Без аның белән “Әниләр марафоны” кысаларында таныштык.
Бүләкләү тантанасында бер-ике сүз генә алыштык та, аралашуыбыз Вконтактега күчте, аннан, араларны тагы да якынайтып, телефон номерлары белән алмашынып, аралашуны ватсапта дәвам иттек. Йөзләреннән нурлар балкып торучы гади, шул ук вакытта серлелеге белән үзенә җәлеп иткән әлеге ханымның иң элек исеменә игътибар иттем мин. Гөлзәминә! Шәхсән минем әлеге исемне беренче тапкыр ишетүем иде.
Гөлзәминә Габдрахманова кебекләр хакында исеменә җисеме туры килгән, диләр. Язмам героеның исеме генә түгел, каләме дә, күңеле дә, башкарган эшләре дә күркәм. Илһамы килгәндә үз укучыларын матур, ихлас язмалары белән таң калдыручы гына түгел әле ул Гөлзәминә ханым, нәфис куллары белән матурлык тудыручы да, шул гүзәллек белән күзләрне иркәләп кенә калмыйча, күпләрнең күңелләрен сөенеч хисләре белән тулыландыручы да.
Әти-әнисенең төпчек кызлары, абый-апаларының иркә сеңелләре булып, Балтач районы Көшкәтбаш авылында дөньяга килгән Гөлзәминә үзенең иркә, үзсүзле бала булып үсүен яшерми. Хәер, бер абыйсы һәм өч апасына бер генә булган кызчыкның шундый булуы гаҗәп тә түгел.
– Хәтерлим әле, алты-җиде яшьләрдә әти-әнинең уртасына кереп ятып йоклый идем. Әнием, чәчемнән сыйпый-сыйпый, үзе чыгарган әкиятләр сөйли иде. Ул әкиятләрне безнең улларыбыз да тыңлап үсте әле. Көшкәтбаш әби әкиятләре, дип атала алар, – дип, күңелендә балачак хатирәләрен яңартып ала үзе.
Әнисенең әкиятләрендә үскән Гөлзәминә үзенең Вконтакте социаль челтәрендәге битенә кечкенә генә язманы да шундый тәмле итеп язып элә, үзеннән-үзе кәефләр күтәрелеп китә. Телгә осталык әлеге дә баягы шул әкиятләрне бәян итүче Көшкәтбаш әбидән килгәндер.
Һәр нәрсәдә матурлык күрергә өйрәнгән Гөлзәминә гөлләр ярата! Аның гөлләре дә үзгә: үзе әйтмешли, яфраклары коелмый, кояшта көйми, салкында өшеми торган... Инде шактый еллар ясалма гөлләр ясый ул. Күзләр камашырлык, һәркем таң калырлык чәчкәләр. Кулларыннан гөлләр тама, дигән әйтем Гөлзәминә кебекләргә карата әйтеләдер. Берсеннән-берсе затлы гөлләрне үз сәхифәсендә зәмзәм чәчәкләре хештегы белән тәкъдим итә ул.
– Ә нигә зәмзәм чәчәкләре? – дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. Баксаң, якыннары яратып Зәмзәм дип дәшә икән аңа. Чәчкәләрнең гомуми атамасы да шул сәбәпле барлыкка килгән.
Чәчәкләр өчен чималны, гадәттә, интернет кибетләрдән кайтарта Гөлзәминә. “Бер чәчәкне ясау өчен төрлечә вакыт сарыф ителә”, – дип ул. Анысы кәефкә караптыр инде! Чәчәкләрне ясау өчен илһам булудан тыш, күңел биреп, яратып башкару да мөһим. Гөлзәминә нәкъ шулай эшли дә.
– Миңа кызыл яран гөлен ясарга кушалар икән, бер тотынгач, агын да, алын да ясарга тырышам. Башка төстән ничегрәк килеп чыгар икән, дигән кызыксыну уяна, – дип сөйли ул үзе бу хакта.
Әлеге матурлыкны сораучысы булганда, сөенә-сөенә ясый. Чәчәкләрне урнаштыру хәстәре дә хәл ителгән. Дүрт ел очрашып йөреп, авырлыкларны да, җиңеллекләрне дә бергә бүлешеп, инде менә егерме бер ел иңне-иңгә куеп яшәүче Рүзәле янәшәсендә булганда, башкача булуы да мөмкин түгел.
– Минем Рүзәлем – иң әйбәт әти, иң әйбәт ир. Шулай булмаса, аның белән бер түбә астында егерме бер ел яши алыр идем микән? Начар ирдән алма кебек Дилүсем белән Даниязымны тапкан булыр идем микән? Улларым шундый татлы, шундый тәмле булырлар идеме икән? – дип Рүзәле тарафына матур сүзләр дә яудырып ала Гөлзәминә.
Зәмзәм, Бантик апай, хыялый Зәмзәм – болар барысы да Гөлзәминәгә тагылган кушаматлар. Төрле-төрле матур тасмалардан ясалган бантикларын алырга килгән балалар көннәрдән бер көнне “Бантик апай” дип дәшә башлыйлар аңа. Балалар өчен һич көтмәгәндә Бантик апайга әйләнә дә куя Гөлзәминә. Иңнәренә төшкән кайгыдан сынмыйча, сабыр булып калу өчен генә башланган мавыгуы бик күпләрнең күңеленә хуш килеп, бәхет өләшүче, табыш китерүче шөгыльгә әверелә.
2013 елда туырына бер-ике атна гына калган баласын югалта Гөлзәминә. Ике малайдан соң көтеп алынган кызчыгын. Кайгыдан телгәләнгән бәгырьне көйдереп, тәрәзәдән генә зират күренеп тора ичмасам. Өйдә ялгызы гына калган чакта көннәрен елап, зират ягына карап, кызчыгы белән сөйләшеп уздыра Гөлзәминә. Алай ярамаганлыгын да белә югыйсә. Тик, нарасыен кулларына менә алам, дип торган анага җимерелгән хыял белән килешүе җиңелләрдән бирелми.
– Бер көнне төш күрәм. Учыма шундый матур күбәләк килеп кунды. Үптем, яраттым аны. Шуннан ул күбәләк очып китте, – дип, йөрәк яраларына кагылып уза Гөлзәминә.
Шул көннән соң, үзен кулга алып, догалар өйрәнә, бәйли, чигә, тегә... Шул чакта үзлегеннән ясарга өйрәнә дә инде ул аллы-гөлле бантикларны. Баштарак, “Эх, кызым исән булса...” дигән уйлар белән, күз яшьләре аша ясый ул аларны.
“Ә хәзер балалар бакчасы, мәктәптә, урамда минем кулларым белән ясалган бантикларны таккан кызларны күрсәм, сабый баладай сөенәм”, – ди.
Бүгенгесе көндә тирә-юньдәгеләрне күз явын алырлык зәмзәм чәчәкләре белән сөендереп, мең рәхмәт ишетеп, Балтач районы Түнтәр авылында яшәп ята Бантик апай.
Әйтәм бит, һәрбер нәрсәдә матурлык күрә белгән кеше генә шундый гүзәллекне тудырып, башкаларны да сөендереп яши алу сәләтенә ия була ала торгандыр ул. Нәкъ тә менә Гөлзәминә кебек!
Гүзәл Хәбибуллина
Рәсемнәрдә: Гөлзәминә Габдрахманова һәм аның кул эшләнмәләре.






Комментарийлар