Шәһри Казан

"Менә сиңа Зөлфия әби! Балам куркуыннан елап җибәрде..."

Безнең күпкатлы йортта бер әби яши. Барысы да аны тетя Зоя ди. Ә үзе татар, чын исеме, ялгышмасам, Зөлфия. Татарлыгы кыскартылган исемендә дә, сөйләмендә дә чагылмаган кебек, тышкы кыяфәтендә дә сизелми – марҗаларныкы кебек бәйләнгән яулык, астыннан ак чәчләре төрле якка тырпайган, йөзендә нур да юк.

Чәчәкле ак яулыгын җәеп салган безнең әбиләр түгел шул инде. Хәер, хәзер андыйларны сирәк очратасың, шәһәрдә аеруча да. Тетя Зоя-Зөлфия әби этен ияртеп (элек икәү иде этләре), иртә дими, кич дими, урамда йөри. Тирә-юньдәге чүп чиләкләрен карап чыга (сырадан бушаган калай шешәләрне эзли), зур чүп савытыннан картоннарны чүпли. Аннары тапшыра. Исәнләшсәң дә, сәламеңне алмый. Баштарак мин аны саңгырауракмы әллә дигән идем, юк икән, кирәкле мәгълүматны хәзер ишетеп ала. Фатирында аяк киемен салмый гына йөри, чүп-чарның күплегеннән, пычраклыктан исең китә, диләр.

Күршеләре ул ияләштергән тараканнардан да җәфалана икән. Менә шул әби беркемгә дә тынгылык бирми, хәтта үз эшен намуслы башкарган урам себерүче белән дә гел әрләшә иде. Ул җыештыручы апа башка ишегалдына китте, әллә әбинең “файдасы” тиде шунда.

Зөлфия карчыгыбыз ызгышудан тәм таба кебек. Әле лифтерларның иманын өшкерә, әле яңа гына фатир сатып алган кешеләрне нәрсәдәдер гаепли. Полицейскийларны да бармагына шырпы кергән саен диярлек чакыртып тора. Тегеләре эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлады булса кирәк, хәзер аның сүзләренә игътибар итми башладылар.

Безнең баштан да үтте Зөлфия апаның бакчабызга таш аткан вакытлары. Мин күкрәк баласы белән өйдә утырганда, ишеккә килеп шакыган иде. Чакырылган кунак булмаса, ирем өйдә юк чакта ачмаска тырышам, өстәвенә, тетя Зояның нинди кеше икәнлеге турында күршеләр кисәтеп куйган иде. Ачмагач, ишеккә дөбертәтә, аты-юлы белән сүгенә башлады.

Реклама

Менә сиңа Зөлфия әби! Балам куркуыннан елап җибәрде. Шул вакытта безне нәрсәдәдер гаепләп, акча сорап йөргән иде ул карчык. Әле күптән түгел генә баскыч янындагы тәрәзәнең нәрсәсендер сез ватмадыгызмы дип килгән. “Башка эшебез юкмы әллә безнең?” – дидем дә, китеп бардым. Андый кешеләр яхшылыкны аңламый икән шул. Фатирында янгын чыккач (шөкер, плитәдән ары китеп өлгермәгән ялкын телләре), Зөлфия әбине кызганып, иремә күчтәнәч-бүләк-акча тоттырып, җиденче катка менгереп җибәрдем. Ә ул сәламеңне дә алмаган була.

Менә шушы карчык шикеллеләр тормышта шактый очрый шул. Өендә тәртип урнаштырасы урынга, башкаларның артыннан тикшереп йөри андыйлар.
 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: