы зәгыйфьрәге килеп тә чыга. И бетте - коллык. Дөрес, тагын бер нәрсә бар: ул туганда атасы аракы эчмәгән, бала чагында бишектән башы белән егылып төшмәгән ир-ат хатын-кызны да бие­теп кенә тота ала. Юк-юк, акырырга да, сугарга да ярамый хатын-кызга. Монысы инде аның чын хайванлык, әмма хатын-кыз­ның һәр яшьтә бер төймәсе була, шул төймәне белеп, шуңа дөрес баскаласаң, син түгел, хатын пачти кол.

Менә, энем, тыңлап кал мин исән чакта. Әле гомерең әзрәк бар кебек, бәлки тагын өйләнерсең, кирәге чыгар.

Реклама

Егерме яшькә кадәр хатын-кыз заты бу әйбер «модный» дисәң, иске торыпшага да төренеп йөри. Иеме? Егермедән утыз алтыга кадәр, «менә бу нәрсә матурлата икән» дисәң, башы-чурты белән ат тизәгенә дә батып утыра. Утыра-а, чөнки яше шундый аның. Матур буласы килә. Ире бар да бит, әмма белеп булмый, ывдруг менә синең кебек чыгып качар? Яңаны плингә алыр өчен матурлык кирәк. Утыз алтыдан соң матурлык мәсьәләсе әз генә читтәрәк кала - хатын-кыз исәнлеген кайгырта башлый. Монысы да яшь галәмәте инде. Бу вакытта, файдасы бар икән дисәң, шул ук ат тизәген чәенә салып та эчә ул. Һәм үлгәнче шулай.

Менә ир-ат шуны белеп һәм хәзерге гәҗитләрдә язганча, үз мәнфәгатьләрендә файдаланып торса, хатын белән бүле-мине нормально яши ала. Ә юк икән - юк.

Менә шулай ул, энем, тормыш дигән нәрсә. Син кайгырма, бу дөньяда бәхетсез син генә түгел. Өйләнгән ирләр дачурта бит. Нәрсә, башкаларда ал да гөл дип беләсеңме әллә? Пака өйләнелә икән - өйлән дә өйлән инде. Вакытында кача алсаң, алай да яшәргә була ул...

Фото: anekdot.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: