Шәһри Казан

Үзеңне яратам, авылыңа кайтмыйм

Без, нәфис затлар, бүген дүрт кызга бер егет туры килә, дип сөйләнергә яратсак та, юлыбызда очраган теләсә нинди ир-ат затына гына разый түгел. Алай гынамы соң, сайланган, яхшырагын эзләгән булабыз. Егетләр барыгызга да җитмәячәк дип ышандырырга тырышкан статистика мәгълүматлары да, шуңа бәйле рәвештә бөтенләй утырып калу куркынычы янау да онытыла.

Реклама

Дөрес, алдын-артын уйламыйча, арттырып әйткәндә, беренче очраган иргә ияреп китүче хатын-кызлар да бар. Тик андыйлар, гадәттә, сайланып, борын җыерып тору яшеннән узган була. Ә яшь-җилкенчәк хыялда йөрткән образны тормышта табарга тырыша. Тора-бара идеал «әйдә, монысы да ярый»га әйләнә әйләнүен. Син теләгән тәти күлмәк тә кибеттә һәрвакыт очрамый бит. Шулай да күпмедер вакыт эзлисең әле аны. Хыялдагы «ак атка атланган принц» белән дә шулай ук.
Сайлану дигәч тә, артыгын кыланып җибәрүче кызлар да юк түгел. Белмим, чамадан тыш таләпчәнлек дип аталамы икән бу, әллә күбрәк вакчыллыкка тартамы? Шундый катлаулы затларның якты үрнәге булган бер ерак танышым тәртипле генә күренгән егет белән очраша башлады. Йөриләр болар шулай, сөйләшкәләп-күрешкәләп торалар. Бервакыт егет кызны үбәргә үрелгән. Бәлки, аның күңелендә «нәрсә эшләр икән бу кызый» дигән кызыксыну «корты» булгандыр да, тик туксан процент ышаныч белән әйтә алам: танышым үзен шулай тотар дип башына да китермәгәндер ул. Тәртипле гаиләдән булган кыз, аңлашыла ки, «принц»ны читкә этәргән һәм... белешмә алып килүен сораган. Ярату дәрәҗәсе турында түгел, билгеле, йогышлы чирләре булмавын раслый торганын. Җитди мөнәсәбәтләр барлыкка килгәнче, бер-беребезне якыннанрак белик, янәсе. «Рәсми кәгазьләр» белән проблеманы хәл итеп бетергәннәрдерме-юктырмы - ул турыда хәбәр килеп җитмәде әле.
Бер караганда, танышымны аңларга да була. Сер түгел, ВИЧ-инфекциясенең чамадан узып азынган чагы. Нинди кеше белән очрашып йөрүеңне белеп тору да комачау итмәс. Тик икенче яктан карасаң, кызның гамәле тумаган тайның билен сындыруга тиң. Йөри башламас борын сәламәтлек турында документ таләп итәләрме икәнни? Хәзер «ул егетнең эзе дә суынды инде» дигән хәбәр килеп ирешсә дә, аптырамаячакмын. Менә белешмә алып килгән булса, анысына гаҗәпләнми булмас, мөгаен.
Җәен фатирдаш кызның телефоннан егете белән сөйләшүенең шаһиты булырга туры килде. Ирексездән. Телевизор карыйсыңмы, үзең телефоннан гәпләшәсеңме, Алиянең (исемен шартлыча шулай дип атыйк. - Авт.) шар ярып кычкыруын ишетми калу мөмкин түгел иде. Телисеңме-теләмисеңме, егет белән кыз арасында өченче кеше булып утырасың. «Китмим мин синең белән җир читенә. Авылыңа да кайтмыйм! Нәрсә эшлим мин анда? Абзарыңдагы 35 баш үгезеңне карыйммы? Чыкмасам чыкмыйм кияүгә, ну барыбер анда хәтле кайтмыйм!» - дип, мөнәсәбәтләренә ачыклык кертергә тырыша иде Алия. Фатирдашымның үз сүзләре белән әйткәндә, шул мокыт егетне кызганып та куя идем. Мин ул фатирда яшәгән өч ай дәвамында барды бу аңлашулар. Шулай ду кубарып сөйләшәләр дә 35 баш үгезе булган ир атна ахырында кунакка килеп җитә. Кулында йә чәчәк бәйләме, тартмалы конфет була, йә йомшак уенчык, телефон ише «вак-төяк» күтәреп килә. Ул килә дигән көнне Алиябез очып кына йөри, бөтен өйне җыештырып чыгара. «Яратасыңмы?» - дигәч, күзләре дә ут булып яна башлый. Шулай да: «Миңа Казанда фатиры булмаган егет кирәкми, мин авылга кайтмыйм», - дип тәкрарлавын белә.
«Мин синең белән җир читенә китәргә дә, шалашта яшәргә дә риза», - дип яши торган замана түгел шул хәзер. Җир чите турында әле уйлап карарга була, менә шалашта яшәүне кайсы кыз гына шатланып кабул итәр икән? Бөтен кешегә дә байлык мөһим булмаса да, нәфис затларның тормышны алып бара алырдай ир эзләүләре гаеп эш түгелдер. Бер дә җиңел түгел инде безгә, җәмәгать. Күңелгә хуш килә торган егетне табарга да, аны, статистикада әйтелгән өч көндәшеңнең борынына чиртеп, үзеңнеке итәргә дә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: