Шәһри Казан

Универсиада мирасы татарстанлыларга калды

Универсиадада сәламәтлек саклау өлкәсе дә зур сынау узды. Дөньяның 162 иленнән җыелган спортчыларга вакытында тиешле ярдәм күрсәтү бик зур җаваплылык һәм һөнәри осталык сорый. Казанга ул яктан да тел-теш тидерерлек булмады. Медицина хезмәткәрләре, волонтер-табиблар көннең теләсә кайсы вакытында ярдәм күрсәтергә әзер торды.

Медицина белән тәэмин ителеш иң яхшысы
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта,Универсиада вакытында катнашучылар арасында бер генә канәгатьсезлек белдерүче дә булмады, дип җиткерде. Киресенчә, FISU (Студентлар спортының халыкара федерациясе) җитәкчелеге, Универсиада тарихында Казанда медицина белән тәэмин ителеш иң яхшысы иде, дип белдергән. Универсиада вакытында кизү торучы шәфкать туташы сөйләгәнчә, аларга мөрәҗәгать итүчеләрнең берсе дә зарланмаган. Киресенчә, хәтта рус телен белмәүче спортчылар да, «спасибо» сүзен өйрәнеп, чын күңелдән рәхмәтләр укыганнар. Килгән спортчыларга, кунакларга медицина хезмәткәрләренең гадәттәгегә караганда да ягымлылык, игътибарлылык күрсәтүенең нәтиҗәседер дә бу, күрәсең.
Универсиада вакытында, нигездә, ярышларда төрле җәрәхәтләр алып мөрәҗәгать итүләр иң күбе булган, шулай ук ОРВИ, пневмония очраклары теркәлгән. Уеннар вакытында көннәрнең эссе торуы да үз ролен уйнамыйча калмаган. Табибларга республика өчен хас булмаган авыруларны да дәваларга туры килгән. Дөньяның төрле почмакларыннан меңләгән халык җыелган урында мондый очракларның булуына да гаҗәпләнә торган түгел. Бер спортчыда малярия, тагын бер кешедә бик куркыныч авыру булган дуңгыз гриппын ачыклаганнар. Бу вакытта да тиешле чаралар күрелеп, авыру таралмасын өчен, барысы да эшләнгән.
Спортчылар Универсиаданың Медицина үзәгендә «Йөрәк йорты» проектында да катнаша алды. Бу исә быелгы ярышларның бер үзенчәлеге дә, чөнки әлеге проект Универсиада тарихында беренче тапкыр оештырылган иде. Алар биредә тикшеренеп, кинәт кенә үлеп китү куркынычы никадәр булуын төгәл итеп билгеләгәннәр. Ә ярышлар вакытында андый очраклар да күзәтелә икән. Әлеге йорт Универсиададан соң безгә, татарстанлыларга калды. Алга таба республика халкы да монда йөрәкләрен тикшертә алачак. Айрат Фәрраховның әйтүе буенча, гомумән, Универсиаданың бөтен мирасы республикада яшәүчеләргә хезмәт итәчәк.
Универсиаданы имеш-мимешләр дә читләтеп үтмәде. Халык арасында, эссе сугып, полиция хезмәткәре үлгән икән, дигән сүз таралган иде. Айрат Фәррахов: «Үлем очраклары булмады, бу дөреслеккә туры килми», - дип, аңа да ачыклык кертте.
Допинг кулланучы булмаган
Допингка каршы хезмәт вәкилләре дә эшләренә йомгак ясады. Студентлар уеннары вакытында допинг куллану буенча тавыш чыкмаган, тик допинг-пробаларның соңгы нәтиҗәләре кайчан игълан ителәчәге әлегә билгеле түгел, дип яза «Татар-информ». FISU белән килешү буенча, Универсиада вакытында допинг-пробаларны РУСАДА җыйган. Алынган анализлар Мәскәүдәге допингка каршы лабораториягә җибәрелгән, ул үз чиратында бер тәүлек эчендә аны FISUга юллаган. Әлегә бер генә спортчының да допинг куллануы турында сүз юк.
Казан Универсиадасының допингка каршы программасы да масштабы ягыннан алдагы еллардагы уеннарны узып киткән. Мәсәлән, Шэньчженьда 730 допинг-проба алынган булса, Казанда исә ул 900дән артып киткән. Моннан тыш, хәзер допингка каршы хезмәтнең мирасы турында да сөйләргә була: өч ел эчендә Татарстанда допинг-контроль төркеме оештырылып укытылган. Хәзер Казанда 33 кешедән торган әзерлекле төркем бар. «Алар да XXVII студентлар уеннарының мирасы булып тора. Инспекторлар алга таба быелның августында Мәскәүдә узачак җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатында, аннан соң Сочида үтәчәк Олимпиадада эшләячәк», - дип җиткерде РУСАДАның җитәкчесе Рамил Хәбриев «Kazan-Arena» стадионының Төп медиаүзәгендә үткән матбугат конференциясендә, дип яза «Российская газета».

Универсиада вакытында барлыгы 1476 медицина хезмәткәре, 55 ашыгыч медицина ярдәме хезмәте, 650 волонтер-табиб хезмәт күрсәткән. Гомумән алганда, ХХVII Җәйге Универсиада барганда - 29 июнь-16 июль көннәрендә, медицина ярдәме күрсәтүне сорап, барлыгы 8698 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 2758е - чит ил кешеләре, 5940ы - россиялеләр. Спортчылар гына түгел, ә гади тамашачыларга да ярдәм кирәк булган. Ә 15 июль көнне исә табибларга мөрәҗәгать итүнең рекорды куелган - табиблар бер көн эчендә 860 кешегә ярдәмгә килгән. Уеннар вакытында 6 Универсиада госпитале тәүлек буе эшләгән, алар - Республика клиника хастаханәсе, Республика балалар клиника хастаханәсе, Төбәкара клиника-диагностика үзәге, Республика клиника йогышлы авырулар хастаханәсе, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Республика клиника офтальмология хастаханәсе һәм Универсиада авылындагы Медицина үзәге.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: