Шәһри Казан

«Өемдә тыныч кына үләр идем...»

Ярты ел элек кара эчле риэлторлар тозагына эләгеп, фатирыннан колак каккан, гаиләсе челпәрәмә килгән хезмәттәшебез әле булса суд юлында йөри. Аферистлар барысын да алдан уйлап, законнарны яхшы белеп эшләгән. Әнә бит, Чистай шәһәрендә яшәүче 65 яшьлек Резедә Хәсәновна да, беркатлылыгы аркасында, оятсыз бәндәләр корбанына әверелүен сизми дә кала...

Резедә әнисе тәрбиясендә генә, кыюсыз, сабыр, артык ышанучан булып үсә. Аның холкын хәтта һөнәре дә үзгәртә алмый. Гомере буена бухгалтер булып эшләгән апа ут чаткысы кебек булырга тиеш тә бит! Әнә шул кыюсызлыгы аркасында кияүгә дә чыкмый кала ул. Бар булмышын газиз әнкәсенә багышлап, аны соңгы минутларына кадәр тәрбияләп яши. Гаилә җылысын алтмыш яшендә генә татый апабыз. Хатыны үлеп китеп, ялгыз калган Петр исемле кешене Бакалы урамында урнашкан бер бүлмәле фатирына йортка кертә.
Олы яшьтәге бу икәү бер-берсенә терәк булып гомер иткән көннәрнең берсендә Резедә Хәсәновнаны инсульт аяктан ега. 2006 елда була әлеге хәл. Аның тормышындагы зилзиләләр әнә шуннан башлана да инде.
Гәүдәсенең бер ягын паралич суккан Резедә әби урыныннан тора алмый дәваханәдә ятканда, Фәнүзә исемле урта яшьләрдәге хатын белән таныша. Күрше койкадагы әбине караучы бу хатын Резедә Хәсәновнага да игътибарын кызганмый. Петры кайтып киткән арада ашарына китерә, өс-башын карый. Кирәк икән, тиз генә табибын, шәфкать туташларын чакыра. Җылы сүзгә дә күңеле булган әбекәйне акрынлап үз теләгәнчә сөйләндерә башлый. Туган-тумачаларың бармы? Бабаң белән никахыгыз теркәлгәнме? Ул пропискадамы, юкмы? Хатынның ачык йөзлелеге, ярдәмчеллеге артында нинди мәкерле уйлар ятканын башына да китермәгән әбекәй барысын да ачыктан-ачык сөйләп бирә: «Балам гына да юк шул, ичмасам. Бәлки, картлык көнемдә чит кешеләр кулына калып, менә шулай интегеп тә ятмас идем...» - ди ул, уфтанып.
Дәваханәдән чыккач та Фәнүзә Резедә әби белән бәйләнешне өзми. Авыруларны карап, «сиделка» булып акча эшләп йөрүче бу хатынның әбекәй яшәгән йортка да юлы еш төшә. Хәлләрен белә, күчтәнәчен кертә.
- Гомерем тулай торакта үтте. Улым өйләнә. Киленне безгә алып кайтса, башымны кая куярга да урын юк. Әгәр фатирын миңа яздырырдай берәр әбекәй булса, билләһи, үз анам кебек кадерләр, тәрбияләр идем үзен, - дип, күз яшьләренә буыла-буыла, эч серләрен ачып салырга да онытмый.
Ярты ел чамасы үткәч, инсульттан соң Петрына тотынып кына йөргән Резедә Хәсәновнаны танышлык белән дәваханәгә урнаштырырга да, әлеге дә баягы, Фәнүзә ярдәм итә. «Изгелекләрең өчен ничекләр генә рәхмәт әйтим икән?!» - дип өзгәләнгән әбекәйне элегрәк: «Миңа Сездән бернәрсә дә кирәкми, барысы да чын күңелдән», - дип ышандырган хатын бу юлы фатир мәсьәләсен күтәрә. Шул вакытта күңелдән чыккан рәхмәт хисләре аңын томалыймы, тулай торак бүлмәсендә иза чиккән бәхетсез хатынны кызгану үзенекен итәме, әллә картлык көннәремдә караучым булыр дип ышанамы - Резедә әби әнисеннән мирас булып калган бер бүлмәле фатирны Фәнүзәгә бүләк итә. Дөресрәге, Фәнүзә йөгерә-йөгерә әзерләгән барлык документларга имза гына куя ул. Петрның ашыкмаска үгетләвенә дә колак салмый.
Ә аннары Резедә әби өчен куркыныч киноларда гына була торган мәхшәр башлана. Фатирга хуҗа булып алган хатын иң элек биредә бернинди дә хокукы булмаган Петрны куып чыгара. Бабай, ахыр чиктә, кызына барып сыена. Тиздән Резедә әбигә дә чират җитә. Фәнүзә улы белән киленен әлеге фатирга кертә. Ә тегеләре карчыкны гомер иткән торагыннан картлар йортына куа башлый. Янәсе, хәзер монда алар хуҗа! Котырынган этләр кебек үзен «талаучы» яшьләрнең кыланышына түзә алмаган Резедә әби көндезләрен - урам буенда, ә төннәрен таныш-белешләрендә кунып йөри башлый.
Кайчандыр үзенеке булган фатирында яшәргә почмак сорап, бик озак суд юлын таптарга туры килә аңа. Торакны кире кайтару инде мөмкин эш түгел икән. Фәнүзә барлык документларны да закон нигезендә эшләгән, аның тарафыннан бернинди дә хокук бозу юк. Шулай да узган елда суд, ниһаять, Резедә Хәсәновнаның гомеренең соңгы минутларына кадәр фатирда яшәргә хокукы бар, дигән карар чыгара.
- Көнне төнгә ялгап заводта эшләгән әнинең тир түгеп алган фатирын ничек шулай җиңел генә бер белмәгән кешегә бүләк иткәнемне үзем дә аңламыйм. Башыма төшкән авыруның да йогынтысы булды бугай. Хәзер нәрсә генә әйтсәң дә, соң инде. Мин бит үз кулларым белән биргән фатирымны кире тартып алырга теләмим, үлгәнче генә тынычлыкта яшисем килә... - ди әбекәй, яшьләренә буылып.
Ит изгелек - көт яманлык, дип, халык белми әйтмәгән шул. Өлкән кешенең ышанычын яулап, аның шәхси милкенә хуҗа булып алган, ә аннары аны гомер иткән торагыннан чыгару өчен барысын да эшләгән хатынның мөселман кешесенә хас булмаган бу начар гамәлләре берничек тә башка сыймый. Моннан бер ел элек йөрәк өянәгеннән дөнья куйган Петрның үлемендә дә шушы күңелсез хәлләрнең эзе бардыр, мөгаен. Шәһәрдә фатирлы булу бәхетенә ирешкән Фәнүзә, карт кешеләрне рәнҗетеп, кан елатып, шушы гаугалы нигездә бәхетле гомер кичерәчәгенә үзе ышанамы икән?!
Резедә әби соңгы сөйләшүдә Фәнүзәнең улы белән килененең янә тулай торакка китүләре, ә хатынның, киресенчә, аның янына күченеп йөрүе хакында әйтте.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: