16+

Җәмгыять үсешендә яшьләрнең тәкъдимнәре һәм башлангычлары игътибарга лаек

16 мая 2025, 15:38
424
0
1
Уку өчен 3 минут

Казанда 16 майда “Россия – Ислам дөньясы:KazanForum” XVIнчы халыкара икътисад форумы кысаларында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы булды.

Җәмгыять үсешендә яшьләрнең тәкъдимнәре һәм башлангычлары игътибарга лаек

Казанда 16 майда “Россия – Ислам дөньясы:KazanForum” XVIнчы халыкара икътисад форумы кысаларында “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме утырышы булды.

Аның эшендә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим, Россия Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары, Россия Президенты каршындагы халыкара мөнәсәбәтләр буенча совет президиумы рәисе Магомедсәлам Магомедов, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы Генераль секретаре урынбасары Текая Могамедсәлах катнашты.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның изге Коръәнне укуы белән ачылды әлеге утырыш. Көн тәртибенә төп тема итеп Россиядә һәм ислам дөньясы илләрендә яшьләр сәясәте куелды. Россия Президенты Владимир Путинның сәламләү хатын Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин җиткерде. “Безнең күп милләтле илебез йөз еллар дәвамында ислам дөньясы илләре белән киң хезмәттәшлеккә ачык булды. Халыкара хәл катлаулы булса да, без икътисади, фәнни, мәгариф, гуманитар, төбәкара мөнәсәбәтләрне уңышлы дәвам итәбез. Татарстан – Россия Федерациясе төбәкләренең берсе буларак, мондый нәтиҗәле мөнәсәбәтләрне актив гамәлгә ашыра”, – дип язылган Россия Президенты хатында.

– Стратегик төркемнең дөньяга Россиянең тәгаен карашын җиткерүе аеруча әһәмиятле. Безнең ил һәрвакыт халыкларның бердәмлеге, үзара хөрмәт, тыныч үсеш тарафдары булды, – диде Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов утырышта катнашучы илләр вәкилләрен җылы сәламләде, Россия Президенты Владимир Путинның “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме эшчәнлегенә теләктәшлектә булуын искәртте.

– Ислам дөньясы халкының 70 процентын яшьләр тәшкил итә. Үсеп килүче буынга үз тарихына һәм мәдәниятенә сак караш тәрбияләү – безнең бурыч. Илебезнең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар булып узды. Безнең бабаларыбыз тарихтагы иң канкойгыч сугышта яулаган тынычлыкның югары кыйммәтен яшьләрнең аңлавы бик мөһим. Тарихны белү һәм хөрмәтләү ватанпәрвәрлекне һәм киләчәккә җаваплылыкны формалаштыра. Россиядә традицион кыйммәтләр нигезендә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бөтен шартлар тудырыла. Шушы максаттан 3 ел элек “Беренчеләр хәрәкәте” балалар һәм яшьләр Бөтенроссия хәрәкәте оештырылды. Аның күзәтчелек советын Россия Президенты Владимир Путин җитәкли. Татарстанда балалар белән эшләү балалар бакчасыннан ук алып барыла. “Сәләт” төбәк иҗтимагый берләшмәсе, “Йолдызлык – Созвездие”, Яшь дипломатлар академиясе, Студентларның төзелеш отрядлары актив эшчәнлек үткәрә. Казанда узган БРИКС саммитыннан соң уннарча ил БРИКС дәүләтләре-хезмәттәшләре статусы алды. Казан 2026 елда ислам дөньясының мәдәният башкаласы дип игълан ителде, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Моның өчен ислам илләренә рәхмәт әйтте.

Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим:”Яшьләр сәясәте мөһим. “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме эшчәнлегендә яшьләрнең катнашуын хуплыйбыз. Яшьләрнең тәкъдимнәре һәм башлангычлары игътибарга лаек”, – диде.

Утырышта чыгыш ясаган Россиянең хакимият органнарының һәм чит илләрнең, шулай ук халыкара яшьләр оешмаларының вәкилләре,  мөселман һәм православие дин әһелләре дә яшьләр белән эшләүнең мөһимлеген искәрттеләр.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча “Россия – Ислам дөньясы” стратегик караш төркемен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading