Шәһри Казан

“Әйдә, кайтасың! Мин кызымны исерек ирдән кыйналып яшәр өчен үстермәдем! Җыен!”

Җир йөзенең барлык каралыкларын, ямьсезлекләрен күмеп ап-ак кар явып узган. Итекләр белән йомшак мамык өстенә баскан кебек, җиңел, рәхәт. Шул рәхәтлектән ямь табып, елмаеп эшенә таба атлый иде Алимә. Урам тулы кеше – кайсы кая ашыга. Кеше басмаган ап-ак саф кар өстеннән атлыйсы килеп, кибет артыннан юлны кистереп чыгарга уйлады хатын.

Шулай елмаеп барганда, кибет артында яткан бер кеше гәүдәсен күреп алды. Йа Аллам, әллә үлгән инде?! Шәфкать туташы булып эшләгән Алимәнең кешеләргә ярдәм итү хисе канына сеңгән. Бәлки коткару мөмкиндер, йөрәк өянәге булып ятмасын, дип, аның янына йөгерде ул.

Якынрак килеп караса, үз күзләренә үзе ышанмады: бу – ул иде! Кайчандыр аның төн йокыларын качырган, җаны-тәне белән яраткан, тормыш иптәше итеп сайлаган көчле зат, балаларының әтисе – Рәмис иде! Йөрәк өянәге дә түгел, үлмәгән дә – ир-ат үзен үзе белештермәс дәрәҗәдә исерек...

Рәмис – күрше авылның иң гайрәтле, иң чибәр, иң күркәм егетләренең берсе. Кызлар аны төшләрендә күреп саташа, өннәрендә янәшә күрергә теләп хыялланалар. Атлетларныкы кебек төз гәүдәсе, кара кашлары, янып торган кара-коңгырт күзләре, дулкынланып торган чәчләре, кабарынкы иреннәре теләсә-кайсы хатын-кызның аңын җуйдырырлык, таң калдырырлык серлелеккә ия, тавышлары сихри бер моң гүя. Һәр хәлдә, Алимәгә шулай тоела. 

Менә шул гайрәтле, чибәр егет меңнәр арасыннан Алимәне сайлап алды. Ул кич бүгенгедәй күз алдында Алимәнең. Бер төркем егетләр алар авылына клубка килде. Мәдәният йорты идәннәреннән утлар чәчрәтеп биегән кызларны читтән генә күзәтеп торган егетләр клуб ишеге бикләнүгә, һәркайсы үзенең күңеленә хуш килгән кызны озата кайтты. Рәмис Алимәне сайлады. Ягымлы итеп кенә: “Матур кыз, сезне озатырга мөмкинме?” – дип сорагач, Алимә шатлыгыннан күккә очардай булып, йөрәге менә-менә күкрәк түреннән сикереп чыгар төсле тоелса да, бик тыйнак кына: “Озатып карагыз соң инде”, дип җаваплады. Һәм шушы кичтән соң алар һәр кичне күрешер булдылар – сөйләшеп сүзләре бетмәде, күзгә-күз карашып та бәхетле иде әлеге пар. Мәктәптән соң Алимә калада шәфкать туташы белгечлегенә укыса, Рәмис район үзәгендә механизатор һөнәрен алды. Укуларын тәмамлауга гөрләтеп туй иттеләр. Шулай итеп, Рәмиснең әти-әнисе белән бергә төп йортта яшәп киттеләр. 

Киноларда, гадәттә, вакыйгалар төп каһарманнарның кавышуы белән тәмамлана. Әмма тормышта бөтенләй башкача шул: кавышканнан соң чын тормыш башлана гына әле. 

Очрашып йөргән вакытта кешенең иң матур сыйфатлары гына күзгә күренә, ә бергә яши башлагач, аның асылы ачыла башлый, якыннары, туганнары белән үз-үзен тотышы, хезмәткә мөнәсәбәте, гаилә кыйммәтләрен санлавы-санламавы – барысы да тормыш йөгенең авырлыгы-җиңеллеген билгеләүдә зур урын алып тора. 

Реклама

Рәмиснең әтисе гомер буе шабашкада йөреп, башын югалтып эчә торган кеше икәнен ишетеп белә иде инде Алимә. “Мин каенатага кияүгә чыкмыйм ла”, – дип фикер йөртте ул. Әмма алма агачыннан ерак төшми дип борынгылар сүз юктан сүз булсын өчен генә әйтмәгәннәр икән шул. Атасына ияреп читкә шабашкага йөргән Рәмис тә бу начар гадәткә ияләнеп китте. Башта әз-әзләп салыштырып ала торган булса, тора-бара тәмам аракы колына әйләнде. Дөрес, бүтән бер тамчы да йотмыйм дип антлар эчкән вакытлары да еш була иде, әмма ул антлары тукран тәүбәсе генә булып калып, яңадан башын ташлап эчәргә тотына иде ул. 

Каенана исән вакытта әле җиңелрәк иде: балаларны да карашты, хуҗалыктагы эшләрне бергәләп башкардылар. Эшкә нык иде мәрхүмә. Иренең исереклеген, өйдә тавыш чыгаруын, еш кына кул күтәрүен дә гомер буе җилкәсендә күтәргән каенанасының гомере озын булмады. Шул югалтудан соң өйдә бөтенләй сан калмады Алимәгә. Үз ире генә түгел, каенатасыннан да эләгә башлады хатынга. Ашатып-эчертеп, пычрак киемнәрен юып-үтүкләп, тазартып, хуҗалыкны гөл итеп тоткан хатынны чын-чынлап кыерсыта башладылар. Бөтен борчуларын, газапларын, кыерсытуларын бик озак үз эчендә саклап, берәүгә дә сөйләмәде Алимә. Әмма бер юлы үзәктән кайтышлый әти-әнисе аларга да сугылгач, хисләре ярларыннан ташыды – барысын да сөйләп бирде. “Әйдә, кайтасың! Мин кызымны кыерсытылып яшәр өчен үстермәдем! Җыен!” – диде дә әтисе, ике баласы белән Алимәне алып кайтып китте. 

Юньле ирдән хатын-кыз билгесезлеккә чыгып качмый, бигрәк тә кечкенә балалар булса. Икенче сабые белән декрет ялында иде әле Алимә, шуңа карамастан район үзәгендәге хастаханәгә эшкә чыкты. Балаларын башта әти-әнисе карашты, тора-бара аларны бакчага урнаштырды, кечкенә генә бер бүлмәле фатир сатып алды, үзе тынычланып калды, матурланып китте. Ир юллап йөрмәде, ике баласы – ике канаты иде аның өчен. Куанычы да, шатлыклары да алар булды, гомерен шуларга багышлады. Хәзер инде тормышы шактый җиңелләште, балалары да мәктәптә укып йөриләр, йөзенә кызыллык китергәннәре юк.

Тормышын шул рәвешле көйләп, үз-үзе һәм тирә як белән гармониядә яшәп яткан бер көнне ул шушы исерек иренә тап булды һәм хатирәләре яңарды Алимәнең. Чын-чынлап кызганды хатын Рәмисне. Әмма үзе теләп упкынга тәгәрәгән ир затына берничек тә ярдәм итә алмый иде инде ул. Шулай да кайчандыр үлеп яраткан кешесен салкын кар өстендә дә калдырып китә алмады – машина чакыртып, айныткычка озатты.

Ландыш Тимерова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: