Мирасны бүләк итәргәме, әллә васыятьнамә язаргамы? (БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ)

Мирас мәсьәләләре буенча редакциябезгә еш мөрәҗәгать итәләр. Укучыларыбыз соравы буенча, васыять итү, мирас итеп калдыру үзенчәлекләре турында «Татарстанның Нотариаль палатасы» ассоциациясенең башкаручы директоры Антон Шибаев белән сөйләштек.
- Закон нигезендә мираска кемнәр дәгъва кыла ала?
- Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 1142нче маддәсе нигезендә закон буенча мираска, беренче чиратта, милек хуҗасының балалары, тормыш иптәше һәм әти-әнисе өмет итә ала.
- Редакциябезгә мөрәҗәгать иткән бер укучыбыз: «Фатирыбыз ирем исемендә иде, ул үлеп киткәч, кызым белән генә калдык. Иремнең туганнары, бу фатирда әнинең дә өлеше бар, дип, торакка дәгъвалый башладылар. закон нигезендә бу шулай каралганмы?» - дип сорый.
- Әйе, тагын бер кат кабатлап әйтәм, закон нигезендә, милек хуҗасының әти-әнисе дә хатыны, балалары кебек үк бер дәрәҗәдә мирасчы булып санала (бары үз әти-әнисе генә). Ә менә милек хуҗасының ире яки хатынының әти-әнисенең торакта өлеше юк.
- Мирасны кемдер васыять (завещание) итеп калдыра, кайберәүләр дарственный ясата, ягъни бүләк итә. Кайсысы отышлырак?
- Кем өчен ничек инде. Моны һәркем үзе хәл итә. Васыятьнамә - гражданнарның үзе исән вакытта милкен мирас итеп тапшыру турында язып калдырган теләге, үтенече. Васыятьнамә һәм милекне бүләк итү - икесе ике нәрсә, алар хокукый яктан да, нәтиҗәләре буенча да аерыла.
Мирасны бүләк итү турында сүз барганда, милек хуҗасы үзе исән чагында милкен икенче берәүгә кире кайтарып алмас өчен бирә. Бу очракта ул бүләк иткән мирасыннан колак кага, аның инде ул мөлкәткә бер катнашы да булмый. Бүләк иткәндә, ягъни дарственный ясатканда, Росреестр органнарында дәүләт теркәве узарга кирәк. Теркәлү ун көн эчендә башкарыла. Ә васыятьнамәгә килгәндә, ул бары хуҗасы вафатыннан соң гына гамәлгә керә. Алты ай узгач кына мираска хокук турында таныклык тапшырыла. Васыять очрагында мирасчының эшкә яраксыз булып саналган тормыш иптәше, балигъ булмаган балалары, әти-әнисенә дә өлеш бүленергә тиеш.
- Кеше, торагын башка берәүгә васыять итеп калдыргач яки бүләк иткәч, үзе мөлкәтсез кала дигән сүзме?
- Бүләк итү вакытында нәкъ шулай. Әгәр кеше бүләк иткән торагында алга таба да яшәргә кала икән, яңа хуҗа аны теләсә кайсы вакытта куып чыгарырга, күченергә мәҗбүр итәргә хокуклы. Шуңа да бүләк итү эшләрен рәсмиләштергәндә сак булырга кушабыз. Бүләк итү процессын кире үзгәртүе бик авыр икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Бары тик бүләк алучы дарственный ясаткан кешенең гомеренә куркыныч тудырса, зыян салса гына суд ярдәмендә килешүне өзәргә була. Васыятьнамә вакытында исә мирас хуҗасы үзе исән чакта мөлкәтен теләгәнчә куллана ала, шулай ук мирас итеп тапшыру турындагы күрсәтмәне дә үзгәртә, төзәтә ала.
- Дарственный ясатканда 13 процент салым түләргә туры килә дип ишеткәнем бар. Аны кем түли?
- Россиянең Салым кодексы нигезендә (217нче маддә), күчемсез милек, транспорт, акция, пай өлешләре бүләк итеп бирелгәндә кабул итеп алучы мирасчының якын туганы булмаса, мирас бәясенең 13 проценты күләмендә салым түләргә тиеш. Әгәр бүләк итүче белән кабул итүче арасында туганлык җепләре тыгыз икән (әти-әни, әби-бабай, апа-сеңел, абый-эне, ир-хатын), мондый очракта алар салым түләүдән азат ителә.
- Васыятьнамә, мирасны бүләк итү турындагы күрсәтмәне язганда нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
- Васыятьнамә язу урыны һәм вакыты күрсәтелеп төзелергә һәм язучының үз кулы белән имза куелып, нотариус тарафыннан расланылырга тиеш. Васыятьнамә төзүченең үз акылында булуы мөһим. Кемгә күпме өлеш тиячәген, һәр пунктны ачык итеп, төгәл күрсәткәндә, өстәмә бәхәсләр килеп чыкмаячак. Дарственный ясатканда шулай ук барысы да юридик яктан дөрес рәсмиләштерелергә тиеш. Мирасның хуҗасы икәү булса, бүләк итүче кешегә икенчесеннән рөхсәт алу кирәк. Бүләк ителәсе йортта балигъ булмаган балалар яшәсә, балаларны опекага алу һәм попечительлек бүлегеннән рөхсәт кәгазе таләп ителә.
РS. Мирас калдыручы өчен васыятьнамә язу ышанычлырак кебек. Ә милекне кабул итүчегә бүләк ителгәнне алу отышлырак. Кыскасы, һәркем үзе өчен җайлысын, уңайлысын сайлый. Иң мөһиме - барысын да законлы, дөрес итеп башкарырга кирәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 апрель 2023 - 21:24Иркәнең ире кайткан: "Ярты ел тилмереп көттем" (+ видео) Татарстанның атказанган артисты Иркәнең ире Артур махсус хәрби операциядән ялга кайткан.134706
-
1 апрель 2023 - 17:55Шизофрения: ышанасызмы, тукталыш белән исәнләшә башлады Яз җитү белән урамда теләсә ничек акырып йөрүчеләр, сәер гамәлләр кылучылар арта. Сәбәбе – психик авыруларның ялкынсыну вакыты җитү. Тукталышларның берсендә кызыклы (дөресрәге кызганычтыр!) хәлнең шаһиты булдым. Урта яшьтәге ир-ат тукталышка якынлаша. Кемнедер танып алган кебек бик максатчан килә. Якын дусты янынадыр, дип уйлап куйдым. Тукталышка килеп җиткән ир-ат кулын алга сузды да...36000
-
1 апрель 2023 - 15:31Матур булсын дип, төрле төскә буялган ояларга сыерчыклар киләме? Күрдегезме әле? Кыр казлары кайткан. Иң башта кара каргалар, чәүкәләр күренде, алардан соң торналар, сыерчыклар, акчарлаклар, соры челәннәр һәм тургайлар кайта башлады. Ә май аенда калганнары кайтып җитәргә тиеш. Иң соңлап керәшәләр көтелә. Алар, гадәттә, 9 майга кайталар.16400
-
1 апрель 2023 - 15:29Умарта оясы: агач яхшымы, пластикмы? Тормышыбызны хәзер пластиктан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген күп кенә умартачылар да пластик оялар куллана башлаган. Дөресрәге, пенополистирол һәм пенополиуретаннан эшләнгәнне.29000
-
1 апрель 2023 - 10:30Айгөл Бариева: “Начар сүзләрне тормышыннан уңмаучылар яза..." Социаль челтәрдә Айгөл Бариевага таш булып яуган сүзләр әле бу гына түгел. Араларында: “Бигрәк ачык күлмәк кигәнсең...” — диючеләр дә, “Ирең үлгәнгә күпме генә вакыт үтте, ә син хәсрәтеңне оныттың да...” — дип уклы сүз төбәүчеләр дә бар. Йөрәктәге ярасына учлап тоз сибүчеләргә Айгөл ничек түзә икән? Күңелен төшермичә яши аламы? Тиң канаты сыну — бер сынау, ә нахак сүзләрне ничек җиңәргә? Айгөлнең үзенә шалтыратып белештек.236708
-
1 апрель 2023 - 10:27Әртистләр боз кыздыра: “Сез карарга килегез!” “Ак Барс” командасы үз тарихында 8нче тапкыр Көнчыгыш финалына чыкты Бер, ике, өч... Өчтән соң көч, дип әйтергә яратабызмы әле?! Менә шул көчне күрсәтер чак җитте. Безгә түгел – “Ак Барс” хоккейчыларына!31001
-
31 март 2023 - 13:35«Сынганнары белән бергә җыеп кисәргә туры киләчәк» Кыш уртасында яуган яңгырлар, исегездәдер, агач-куакларны бозга төрде. Кәүсәләре авырайды, төз сыннары ирексездән җиргә бөгелде. Күбәләктәй бөтерелгән карлар да үз өлешен өстәде.37001
-
31 март 2023 - 13:00Ифтарга ак төстән киенеп киләсе Бик күп гүзәл затлар көтеп алган Fashion Iftar киләсе атнага, 9 апрельдә узачак. Быел да хатын-кызлар ифтарына 1000 кеше чакырулы.58101
-
31 март 2023 - 12:20«Башкача аның янына кайтмыйм, башкача кайтмыйм», - дип, антлар эчсә дә, ире янына кире кайта Гомерендә күпне кичергән, үз гөнаһлары аркасында язмышның авыр сынаулары аша үтәргә дучар ителгән Рәшит абый да минем белән тулысынча килешә.25059701
-
31 март 2023 - 10:00Фитр һәм фидия: аны кемнәр бирергә тиеш? Бу төр сәдакалар мохтаҗларга адреслы ярдәм ул, аны бүтән максатларга тотарга ярамый Фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят түләү буенча нисаб күләмнәре ничек исәпләнә? Әлеге язмада без бу төр сәдакаларның максатын аңлатырбыз һәм аларны бирергә тиешле һәм әлеге сәдакаларга хакы булган кешеләрнең исемлеген атарбыз.183201
-
31 март 2023 - 09:41Яшәү көче каен суында: тәнгә — дәва, җанга — сихәт Каен суы организм өчен кирәкле органик кислоталар, шикәр, фермент, кальций, магний, тимер тозлары, дуплау матдәләре һәм эфир майларына бай.49700
-
31 март 2023 - 09:29Фирдәвес Зариф: "Кичер мине!" (Повесть) Балыкчы көймәләре тирәсендә ак якалы акчарлаклар бөтерелә. Ул да түгел, сузып, теплоход кычкырта да алар, дәррәү талпынып, шул якка ташланалар. Әйтерсең лә акчарлаклар теплоходларны озатып йөрү өчен яратылганнар.78904
-
31 март 2023 - 09:26"Көрәшкә күбрәк тартылсыннар өчен барысын да эшлибез" Татарстан беренчелекләрендә беренче урынны яулаучыларга бер ел дәвамында 3 мең сум, икенче урынны яулаучыларга - 2000, өченчедә калучыларга 1000 сум акча түләп баралар. Өлкәннәр күбрәк алалар.84300
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
31 март 2023 - 10:45Без имениИн беренче узен кайт яшэргэ автор. Сезгэ карап башкалар да кайтыр. Урамга чыгып утырыгыз кичлэрен. Кеше жыела ул. Башлап жибэруче генэ кирэкКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 15:14Без имениНи сэбэпле улгэн, нинди суз ул авыр тормыш хэле ? Урыны ожмахта булсынТатарстанда көллиятнең беренче курс студенты вафат булган
-
30 март 2023 - 17:16Без имениЭйе шулай уйландыра , сагындыра уткан гомер, алдагсысын Аллахы Тагала узе гена белааааКартлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер
-
30 март 2023 - 17:53Без имениАллага шокер исан исан имин яшагез 🤲🤲🤲🤲🤲🤼♂️Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 22:09Без имениКеше хэлен кеше белми уз башына тошмэсэ Безнен шэхэрдэ дэ эчеп,тон озыны сугенеп,балаларын карамаганнарны курмилэр,э балалар дип яшэгэннэрнен ишек тобеннэн китми тикшерэлэр эш курсэтергэ кирэкме,эллэ куршелэрме бер Аллакаебыз курер эле.Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...”
-
30 март 2023 - 19:40Без имениСобханаллах,бигрэк матур,молэемнэр... Нинди генэ юату сузлэрен дэ табу момкин тугел.Аллаһ Тәгалә куркэм сабырлык бирсен инде.Купме тол хатыннар,ятим балалар артты сонгы елларда.Куплэр калган кеше тора,мэнгегэ киткэннэр генэ кайтмый дилэр.Анысы да дорестер.Лэкин соеп-соелеп яшэргэ генэ тотынган яшь кешенең тол калуы,аны уз башыннан кичергэннэр генэ анлыйдыр.Аллаһ Тәгалә туры жэннэтле итсен иде Раббым бу матур,батыр егетне.«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...»
-
30 март 2023 - 22:26Без имениЯшь вакытта кубебез шундый кызу,бу бала акыллыга ошаган кызулыгын акылы белэн идарэ итэр Иншээ'Аллах.Бэхетле бул, кызым!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
31 март 2023 - 08:53Без имениБик акыллы бала,30 яшьлеклэрнен дэ кайберлэре болай фикерлэми. Афэрин диясе генэ кала. Бэхетле булыгыз,балакаем!Гөлназ АСАЕВА: «Булачак иремне ике әтиемә дә охшатып сайлыйм»
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.17401
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.156705
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.258801
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!62803
-
2 апрель 2023 - 12:09Гөлназ Сираеваның никахы булган? Кичә - 1 апрель көнне танылган җырчы Гөлназ Сираева социаль челтәрдә никах фотосын урнаштырды.2600
-
27 март 2023 - 09:21Кукмара, Чаллы, Арча - көрәштәге яңа лидерлар Көрәш буенча Актанышта ТР Беренче Президенты Кубогына узган ярышлар командалар рейтингында сизелерлек үзгәрешләр китереп чыгарды. Гел беренче урында барган Әлмәт командасы 4нче урынга тәгәрәде.107400
-
27 март 2023 - 09:49Кетердәп торган чебурек камыры Әлеге ысул белән ясалган чебуреклар кыздырганнан соң кетердәп торачак. Кирәк булачак: 4 стакан он, 320 мл су, 1 йомырка, 2 аш кашыгы үсемлек мае, 0,5 чәй кашыгы тоз.116501
-
27 март 2023 - 09:55Махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары каралган? Россия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең һәм ветераннарның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдырырга йөкләмә биргән иде. Хәзер бу мәсьәлә федераль дәрәҗәдә хәл ителә. Татарстан махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә.56001
-
27 март 2023 - 13:01“Бәхил бул, әни. Киттем мин”, – диде дә, якты дөньяны үзе калдырып китте Һәр кешенең үз язмышы, диләр. Әмма кайберәүләрнең тормышыннан роман язарлык. Актаныш районында яшәүче Венера Сабитова шундый язмышлы кеше булып чыкты.566317
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика