Шәһри Казан

Үзебезнекенә җитәме соң?

Адәм рәтле кеше иң элек чишмәләрне кайгыртырга тиеш. КПД-3 заводы кешеләре шулай эшләделәр дә. Алар Богородское авылы янындагы бакчалары янәшәсеннән аккан Нокса елгасына челтерәп агып торган ике чишмәне күз карасы кебек саклап тоталар. Нокса елгасына тимер-бетоннан салган плотинаның арыгын чишмәләрне су белән күмдерми торган итеп ясадылар. Менә 30 елдан артык...

Реклама

Адәм рәтле кеше иң элек чишмәләрне кайгыртырга тиеш. КПД-3 заводы кешеләре шулай эшләделәр дә. Алар Богородское авылы янындагы бакчалары янәшәсеннән аккан Нокса елгасына челтерәп агып торган ике чишмәне күз карасы кебек саклап тоталар. Нокса елгасына тимер-бетоннан салган плотинаның арыгын чишмәләрне су белән күмдерми торган итеп ясадылар. Менә 30 елдан артык инде кешеләр шундагы чишмәләрнең тәмле суын эчеп шатлана.
Тик бөтен җирдә дә чишмәләргә карата мондый мөнәсәбәтне очратып булмый. Питрәч районында гына түгел, хәзер инде Казанга кушылган Салмачы, Вознесение, Вишневка һәм Привольный бистәләрендә дә бихисап Нокса чишмәләре бар. Андагы чишмәләрнең күбесе күмелеп кала. Чөнки җирләр торган саен күбрәк убыла, кар һәм яңгыр сулары акканга, тирән ерганаклар барлыкка килә. Җирне сатып алган хуҗалар үз кишәрлекләренә машина белән җир ташытып, чишмәләрне күмдерү очраклары бар. Чишмәләрне аерым кешеләр генә саклап кала алмый инде.
Мондый урыннарда иң элек, җирне убылудан саклау өчен, дренаж кирәк. Гадәттә, бу эш юл салганда эшләнә. Нокса чишмәләрен саклап калу, юлларны салу кирәклеге турында да матбугатка язганым бар. Тик түрәләр колакларына чөй какканнар диярсең, матбугат сүзен алар ишетми. Привольный, Вишневка-2 бистәләренә дренажлы юллар салдыру түгел, булган юл буенча көненә 4-5 рейс маршрут автобусы да җибәрмиләр. Бу бистәләрдә яшәүче балалар мәктәпкә җәяү йөри.
Югыйсә әлеге бистәләрдә яшәүчеләр салымны Совет һәм Идел буе районнары казнасына түли. Тулаем алганда, Казан казнасына. Тик Казан хакимиятендәгеләр капиталь юл салуны оештырмый. Андагылар, күрәсең, йортларны үз акчаларына яшәүчеләр салган кебек, юлны да шулай үз акчаларына салырлар дип көтә. Газны кешеләр 80-100 мең сумга үткәрделәр. Ике ел элек «Челтәрле компания» электр да тоташтырды. Ә менә юл салырга халыкның көче җитми. Эшләгән акчалары йорт салуга китеп бетә. Шуңа күрә чишмәләрне, убыла торган җирләрне саклауга акчаның беркадәр өлешен экология фонды бирергә тиеш дип уйлыйбыз.
Кизләү тыкрыгындагы бер чишмәне әлегәчә Павел Синичкин берүзе диярлек карап тотты. Тау астына төшәргә уңай булсын өчен, култыксалар да эшләде. Бу чишмәнең тәмле суын Вишневка-2 бистәсендәге кешеләр яратып эчтеләр. Суны бүген бик сирәк кеше ала. Чөнки чишмәне күмделәр. Шулай да чишмә, мескен, хәзер ерганакның тирәнрәк җиреннән ага.
Безнең халык бик акылсыз бугай. Никадәр күп Нокса чишмәләре була торып, суны чит ил инвесторлары куйган автомат кибетеннән шешәләп сатып ала. 35 тәңкә акчаңны автомат авызына тыксаң, шалт итеп 600 граммлы бер шешә су килеп төшә. Бу су бездәгедән нәрсәсе белән аерыла дисезме? Шешәгә ябыштырылган, чит телдә язылган ярлыгы белән.
Чүлмәкчедән күрмәкчедер инде, акчага тилмергән гади менеджерлар да түрәләргә охшарга тырыша. Түрәләргә бит үзебезнеке түгел, чит илләрнеке кадерле. Алар бит бәрәңгене дә, җиләкне дә чит илнекен ашый. Үзебездәге алма 5 тәңкә булганда, алар чит илдән китерелгәнне 60 тәңкәгә сатып ала. Үзебезнекеләр үстергән җиләкнең бәясе 150 сум булганда, чит илнекен 250 сумга сатып алуны олы куанычка саный.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: