Шәһри Казан

Казан кайтавазы – Пермьдә. Фаҗигане булдырмый калу мөмкин идеме?

11 майда Казан гимназиясендә Илназ Галәвиев оештырган фаҗига яралары төзәлеп бетмәде әле. Әмма бу дәресне ахырына кадәр үзләштерү дә булмады. Битарафлыкның нәтиҗәсен без 20 сентябрьдә Пермьдә күрдек. Казанда кебек үк, Пермь дәүләт илкүләм тикшеренүләр университетында да ату иртәнге сәгатьләрдә була.

Тимур Бекмансуров кулына автомат тотып, үзе укый торган югары уку йортына килә. Ул юлында очраган бар кешегә ата. Беренче булып сакчыга эләгә.

18 яшьлек егет кулыннан 6 кеше һәлак була. Аларның иң өлкәненә 66 яшь. Маргарита Энгауз оныклары һәм аларның сыйныфташлары белән экскурсиягә барырга җыенган була. Иң яшь корбанга 18 яшь. Вафат булучыларның калганнары да 19-20 яшьлекләр.

Тимурның хаты

Без колпак астында яшибез, дибез. Һәр гамәлебез, кайчагында һәр сүзебез тикшерелеп, хокук саклау органнары, ФСБ һәм башка органнар тарафыннан өйрәнелеп барыла. Инде хәзер көнкүреш техникасын да “жучок”лар белән ясыйлар төсле. Әмма, социаль челтәрдә су буе хат язып калдырган үсмерләргә безнең “спецслужбалар” күз йомганмы? Әллә инде бөтенләй үк психик яктан сәламәт булмаганнарны әзерләүчеләр бармы икән? Ни дисәң дә, Казанда да, Пермьдә дә җинаять берүк төрле сценарий буенча кылына. Холкы йомшаграк кешегә “игътибар” күрсәтеп, бераз җылы сүз әйтсәң, тагын ни кирәк? Синең күзеңә генә карап тора торганга әйләнә. Ә әгәр дә егет боларның барысын да үзе уйлап, үзе генә башкарып чыккан булса, ул чагында тагын да катырак куркыта. Тагын 5-6 елдан алар бит диплом алып, халык белән эшли башлаячак!

Көнен сайлавын әйт әле син аның! Әле ничек 19ы берәр сайлау участогына килеп кермәгән! Кайдадыр кемнеңдер баласы үлеп ятканда, сайлау күзгә күренәме инде!? Кайбер сәяси “бушлыкларны” тутытыр өчен махсус эшләнелгән гамәл төсле...

Тимур бу эшкә берничә ел әзерләнгән. Акчаны да алдан ук җыя башлаган.

“....Бу хакта күптән уйландым. Еллар узды һәм күптәнге хыялымны тормышка ашырырга вакыт җитүен аңладым. 10нчы сыйныф уртасыннан утлы корал алырга акча җыя башладым. Әгәр дә корал ала алмасам, акчаны В 1 категорияле машина йөртү таныклыгына укырга тота идем. Минем өчен моны ничек эшләү мөһим түгел: корал ярдәмендәме, машинамы, әллә бомба һәм пычак беләнме...”

2021 елның март аена ул тиешле сумманы җыеп бетерә. Ә 18 яше тулгач лицензия алу буенча йөри башлый. Егет сүзләренә караганда, ул барлык этапларны да бик җиңел уза. Бу аның бик хәйләкәр һәм бөтенләй дә акылсыз түгел икәнен раслый. Чөнки корал алу өчен әллә ничә йөзләгән сораулы тестлар узарга, кануннарны азмы-күпме белергә кирәк.

“Беренче план буенча һөҗүм урыны булып үзем укыган элеккеге мәктәпне сайладым. Әмма март азагында урынны үзгәртергә булдым. Гомеремнең соңгы 10 минутын үткәрү өчен бу бик үк күңелле урын түгел иде. Балаларга да котылу өчен юллар күп түгел.

...Төрле вариантларны карадым: сәүдә үзәкләрен, хастаханәләр, хәрби хезмәткә чакыру пункты, театрлар, вокзал. Бу объектлар миңа расписаниеләре буенча туры килми иде. Дүшәмбе көн уртасына күп кеше җыелган урын кирәк иде. Шуңа да кайсы ВУЗ мине үзләренә укырга алуын, шул рәвешле үзләренә үлем карары чыгаруын көтә башладым. Май азагында миңа үземне контрольдә тоту кыенлашты. Аралашу даирәмне киметергә туры килде, чөнки аларга начарлык китерермен төсле иде...”

Дөрестән дә, Тимурның әти-әнисе улларының кешеләр белән нык аралашмавын, урамда йөрмәвен, күбрәк компьютерлар белән мавыгуын әйтә.

Улларын алар бәхәскә керми торган, тыныч кеше иде дип сурәтли. Фаҗига буласы көнне дә Тимур иртән әнисен эшкә озата, үзе дәрескә җыенып кала. Ана белән ул арасында мөнәсәбәтләр яхшы булган, араларында талаш-ызгышлар да булмаган.

Реклама

Ата кеше гаиләсе белән яшәмәгән, әмма улы белән һәрдаим шалтыратышып, аралашып торганнар. “Бу хәлләрдән мин үзем дә шок хәлендә. Аңыма килә алмыйм. Нәрсә эшләгән ул...” – ди ата кеше.

Җинаять – айсбергның өске өлеше генә

КФУның Психология һәм мәгьрифәт институтының, педагогик психология кафедрасы ассистенты, психолог Динара Хаматвәлиева Казанда һәм Пермьдә булган хәлләрне чагыштырып, болай диде:

– Бу җинаятьне кылган кешеләр икесе дә 2000 елдан соң туган, алар яңа буын яшьләрнең бер төркемен чагылдыра, дип әйтсәк тә ялгышмабыз. Кызганыч, аларның үсеш, күчеш чоры интернет челтәренен кысасызлыгына, иркенлек вакытына туры килде. Хәзерге вакытта әти-әниләр ничек тә булса балаларның интернетта утыруларын, телефон куллануларын чикләргә өйрәнеп килсәләр, әле 10 ел элек нәрсәнең нәрсә икәнен һәм аның нәрсәгә китереп җиткерәчәген аңламыйлар иде. Һәм менә бу кичәге балалар, үсмерләр хәзер инде корал куллана алырлык балигъ булган кешеләргә әверелде. Мәсьәләне ничек тә хәл итәргә кирәк.

Нигә шундый җинаять кылган кешеләр башка яшьтәшләре өчен үрнәк булып торалар дигән сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Әмма психологиядә “стокгольм синдромы” дигән төшенчә бар. Бу очракта да без берникадәр бу җинаятьчеләрнең адымнарына аңлатма бирдек дисәк тә була (мәсәлән 175нче мәктәптә ут ачкан Илназ Галәвиевны мәктәптә кыерсытканнар, ата-анасыннан аерым яшәгән һәм башкалар). Кайберәүләр хәтта аны кызгана да башлады, бу җинаятьне аклап булмаса да, янәсе ул үзе дә корбан, дип атады, – ди ул.

Психолог фикеренчә, 20-22 яшьләргә кадәр кешенең фикер йөртү тулысынча формалашмаган. Алар үзләренең гамәлләренең нәтиҗәсен күзаллап бетерә алмый.

- Кимсетеләме, әти-әни белән аңлашылмаучанлыкмы, алар өчен бу чишеп булмаслык проблема булып тоела. Суицидлар да шул сәбәпле күп була. Ә бу очракта алар үзләренә начарлык эшләмичә, эчләренә җыелган ачуны бер гөнаһсыз кешеләргә юнәлдерә. Әгәр яшьләр шундый фикергә килгән икән, аны туктатып булмый диярлек. Бу бик озак әзерләнеп, планлаштырылып эшләнелгән эш. Алардагы агрессия үскәннән-үсә барган. Монда психологик ярдәм генә түгел, ә психиатр ярдәме дә кирәк булуы мөмкин. Безнең төрле органнарыбыз авырый һәм бу нормаль күренеш. Баш миендә дә төрле тайпылышлар булырга мөмкин. Бу – бик четерекле мәсьәлә. Күп ата-аны моны таныйсы килми, баласының киләчәгенә психолог яисә психитарга мөрәҗәгать итү начар йогынты ясар дип уйлый, – ди белгеч.

Шуңа да Динара Хаматвәлиева тайпылышлар сизелгән очракта, баланы психологка алып барудан кыенсынмаска киңәш итә. Чөнки психолог авыруны ачыкларга, башка төр белгечләргә юнәлтергә мөмкин.

– Күп психологик авырулар үсмер вакытта барлыкка килә. Әлеге җинаятьләр айсбергның өске өлеше генә. Тамырлары физиологик, биологик, психологик тайпылышлардан башлана, – ди психолог.

“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Пемьдәге хәлләрне ишеткәч, 11 майны кабат кичергәндәй булган. Чөнки 175нче гимназиядә хәзрәтнең балалары да белем ала иде.

– Раббыбыз Аллаһ: “Бу дөньяда мин сезне яраттым, сезнең кайсысы яхшырак изге гамәлләрне кылачак”, – ди. Аллаһы Тәгалә безгә бу дөньяны тикшерер өчен бирде. Ләкин Казанда булган хәлне карасак та, Пермьдәгене дә, аларның (җинаять кылучылар хакында сүз бара – Авт.) язган әйберләрен карасаң, алар да үзенчә изгелек кылам, бу “биомусорны бетерәм” дип бара. Ягъни аның башында шайтан яхшылык белән начарлыкны шул кадәр алмаштырган, ул кешеләрнең иманы юк. Аллаһ бар, Аллаһ күрә, Аллаһ савыбын, гөнаһын бирә. Күп кешеләрдә шуңа ышану, “стержень” юк. Шуңа да ул кешенең башында барысы да әйләнә. Гөнаһ кылып, изгелек кылам, дип уйлый. Төп сәбәп – бу динсезлек. Совет чорыннан соңгы нәтиҗә. Бу егетләр икесе дә мөселман фамилияле егетләр. Икесе дә бер дә мәчеттә булмаган, Аллаһ турында бер дә ишетмәгән. Мондый кайгы-хәсрәт булмасын өчен, балаларыбыз ничә яшьтә булса да, без аларга Аллаһ турында сөйләргә тиеш. Бина салганда да, нигезе юк икән, нинди матур бина булмасын, кеше нинди тыйнак, итагатьле, тәртипле булмасын, нигез, иман булмаса, менә шундый нәрсәгә әйләнергә мөмкин. Конфессиягә карамастан, һәр әти-әни баласына Аллаһ турында сөйләргә тиеш, – дигән фикерен җиткерде Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

Фото: http://tatar-inform.ru 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: