Шәһри Казан

Әти белән әнине туйга чакырсам, мәртәбәле кунаклар алдында хурлыкка калыр идем...

...Кадрия белән без беренче сыйныфтан ук дус. Бер бистәдә үстек. Һәрчак бергә булдык. Мәктәптән соң югары уку йортына укырга кердек. Булачак икътисадчылар. Кадрия гаиләсен дә яхшы беләм. Кадриядән унбиш яшькә өлкәнрәк Сания исемле апасы бар. Финляндиядә яши, Россиягә сирәк кайта.

Сеңлесенә туй бүләге итеп акча җибәргән, туйга кайтмаган. Әмма сүз бу турыда түгел, ә Кадриянең гаиләсе турында. Кадриянең әтисе Минсәгыйрь абый – шәп кеше. Яхшы күңелле, ярдәмчел. Балаларны бик ярата. Без кечкенә чакта ул һәрвакыт безнең белән иде. Әти-әниләребез безне җәй көне буага су коенырга җибәрмәде. Чөнки бер көтү баланы ничек берүзләрен чыгарып җибәрәсең, ди. Безгә һәрвакыт Минсәгыйрь абый ярдәмгә килде. Барыбызны җыя да, буага алып китә. Без коенабыз, ә ул яр буенда безнең куркынычсызлыкны кайгыртып утыра һәм тирәнгәрәк кермәсеннәр, дип күзәтә.

Аннары барыбызны җыя да, тезеп куя, саный һәм команда бирә: «Әйдәгез, дускайлар, марш! Өйләрегезгә!» Без, бер төркем балалар, аны үлеп яраттык. Ул безне җиләк һәм гөмбәләр җыярга алып бара, кыш көне боз тавын катырырга булыша. Кыскасы, чын дустыбыз иде. Без аның кайвакыт тотлыгуын да сизмәдек. Һәм беркем дә аны моның өчен үчекләмәде. Минсәгыйрь абый гомере буе урманчы булып эшләде һәм бүген дә урманда эшли. Урманда һәр чыршыны, һәр усакны белә. Менә шундый ул Кадриянең әтисе.

Кадриянең әнисе Рәйсә апа – шулай ук бик яхшы хатын. Яхшы күңелле һәм ярдәмчел. Хат ташучы булып эшли. Көн саен күрше авылга почта бүлегенә йөри. Барлык пенсионерлар да аны чын күңеленнән ярата, үз итә. Алар өчен ул сердәшче, киңәшче дә, бердәнбер яңалык чыганагы да. Пенсия дә алып килә, шунда ук коммуналь хезмәтләр өчен түлисең. Беркайчан да беркемне дә кире какмый, кайчан гына килсәң дә, өенә алып кереп чәй эчертеп чыгара. Искиткеч хатын. Кадриянеке кебек әти-әни турында кайберәүләр хыяллана гына. Ә Кадрияне аларның ничек яратканнарын белсәгез сез – бу аерым сөйләрлек тарих.
Кадрия – соң туган бала. Аның әти-әнисе кече кызларын бик нык яратып үстерделәр, аның өчен барысын да эшләргә әзерләр. Үзләре кием, башкалардан баш тартырлар, бары Кадрия генә бәхетле булсын. Ни сораса, шуны сатып алалар, кызларының теләге алар өчен закон иде.

Кадрия моны яхшы белеп, әти-әнисенең мәхәббәтеннән тулысынча файдаланды. Ул һәрвакыт иң яхшы күлмәк һәм туфли кия, иң яхшы телефон да аңарда. Хәзер апасы да аңа булыша. Укуы өчен акча җибәрә. Мөгаен, берәрсе минем турында көнләшәдер бу, дип әйтер. Юк, тамчы да көнләшмим. Байлык турында сөйләргә теләмим, игьтибарны тормышның әхлакый ягына юнәлтәсем килә...

Шулай итеп, туй турында. Мине шаккатырганы шунда булды. Кадрия бишенче буын интеллигентка, деканның оныгына кияүгә чыкты. Егет – шәп кияү. Кадрия әйтүенчә, улларының гади авыл кызына өйләнүенә әти-әнисе каршы төшкән. Ләкин Кадриягә башы-аягы белән гашыйк булган егет үз сүзендә нык торган. Аны үгетләп тә караганнар, сүккәннәр дә, ләкин ул беркемне тыңламаган: йә Кадрия, йә мин өйдән чыгып китәм һәм башка мине күрмәячәксез, дип кырт кискән. Кыскасы, бу тарткалашуда кияү җиңеп чыккан.

Менә туй да булды. Яшьләрне исәпкә алмаганда, бу туй түгел, ә ниндидер консилиум яки фәнни совет утырышын хәтерләтте. Чакырылганнарның күпчелеге – профессорлар һәм университет укытучылары. Ләкин... Күз алдына китерәсезме, Кадрия әти-әнисен туйга чакырмаган. Аңардан: “Кадрия, Минсәгыйрь абый белән Рәйсә апа кайда соң?” – дип сорадым. Беләсезме, ул миңа нәрсә дип җавап бирде? “Алар булмаячак”, – диде коры гына. Башта ышанмадым, шаярта дип уйладым. Ә ЗАГСта теркәлү үткәннән соң, шаяртмаганын аңладым.

Реклама

Ресторанда аның әти-әнисе урыннарында – кәләшнең туганнан туган апасы Гәүһәр апа һәм аның ире Дамир абый утыра. Икесе дә ниндидер төзелеш фирмасында җитәкче урында эшли. Билгеле инде, теге интеллигентлар янында югалып кала торганнардан түгел. Туйның рәсми өлеше тәмамлангач, кәләшнең әти-әнисе ни өчен юклыгын белдем. Кадрия чакырмаган икән. Тантаналы рәвештә туй булмаячак, кияү белән икәү генә барып язылышачакбыз, дип әти-әнисен алдаган.
– Кадрия, мондый гамәл синең тарафтан шәфкатьсезлек үрнәге. Алар бит сине бик ярата. Сине менә шундый вакытта күрер өчен, яныңда булу өчен күпме хыяллангандыр алар, – дим.

Моңа ул тыныч кына:
– Аларны чакырсам, шундый мәртәбәле кунаклар алдында хурлыкка калыр идем. Үзләрен тота белмиләр, авызларын шапылдатып ашыйлар, әти тотлыга, сүз ясап сөйләшә белми. Алар бу профессорлар янында бер чебеш кенә бит. Син үзеңне минем урыныма куеп кара, – дип җавап бирде.

Дәшмәдем, тыныч кына бу туйдан чыгып киттем. Минсәгыйрь абый, Рәйсә апа, гафу итегез безне, зинһар...

Ләйсән Таһирова

Фото: https://pixabay.com/ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: