16+

Батырларның даны мәңгелек

25 февраля 2025, 16:51
1009
0
2
Уку өчен 4 минут

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә илебездә 2025 ел – Ватанны саклаучы елы.

Батырларның даны мәңгелек

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указы нигезендә илебездә 2025 ел – Ватанны саклаучы елы.

Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстанда “Ватанны саклаучы елы” шигарендә нинди эшләр башкарылачагы турында хәбәр ителде.

Ветеран үрнәге – ватанпәрвәрлек
– Ватанны саклаучы елы белән Җиңүгә – 80 ел тулуга багышланган чаралар бер-берсен тулыландырып, бөтен республика буенча алып барылачак. Алар барлык яшьтәгеләрне колачлаячак. Чаралар гамәлгә ашырыла инде. Татарстанда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медален тапшыруга керешелде, бу эш 1 апрельгә тәмамланачак. Россия Президенты күрсәтмәсе буенча Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Мактаулы гражданин” исеме бирелә. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү бик әһәмиятле. Бу чараларга хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар җәлеп ителәчәк. Тыныч тормышыбыз белән без ветераннарга һәм бүгенге хәрбиләргә бурычлы, – диде Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Федераль ярдәм сөенече
Татарстанның хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләгәнчә, 2008-2024 еллар дәверендә федераль бюджеттан 19 144 сугыш ветеранына торак шартларын яхшырту өчен субсидия бирелгән, 1 699 торак мәйданына ремонт ясалган.
– Сугыш ветераннары торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә 50 процент ташламадан файдалана. Бу ташлама республика эчендә су транспортыннан кулланган очракларга да кагыла. 1 201 ветеранга өйләренә килеп, социаль хезмәт күрсәтелә. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның эш урыннары саклана, – диде Эльмира Зарипова.

Бөек Ватан сугышы инвалидларына имгәнүгә дучар булганлыклары өчен ай саен түләү каралган: беренче төркем инвалидка – 23 939 сум, икенче төркем

инвалидка – 11 969 сум һәм өченче төркем инвалидка 4 787 сум. 
Министрлыкта махсус хәрби операциядә катнашучылар сораулары буенча 8 (843) 564-11-11 “кайнар элемтә” телефоны булдырылган.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин да ветераннарны сөендерә торган сүзләр әйтте. Бөек Ватан сугышы ветераннары, нацист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыннары, төрмә һәм гетто тоткыннары, сугышта һәлак булганнарның тол хатыннары яки тол ир-атлары, шулай ук Ленинград, Севастополь, Сталинград камалышында яшәгән кешеләр Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 80 мең сум акча алачак. 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр кимендә алты ай тылда эшләүчеләргә (оккупацияләнгән территорияләрдән тыш) һәм СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнүчеләргә 55 мең сум бирелә. 

– Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ай саен акчалата түләүләр каралган. Ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, медицина күрсәткечләре буенча (белешмә 070/У) шифаханә-курорт дәвалануына юлламалар сорап, Социаль фондның төбәк бүлегенә мөрәҗәгать итә ала, – диде Эдуард Вафин.
8-800-100-00-01 телефоны, шулай ук ВКонтакте, Одноклассники, Telegram социаль челтәрләре аша өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин. 

Үз коллективың – рәхәт
“Ватанны саклаучылар” фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина әйтүенчә, махсус хәрби опреациядә катнашып кайткан кешеләрнең 76 проценты элеккеге предприятиеләренә яки оешмаларына эшкә урнаша. 78 кеше үзен эшкуарлыкта сынап карарга булган.
– Махсус хәрби операциядә ике аягын да өздергән хәрбиләргә җиңел автомобиль бүләк ителә. Җайлаштырылган автомобильләрне бирүгә керешелде. Махсус хәрби операциядә катнашкан вакытында аягын яки кулын өздергән кешеләргә протез алу өчен федераль сертефикатка өстәп акча бирелә. Махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрдән спорт командалары оештырылды, актив төркемнәр барлыкка килде. “Хәрби хәрәкәттә катнашучы” таныклыгы әзерләп бирүдә булышабыз, – диде Гүзәл Удачина.

Татарстан яшьләре ярдәме
Республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков сөйләгәнчә, төрле уку йортлары студентлары “Ярдәм янәшә” проекты кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм туплауда булыша. 
– Егетләр белән кызлар “Кар десанты” проектындагы хәйрия чараларында теләп катнашалар. Районнарга барып, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә хуҗалык эшләрендә булышалар. Һәлак булган батырлар истәлегенә спорт чаралары үткәрелә. Ветераннар уку йортларына студентлар белән патриотик очрашуларга чакырыла. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 7 302 баласы киләсе җәйдә сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар белән тәэмин ителәчәк, – диде Ринат Садыйков.

Бүген хәрби – иртәгә җитәкче
Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарәнең югары мәктәбе директоры Игорь Привалов таныштырганча, республикада “Батырлар. Герои Татарстана” проекты гамәлгә ашырыла. Әлеге проект махсус хәрби операциядә катнашкан кешеләрдән идарәче кадрлар әзерләүне макста итеп куя.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading