Шәһри Казан

Кызымны ничек туктатырга?

Чарасызлыктан сезгә язам, хөрмәтле “Шәһри Казан” редакциясе. Бәлки газета укучылар арасында миңа киңәш бирүче табылыр.

Башка түзәр сабырлыгым калмады. Кызым бер тәртипсез егеткә гашыйк булды. Алар безнең бистәгә Себердән күченеп кайтты. Гаиләләре белән эчәләр.

Һич уйламаганда, кызым Ирек исемле бу егет белән танышып, очраша башлады. Минем үгетләүләргә дә, әтисенең сүзенә дә колак салмый. Имеш, бер-берсен яраталар. Көз башында Ирек егетләр белән сугышып, төрмәгә эләкте. Бер адәмне бик каты кыйнаган бу. Аның моңа кадәр дә төрмәдә утырып чыкканы булган икән инде. Бу юлы өч елга ябып куйдылар.

Инде кызым котылды бу афәттән, дип җиңел сулап куйган идем. Юк шул. Кызым сихерләнгән кебек. “Ирекне көтәм, аннан башка яши алмыйм”, – ди. Янына да барып кайта. Очрашу өчен аерым бүлмә бирәләр икән. Балага узмаса ярар иде, дип телим. Төннәрен йоклый алмыйм, тамактан ризык үтми. Нишләтергә бу баланы? Төрмәгә эзен ничек суытырга? Зинһар, киңәш бирегез миңа!

Реклама

Фото: pixabay.com

Диләрә М.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 16 апрель 2021 - 17:50
    Без имени
    Ошкертеп карагыз, фотосын алып барып та ошкерэлэр
  • 10 декабрь 2020 - 21:17
    Без имени
    Алла тэгалэдэн сорап яхшылыкка гына ометлэнергэ кирәк инде апа. Яшь чак жулэр чак дип юкка гына эйтмэгэннэр 🤲
  • 10 декабрь 2020 - 15:28
    Без имени
    Ул кадэр хафаланмагыз.3 ел бик зур вакыт ул мэхэббэттэ хэзерге яшьлэр очен ,аларга бит здесь и сейчас кирэк,кызыгыз да з ел эчэндэ акыл туплар ,доньяга башкачарак карый башлар. Сез ана басым ясамагыз,гел эйтеп торгач кирелэнэдер