Шәһри Казан

Үзебездән тора

Милләт турында матбугатта купкан ыгы-зыгы мине дә уйланырга мәҗбүр итте. Без болгармы, татармы дип тә байтак бәхәсләр барды. Нинди генә дәрәҗәдәге, нинди генә профессиядәге кешеләр чыгыш ясамадылар да, нинди генә нәтиҗәләргә килмәделәр. Ә без барыбер татар булып кала бирдек. Шулай булмый ни, шул татар исеме белән дан алдык бит, үзебезне...

Реклама

Милләт турында матбугатта купкан ыгы-зыгы мине дә уйланырга мәҗбүр итте. Без болгармы, татармы дип тә байтак бәхәсләр барды. Нинди генә дәрәҗәдәге, нинди генә профессиядәге кешеләр чыгыш ясамадылар да, нинди генә нәтиҗәләргә килмәделәр. Ә без барыбер татар булып кала бирдек. Шулай булмый ни, шул татар исеме белән дан алдык бит, үзебезне дөнья күләмендә таныттык. Ә инде тел, милләт турында сүз чыккан икән, аның абруе, киләчәге бары тик үзебездән генә тора түгелме соң?! Берәүләрнең улы яки кызы татарча белми икән, моның өчен ата-ана үзе гаепле түгелме? Ә бит бар шундыйлар - үзе рәтләп ни татарча, ни русча белми. Ә теле дә ачылмаган баласына «папа», «мама» дип әйтергә өйрәтә башлый. Мондый кешегә каян килсен соң ул милли горурлык?! Телебезгә дә, милли культурага да битараф кешеләр алар.
Бәхеткә, бик күп татарлар, кайда гына яшәсәләр дә, милли үзаңнарын югалтмаска тырышалар. Узган ел миңа Киев шәһәреннән 30-35 чакрым ераклыктагы «Труд» шифаханәсендә ял итәргә туры килде. Көн саен дип әйтерлек шәһәргә барып килә идек. Беркөнне троллейбус линиясеннән ерак булмаган зиратка кәләпүш кигән кешеләр агылуын күреп шаккаттым. Болар - шәһәрдә яшәүче татарлар икән. Танышкач, һәр айның билгеле бер көнендә кардәшләрен, вафат булган дус-ишләрен искә алу өчен зиратка килүләрен белдем. Алар арасында кемнәр генә юк. Дөрес, күбесе инде татарчаны бөтенләй оныткан, шулай да гореф-гадәтне саклый, хөрмәт итә. Шифаханәдәге бүлмәдәшемнең берсе Киев татары булып чыкты. Башкалардан соңрак килде ул. Һәм үзен Алик дип таныштырды. Минем татар икәнемне белгәч, ничектер, уңайсызланды, исемен Гали дип төзәтте. Аны кичерергә дә була, рус, украин арасында туган өченче буын ул. Украин мәктәбендә укыган. Ә бер вакыйгадан соң, мин аны бик нык хөрмәт итә башладым.
...Мәйданчыкта биюләр бара иде. Менә музыка тынды. Шулчак безнең Алигыбыз, кулына гармун алып уртага чыкты да, «Әпипә»не сузып җибәрде. Татарлар, гармунга кушылып, тыпыр-тыпыр биергә тотындылар. Бик күп милләт кешеләре исләре китеп карап тордылар безгә. Берсе дә кимсетеп карамады. Киресенчә: «Молодцы, татарлар, булдырасыз!» - дип кул чаптылар. Аннары гармунчыбыз «Сарман»ны уйнады. Гармун телләреннән агылган татар моңы, гасыр яшәгән төз наратларга бәрелеп, еракларга таралды. Без - татарлар, Киев шәһәрендә үз моңнарыбызның яшәвен күреп, бик шатландык. Мин Аликка Муса Җәлилнең татарча, украинча басылган «Моабит дәфтәрләре»н бүләк иттем.
Ул мине аэропортка кадәр озата килде. Укытучы икәнлегемне белгәч: «Безгә Киевка укытырга килегез. Балаларын татарча укытырга теләүчеләр күп бездә. Үз хисабыбыздан булса да, татар мәктәбе ачарбыз», - дип үтенде. Дустыма һәр ел саен татарча календарь җибәреп торам. Ул миннән моны бик нык үтенгән иде.
Әйтәсе килгәнем шул: горурлыгы булган татар, кайда яшәсә дә, татарлыгын саклый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: