Шәһри Казан

Румыния Украинага басып кермәкче

Хуҗасыз калган өйне кулы туры булмаган тирә-күрше хәзер таларга-бүлгәләргә генә тора. Украина хуҗасыз калмаган әлегә, әмма тора-бара бүлгәләнгән очракта, күрше дәүләтләр дә аның берникадәр өлешен үзенеке итмәкче. Шундыйларның берсе - Румыния. Аның массакүләм мәгълүмат чаралары Румын хөкүмәтен Украинаның европачыл Көнбатыш һәм россиячел Көнчыгышка бүленгәнен көтеп ятарга түгел, ә хәрби хәрәкәтләргә...

Хуҗасыз калган өйне кулы туры булмаган тирә-күрше хәзер таларга-бүлгәләргә генә тора. Украина хуҗасыз калмаган әлегә, әмма тора-бара бүлгәләнгән очракта, күрше дәүләтләр дә аның берникадәр өлешен үзенеке итмәкче. Шундыйларның берсе - Румыния. Аның массакүләм мәгълүмат чаралары Румын хөкүмәтен Украинаның европачыл Көнбатыш һәм россиячел Көнчыгышка бүленгәнен көтеп ятарга түгел, ә хәрби хәрәкәтләргә әзерләнергә чакыра. Мондый хәрби тыкшынуның сәбәбе - күрше дәүләттәге Румын җирләрен - Төньяк Буковина белән Көньяк Бессарабияне саклау өчен кирәк, янәсе. «Украина - СССР җимерекләрендә барлыкка килгән ясалма дәүләт. Януковичның европачыл оппозиция белән тарткалашуы акрынлап гражданнар сугышына таба алып бара. Бу очракта Румыния дәүләте, Украинада гомер кичерүче румын халкын саклар өчен, кулына корал алырга тиеш түгелмени?» - дип чаң суга Adevarul газетасы.

Тарих битләрендә аяк сындырып...
Әлеге җирләрне кабат үзенә кайтару өчен румыннар нәрсәгә нигезләнә? Тарихны бераз гына актарып карасак, ул дәгъва белдергән өлкәләрнең Х-ХI гасырлардан башлап Борынгы рус дәүләте, Галицино-Волын, Молдова кенәзлекләренә кергәнлеге мәгълүм. Бессарабия, Госманлы изүеннән соң, 1812 елда Россия империясе составына кушыла. Преднестровье исә Борынгы рус дәүләте, Литва кенәзлеге, Алтын Урда һәм Кырым ханлыгы составында булып, рус-төрек сугышыннан соң аның бер өлеше әүвәл Молдова кенәзлегенә, соңрак Россиягә кайтарып бирелә. Ә 1859 елда оешкан Румын корольлеге 1918 елда Бессарабияне басып ала, 1940 елда СССР әлеге җирләрне Молдовага кайтарып бирә. Бер елдан соң (1941) ул Румыния тарафыннан кабат оккупацияләнә, Кызыл Армия тарафыннан азат ителгәнче (1944), әлеге өлкәләр аныкы санала.
Кыскасы, шайтан үзе аягын сындырырлык бу тарихтан күренгәнчә, әлеге өлкәләр 19 гасыр дәвамында әле теге, әле бу дәүләт составында йөреп туйганнан соң гына күршедә барлыкка килгән Румын корольлеге варислары бүген шуларга дәгъва белдерә, җитмәсә, андагы халыкны румыннар дип атый. Румыннар, милләт буларак, аның бүгенге территориясендә генә формалашкан. Бу вакытта инде Бессарабиянең - Россия, ә Буковинаның Австро-Венгрия составында булганлыгы мәгълүм. Шулай булгач, Бухарестның бүгенге Молдова белән Украина җирләренә дәгъва белдерүе - бары тик бер уйдырма, хыял фантазиясе генә. Әмма әлеге өлкәләрне ике тапкыр (1918-1940 һәм 1941-1944 елларда) оккупацияләгәч, Румыния анда яшәүчеләрне «румыннар» дип атарга һәм ул җирләрне кабат үзенеке итәргә хаклы дип саный.

Реклама

Көрәшнең һәр төре дә кулай
Әгәр һәркем Румыния кебек җиңел генә уйлап, элек оккупацияләгән җирләренә дәгъва белдерә башласа, дөнья картасы көн саен үзгәреп торыр иде, басып алу сугышларын аз хәтерлимени кешелек тарихы. Румыниянең моңа үзенең генә башы җитмәгәндер, мөгаен. Ул бары тик зур бер уенда пешка гына, дөресрәге, Европа Союзы белән НАТОның көзгесе. Суверен дәүләт булган Украинага тегесе дә, бусы да ачыктан-ачык берни белдерә алмый. Румыния хөкүмәтенең, матбугат хезмәтләренең Украинага карата кискен чыгышларын Вашингтон да, Брюссель дә колак яныннан гына уздырып җибәрә. Ә менә Россия ягыннан җил генә исеп куйса да Көнбатыш кабинетларында шау-шу куба. Алар өчен Украинаның суверенитеты Россиягә каршы көрәш инструменты буларак кына кабул ителә. Үзләренә кирәген алгач, Көнбатыш аны Бухарест кулына тапшырачак.
Сүз белән Украинаны территориаль бүленеш буенча теләсә кайсы күрше дәүләт куркыта ала, әмма чынлыкта исә, Румыния, Польша, Венгрия моны эшли алмый, чөнки алар НАТО составына керә. Ә бу блокта әгъза булып торуның төп шартларының берсе - күрше дәүләтләргә территориаль бүленеш буенча дәгъва белдермәү. Мондый очрак өчен башка төрле юл - «партизаннар» көрәше каралган: ул - Украина гражданнарына чит ил паспортлары бирү. Берникадәр вакыттан соң румын паспорты булган украиннар әлеге җирләрне Румыниягә кушу буенча референдум уздыруны таләп итәргә мөмкин. Әмма кайбер күршеләрнең озак көтәсе килми, алар, Украинаның көчсезлегеннән файдаланып, бу эшне бүген үк башкарырга әзер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: