Шәһри Казан

Казанда Өлкәннәр көненә багышланган нинди чаралар узачак?

Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, Казанда 1-10 октябрьләрдә Өлкәннәр ункөнлеге уздырыла. Бу көннәрдә пенсионерлар өчен ташламалар һәм күпсанлы чаралар программасы төзелгән. 1-10 октябрьләрдә өлкәннәр Казандагы барлык муниципаль музейларга бушлай керә ала. Мисал өчен, В.Аксенов, К.Васильев, А.Мәҗитов, Б.Урманче музейларына, И.Зарипов галерея-студиясенә бушлай керергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Милли музее өлкәннәр өчен “Судьбы прекрасные мгновения” дигән бушлай программа булдырган. Аның кысаларында тематик экскурсияләр, музыкаль лекцияләр, осталык-сыйныфлары, театральләштерелгән-костюм акцияләре үткәрелә.

Барлык пенсионерлар 1 октябрьдә пенсионер таныклыгын күрсәтеп, Казан зооботаника бакчасына бушлай керә ала.

Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитеты 1 октябрьдә пенсионерларга (картлык буенча) бушлай мунча хезмәте оештыра. Мунча адресы: 5нче (1 Май урамы, 5); 9нчы (Үзәк-Мариуполь урамы, 49); 10нчы (2нче Көньяк-Көнбатыш урамы, 30); 12нче (Товарищеская урамы, 27); Левченко бистәсе (Ютазы урамы, 2).

 Декада вакытында Казанның туристлык буенча комитеты ветераннар хәрәкәте җәмгыяте активистлары өчен Социалистик көнкүреш музеена, Казан Кремленә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә экскурсияләр үткәрә.

 ЗАГСның барлык бүлекчәләрендә алтын һәм бриллиант юбиляр парларны тәбрикләү чаралары планлаштырылган. Өлкән яшьтәге ялгыз авыруларның өйләренә табиблар үзләре килеп медицина ярдәме күрсәтәчәк.

 Гомумбелем учреждениеләрендә 1 октябрьдән пенсионерларга “Дарим людям тепло своей души”, “Сезгә бездән рәхмәт”, “Спешите делать добро”, “Ветеран живет рядом” шигарьләре астында ярдәм акцияләре башлана.

Реклама

 Җәмәгать транспортында 1-10 октябрьләрдә автохәбәр аша өлкәннәргә котлаулар яңгырый. Шәһәр предприятиеләрендә ветераннарны хезмәт коллективларында котлау башкарыла, матди ярдәм күрсәтелә.

Әлеге чараларга шәһәр пенсионерлары чакырыла. Алар каршында Казанның һәм республиканың сәнгать осталары, иҗат коллективлары чыгыш ясый.

4 октябрьдә “Чулпан”, “Сәйдаш”, “Московский” мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәният-күңел ачу комплексында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган концертлар була.

1 октябрьдән “Подиум зрелой красоты” проектында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә башлый. Мода күрсәтү өлкәсендә тәҗрибәсе булмаган өлкән яшьтәге 30 кеше подиумга (сәхнәгә) чыгарга өйрәтелә. Финал чыгышы декабрьдә “Игелекле Казан” (“Добрая Казань”) Бөтенроссия форумы вакытында оештырыла. Һәвәскәрләр өчен бушлай осталык-сыйныфлары бирелә. Теләге булганнар тулырак мәгълүматны 8 (906) 113-32-36 телефоны аша белешә ала.
Декада көннәрендә шәһәрнең барлык сәнгать мәктәпләрендә бәйрәм концертлары куела, мәктәпләрдә ветераннар белән очрашулар һәм чәй табыннары оештырыла. Мәдәният йортларында концертлар бирелә, тематик акцияләр уздырыла.

Спорт чаралары да планлаштырылган. “Акчарлак” бассейнында “Тән һәм күңел яшь булсын” дигән спорт бәйрәме була. Зорге урамындагы “Бильярдная №1” клубында рус бильярды буенча шәһәр турниры үткәрелә. Казанның футбол кырларында “55 яшьтән өлкәнрәкләргә” турнирын үткәрү каралган. 
Казан районнары хакимиятләре дә өлкән казанлылар өчен спорт чаралары планлаштырган. Программаларны район хакимиятләренең социаль челтәрләреннән караштырып торырга кирәк.

Фото: "ШК" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: