16+

Җәй җитте: бакча белән кануннар турында да белеп торыгыз

23 мая 2025, 11:26
384
0
0
Уку өчен 3 минут

Адвокат Марат Гайнуллин ачыклык кертә.

Җәй җитте: бакча белән кануннар турында да белеп торыгыз

Адвокат Марат Гайнуллин ачыклык кертә.

2025 елдан фундаменты булган теплицаны теркәмәгән өчен дача кишәрлекләре милекчеләренә штраф салыну ихтималы бар. Әгәр дача участогында Росреестрда теркәлмәгән фундаментлы корылма тора икән, бу аның хуҗасының кесәсенә сугарга мөмкин. Санкция күләме түләнергә тиешле салым суммасының 20 процентына тигез. Штрафтан тыш, салымны милекче үзе дә түләргә тиеш була. Шул ук вакытта әгәр хуҗа бинаны рәсмиләштерүдән баш тартса яки теркәлү турындагы таләпләрне игътибарсыз калдырса, төзелгән корылманы сүтергә мөмкиннәр.

Шундый төр таләпләргә фундаменты булган мунчалар, сарайлар, хуҗалык блоклары һәм башка корылмалар керә. Теплицаларны да капиталь корылмалар дип танырга мөмкиннәр.

Әгәр конструкция фундаментка куелган, стационар су сибү, җылыту, яктырту системалары белән җиһазландырылган, шулай ук җиргә казылып куелган булса, аны теркәлергә тиешле объектлар исемлегенә кертергә мөмкиннәр.
Мондый теплица өчен штрафлар башка капиталь корылмалар өчен булган кебек булачак. Дугалы яки металл каркастагы, фундаментсыз һәм коммуникацияләрсез җиңел сүтелә торган теплицалар теркәлүне таләп итми.
***
Дача участокларында кайбер үсемлекләр һәм гөмбәләр үсеп утыруы җинаять җәзасына сәбәп булырга мөмкин. Тыелган үсемлекләр яки гөмбәләр бакча участогында зур яки аеруча зур күләмдә табылса, аеруча каты җәза күздә тотыла. Тыелган үсемлекләргә банистериопсис каапи, гармала, зәңгәр лотос, күрәзәчеләр шалфее, кокаин куагы, кат, өч төсле ипомея, наркотик матдәләр булган мәк сортларының кайберләре, Гавай Розасы һәм Мимоза хостилис керә. Аларны зур күләмдә үрчеткән өчен 300 мең сумга кадәр штраф, мәҗбүри эшләр, ә аерым очракларда — сигез елга кадәр иректән мәхрүм итү яный ала. 

Мәк еш кына тыелган үсемлекләр белән бер рәттә йөрсә дә, чынлыкта аның хөкүмәтнең 2010 елның 27 ноябрендәге 934 номерлы карары исемлегенә кертелгән аерым төрләрен генә үстерергә ярамый. Башкаларын декоратив яки хәтта кулинария максатларында кыю үрчетерергә мөмкин
Бакча һәм дача участокларында гөмбәләр утырту елдан-ел популярлаша бара. Әмма алар турында сөйләгәндә, шуны истә тотарга кирәк, алда телгә алынган карар нигезендә, псилоцибин яки псилоцин булган теләсә нинди төр гөмбә үстерү тыела. Тыелган гөмбәләрнең кайбер төрләре: панзолус, гимнопилус, коноцибе, туры аяклы псилоциблар, ярымланцетлы псилоциблар, зәңгәр аяклы плютий һәм Таллы плютий. Әгәр тыелган үсемлекләр һәм гөмбәләрнең аеруча зур күләмдә булуы ачыкланса, гаепле зат ике елга кадәр иректән мәхрүм ителәчәк.
***
Пикник вакытында хәмерле эчемлекләр эчү, тынлык режимын һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу штраф белән яный.
Шәһәрдә яки бакчачылык территориясендә ял итүчеләр өчен билгеле бер вакыттан соң тынлык режимын бозган өчен 1 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф яный. Бер искәрмә бар, бу төбәккә бәйле рәвештә салына. Әгәр гражданин урманда пикник оештырырга уйлый икән, утны яшь ылыслы урманнарда, элек янгын булган урыннарда, урманның зарарланган участокларында, торф сазлыкларында, агачлар астында һәм коры ботаклар күп булган яки киселгән агач калдыклары җыелмаган урыннарда кабызырга ярамый.

Янгын куркынычсызлыгын бозучылар өчен 5-15 мең сум штраф каралган, ә махсус янгынга каршы режим шартларында аның күләме 10-20 мең сум.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading