Шәһри Казан

Хатынымның хыянәт итүен телим

Тормышым башкаларныкы кебек түгел. Ә бит барысы да матур гына башланган иде...

Хатыным миннән дүрт яшькә кечерәк. Аның чибәрлеген әйтеп аңлатырлык түгел. Ул буй-сын дисеңме... Бер кашык балга манып йотарлык! 

Без өч ел элек эштә таныштык. Мин инде зур белгеч идем, ә ул безгә эшкә урнашты. Бер күрүдән ошаттым үзен. Үлеп гашыйк булдым. Аның тышкы кыяфәте генә түгел, эчке дөньясы да матур иде. Аңа күз атучылар аз булмады, тик мин барысыннан да җитезрәк булып чыктым. Артыннан озак йөртмәде, тәкъдимемне кабул итте дә өйләнештек.

Шулай итеп, без матур гаилә булып яши башладык. Еш кына чит илләргә йөрдек, дөнья гиздек, ял иттек. Бала турында хыялландык, әмма өлгермәдек. Мин юл һәлакәтенә очрадым, умыртка сөягем сынды. Гомерлеккә инвалид булып калдым. Гәүдәнең аскы өлешен бөтенләй тоймыйм. Инвалид коляскасында хәрәкәт итәм.
Хатыным – таянычым һәрвакыт минем белән булды. Хастаханәдә ятканда да көне-төне саклады, янымнан китмәде. Өйгә кайткач та, гел янәшмдә булды. Эшеннән китмәде, билгеле. Әмма ярты ставкага күчте. Шуңа күрә күп вакытын минем белән үткәрә. Мин дә, аз гына файдам булсын дип, өйдән дизайн-проектлар эшли башладым. Сәнгать мәктәбен тәмамлавымның кирәге чыкты. Кыскасы, ипилек, тозлык булса да акча эшли алам.

Тик чибәр, яшь хатынымның җенси мөнәсәбәтләрсез яшәвенә күңелем әрни. Үземә урын таба алмыйм. Үземне гаепле итеп хис итәм. Аңа бала табырга, бәхетле булырга кирәк. Ул мине – ярым ярты кешене саклап гомерен үткәрә. Бу хакта үзенә күп тапкырлар әйткәнем булды. “Калдыр мине, кияүгә чыгып бәхетле бул”, – дидем. Ләкин ул ишетергә дә теләми.

Реклама

Беркөнне сөяркә табырга тәкъдим иттем. “Йә булмаса, берәрсе белән таныш та, бер-ике көн очраш”, – дидем. Ә ул бу сүзләрем өчен битемә сукты. Аннары кичкә кадәр сөйләшмичә йөрде. Аның кебек чибәр кызга мондый мөнәсәбәттән башка яшәргә ярамый. Ул бит гөл кебек сулачак!

Әлбәттә, мин хатыныма чиксез рәхмәтлемен. Ул, чын мәгънәсендә, изге кеше. Хәзерге заманда хатын-кызлар бөркет сыман таза-сау ирләре өстеннән дә йөри. Ә минеке андый түгел, ул тугры, артыгы белән яхшы шул ул. Мин аны өзелеп яратам. Хәтта хәзер дә күземә яшьләр килә...

Әгәр хатынымның очрашып йөргән кешесе булса, мин моңа сөенәчәкмен. Ничек кенә авыр булса да... Әгәр миннән китәргә теләми икән, китмәсен, яшәсен. Тик аның баласыз калуын да теләмим. Моны үзенә ничек аңлатырга? Мин аны балалы да, бәхетле дә итә алмаячакмын...

Тимур М.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 19 октябрь 2021 - 08:28
    Без имени
    Именно хыянать итеп кенә бала табарга мени.эко бар.
  • 16 октябрь 2021 - 14:35
    Без имени
    Можно же на ЭКО идти вам