16+

«8 ай минем күз яшьләрем сеңгән кәгазьдә фронт хатлары»

25 февраля 2025, 13:39
755
0
0
Уку өчен 3 минут

Аксубай районыннан офицер хатыны махсус хәрби операция башлануның өченче елында иренә хат язган

«8 ай минем күз яшьләрем сеңгән кәгазьдә фронт хатлары»

Аксубай районыннан офицер хатыны махсус хәрби операция башлануның өченче елында иренә хат язган

2022 елның 24 февралендә махсус хәрби операция башланды.

Аксубай районыннан офицер хатыны МХО башлануның өченче елында иренә хат язган

Безнең дәүләтне юк итәргә теләүче дошманнарның сценарие тормышка ашмады. Россия безнең яклаучыларыбыз, халкыбыз белән көчле. Россиялеләрдә ватанпәрвәрлек хисе ана сөте белән тәрбияләнә. Безне сындыра да, җиңә дә алмыйсың! Чөнки Россия солдатларының һәм офицерларының сугышчан рухы нык. Бүген махсус операциядә катнашып, 185 аксубайлы дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда тора. Ә алар артында – әниләр, әтиләр, хатыннар, балалар, волонтерлар һәм район халкы йөзендә шундый ук ышанычлы, ныклы тыл. Без бергә, иңгә-иң куеп бердәм булганда – без җиңелмәс! Без барыбыз да көтәбез, ышанабыз, өметләнәбез, дога укыйбыз!

«Ватанны саклаучылар» фондының Аксубай районындагы филиалы җитәкчесе Татьяна Крайнова үзенең офицер иренә язган хатында – рус хатын-кызының авыртуы, мәхәббәте, холкы һәм шуның белән бергә – үзенең яклаучысы өчен горурлык хисләре тасвирланган.

Аны оригиналда тәкъдим итәбез:

3 ел...

Минем кадерлем Егор Николаевич.

Өч ел элек безнең тормышка сугыш атлап керде.

Ул чагында, 2022 елның 24 февралендә, без моның безнең белән булачагын уйлый да алмадык.

Син чираттагы командировкага киттең, ә мин – авырлы, кулымда 10 айлык һәм янәшәмдә 5 яшьлек сабыйлар – йоклап киткәнмен, хәтта юлга ризык та җыя алмадым...

Син берцыда, бушлатта, бүректә кердең, йоклап ятканымны күрдең һәм кәефсез генә...

Ну... Алайса, мин киттем! – дидең.

Икенче тапкыр без 8 айдан күрештек.

8 ай бер минутлык шалтыратулар.

8 ай минем күз яшьләрем сеңгән кәгазьдә фронт хатлары.

8 ай көтү, сагыш, курку тулы йокысыз төннәр.

……Сугыш башланганнан соң беренче ялга кайткан көнне улың туды.

Мондый хәлләрнең безнең белән булачагын кем белгән?

Хәзер безнең тормыш – шалтыратудан-шалтыратуга, очрашудан-очрашуга кадәр.

Мин сине көтәргә өйрәндем.

Бөтен ил яңадан «Җиңү» дип кычкырган көнгә кадәр көтәчәкмен.

Аксубай
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading