Шәһри Казан

Ләйлә Шаһиева: "Мин – үз хыялына хыянәт иткән кешеләрнең берсе"

“Тәртип” радиосында ачык йөзле, киң күңелле һәм иң мөһиме – үз эшенең чын осталары эшли. Шуларның берсе - радионың музыкаль мөхәррире Ләйлә Шаһиева.

- Ләйлә, балачакта кем булырга хыялландыгыз?
- Һәркемнең балачагында хыялы була. Мин дә башта җырчы, аннары театр артисты булырга хыялландым. Туган ягым Арча районы Наласа авылы мәктәбендә укыткан укытучым Галиуллина Нурсөя апа моңа нигез салды дисәм дә була.  Нурсөя апа - фәнгә, телгә булган бөтен мәхәббәтен укучыларына җиткерә алган хөрмәтле укытучы. Ул укытып кына калмады, театр һәм яшь каләмнәр түгәрәкләре оештырды. Әнә шул түгәрәкләргә йөреп, артист булырга хыялландым мин.

- Тик белемегез буенча сез – икътисадчы...
- Мин – үз хыялына хыянәт иткән кешеләрнең берсе. Мәктәпне тәмамлагач, башка юнәлеш буенча киттем шул. ТР Министрлар Кабинетының хуҗалык предприятисендәге автобазада эш булды. Бу, авылдан килгән бала өчен, буй җитмәслек эш иде, сөенә-сөенә шунда урнаштым. Казан кооператив техникумын тәмамлаганнан соң, читтән торып Саратовта дәүләт хезмәткәрләре академиясендә укыдым.

- Ни өчен хыялыгызны тормышка ашырмадыгыз?
- Хыялымны тормышка ашыру өчен хәтта ишекләр дә ачылган иде. Казанда эшли башлаганнан соң, филармониядә җырчы һәм нәфис сүз остасына кастинг булды. Мин дә катнаштым, Илдар Юзеевның “Сирень чәчәге” поэмасын сөйләдем.  Жюрида Илһам Шакиров белән Айрат Арсланов иде. Яртысына кадәр сөйләгәнне тын да алмый тыңлап тордылар. Шуннан соң Айрат Арсланов туктатып: “Укытучың кем?” - дип сорады һәм мине үзенә чакырды. Элек районнарда отчет концертлары була иде. Айрат Арсланов белән шунда сөйләячәк шигырьне бергәләп өйрәндек. Ул ничек итеп сөйләргә, кайсы сүзләргә басым ясарга өйрәтте. Бу – күңелемә кереп калган тарихи мизгелләрнең берсе. Шуннан соң ул театр училищесы директорына шалтыратып: “Миндә әзер укучы бар. Бу кызда өмет бар, аны имтихансыз да алырга була”, - диде. Тик анда укырга язмаган... Шулай да бүгенге көндә хыялымны кызым Алинә тормышка ашыра. Ул театр училищесының беренче курсында белем ала. Курайда, гитарада уйный.

- Икътисадчы булып эшләгәндә, иҗат белән шөгыльләнү теләге булдымы?
- Иҗат һәрвакыт параллель барды. Бервакыт эштә хуҗаның юбилее булды. “Юбилейны син алып барасың”, - диде. Башта куркып калдым, зур кешеләр чакырылган мәҗлесне алып бару зур җаваплылык сорый иде. Дәфтәр алып сценарий яздым, ныклап әзерләндем. Юбилей бик матур узды, ошаттылар. Шуннан соң тамада булып киттем, иптәш кызларның туйларын алып бара башладым. Теге дәфтәрне, “Татар радиосы”нда реклама бүлегендә эшләгәндә, ди-джейлар кулдан-кулга йөртте. Аңа кадәр “Дулкын” радиосында эшләргә насыйп булды.

- “Тәртип” радиосы белән дуслык кайчан башланды?
- 2015 елда “Тәртип” радиосының реклама бүлеге хезмәткәре булып килдем. Шунда эшләгәндә, Ризәлә (“Тәртип” радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева – авт.) миңа “Бакча” тапшыруын алып барырга тәкъдим итте. Әнә шул еллардан бирле “Тәртип” белән җитәкләшеп киләм. Ә инде радиода төпләп эшләвемә быел бер ел була.

Реклама

- Ни өчен бакча темасына алындыгыз?
- Ул вакытта без өй алган идек. Эшкә килгән саен яңа йортта яшәүнең рәхәтен, бакчада нәрсә утыртканымны, аның ничек үсүен, җирдә эшләүнең нинди  ләззәт булуын сөйли идем. Кура җиләге, карлыган, алмагач, слива, яшелчәләр, чәчәкләр үстерәм. Ризәлә тыңлап торды да, Фарсил абый Зыятдинов белән тапшыру эшләргә киңәш итте. Бүгенге көндә дә тапшыру актуаль, эшчәнлеген дәвам итә. Үземә дә бик кызык. Киләчәктә тапшыруны үзешчән һәвәскәр бакчачылар белән дә булдырырга телибез.

- Ләйлә, музыкаль мөхәррирнең вазыйфасы нидән гыйбарәт?
- “Тәртип” радиосында музыкаль мөхәррир булу өчен нәкъ минем яшьтәге кеше кирәк дип уйлыйм. Ул әвәлге җырларны тыңлап үскән, 90нчы еллар җырларын белгән һәм бүгенге көн җырларын иләктән үткәрә белгән – өч буын белән таныш кеше булырга тиеш. Музыкаль мөхәррир эфирга чыккан музыка, аның сыйфаты, эчтәлеге өчен җаваплы. Баш мөхәрриребез таләбе буенча, “Тәртип” радиосы эфирында кеше күңеленә, йөрәгенә үтеп керә торган, сыйфатлы, эчтәлекле җырлар яңгырарга тиеш. Җырның фонограммасына да игътибар ителә. Хәзерге көндә мин шул җырлар белән эшлим.

- “Тәртип”не еш кына “Китап” радиосы белән чагыштыралар...
- Чагыштырып карар радио булу яхшы бит инде. “Тәртип” радиосының үрнәге, йогынтысы татар телендә сөйләүче барлык радиоларга да үтеп керде. Чөнки ул халыкның күңел таләбен тоемлап, уйлап эшләнгән формат. Ләкин һәркемнең  үз кыйбласы, үз йөзе, үз тыңлаучылары булырга тиешлеген яхшы аңлап, бер-береңне кабатлаудан сакланып (чөнки үз йөзеңне табу гына кыен, ә югалту бик тиз) эшләргә тиешлекне гел искәртеп тора безнең баш мөхәррир. Җырлар охшаш булырга мөмкин, чөнки база уртак дисәк тә була. Ә эчтәлек, тапшырулар ягыннан аерылабыз. Бүгенге көндә “Тәртип”тә 30га якын тапшыру чыга.

- Күптән түгел “Тәртип” өр-яңа студияле булды. Ул нинди функцияләр башкара?
- “Тәртип” радиосының студиясе - күпфункцияле, бик уйлап, һәр почмагы эшли торган итеп ясалган. Туры эфирга чыгу урыны да, кунаклар белән кара-каршы әңгәмә кору мөмкинлеге дә, сәхнә, фото зонасы да бар. Карап торышка бик матур, әмма техник яктан җиренә җиткереп бетерәсе эшләре бар дип беләм.

- Радиога яшьләрне җәлеп итү теләге юкмы?
- Яшьләр, аларның фикерләве бүгенге көндә һәр өлкәдә дә кирәк, заманадан калышмау мөһим. “Тәртип” – үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер дибез бит. Шул күпернең бер ягында тәҗрибәле, үз эшенең осталары булган баш мөхәрриребез Ризәлә Исмагыйлова, баш мөхәррир урынбасары, тапшырулар мөхәррире Ләйлә Ялалова, алыштыргысыз тавыш режиссеры Алмаз Сәйфетдинов булса, күпернең икенче ягында радиога яшьлек карашы өстәп, яңа сулыш бирүче яшьләребез - Айсылу Лерон белән Айваз Садыйров тора. Тапшыру авторларын да шул максаттан чыгып сайлый редакторыбыз.  Гомумән, безнең коллектив бик дус-тату. Монда эшләвем белән бәхетлемен. Үз гомеремдә төрле коллективта эшләргә туры килде. Ә мондый иманлы коллективта бер-беребезне аңлап, яклап эшләве шундый рәхәт.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: