16+

Дару ялган булып тоелса, нишләргә?

10 февраля 2025, 10:47
214
0
0
Уку өчен 3 минут

Медикаментлар сатып алу - сәламәтлек турында кайгырту белән бәйле ихтыяҗ.

Дару ялган булып тоелса, нишләргә?

Медикаментлар сатып алу - сәламәтлек турында кайгырту белән бәйле ихтыяҗ.

Ләкин сатып алынган дару туры килмәсә, куллану вакыты чыккан булса яки шикле булып күренсә, нишләргә? Аны кире даруханәгә кайтарып яки башкасына алыштырып буламы?

Күптән түгел генә минем шәхси тәҗрибәдә шундый хәл килеп чыкты — аптекадан укол ампулалары урынына дару сатып алдым. Җитмәсә, дозировкасы да туры килми. Ялгышканымны өйдә генә аңладым һәм бераз кәеф китте, чөнки балачактан ук даруханәдән сатып алынган дарулар алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел дип хәтерли идем.

Алай да аптекага бардым әле. “Даруларны һәм чекны китерегез, алыштырабыз», - диде андагы сатучы мине гаҗәпләндереп. Алыштырырга мөмкин икән ич! Ләкин үз нечкәлекләре бар икән.

Даруханәдән сатып алган даруны кире кайтарып буламы?
Юк. Әгәр препарат сыйфатлы булса, кире кайтару мөмкин түгел.

Даруханәгә дару препаратын кире кайтару очраклары бармы?
Әйе. Закон тиешле сыйфатта булмаган медикаментларны кире кайтаруны рөхсәт итә. Боларга нәрсә керә? Төргәге зарарланган; яраклылык вакыты чыккан; тышкы күренеше инструкциядә тасвирлаганга туры килми; фальсификация билгеләре бар; ялган дару.

Дөрес булмаган форма яки дозировка сатып алсаң, даруны алыштырып буламы?
Бу рөхсәт ителә. Әмма һәр конкрет очрак индивидуаль. Шуңа күрә сатып алганчы фармацевттан барлык нечкәлекләрне ачыклау яхшырак. 

Дару ялган булып тоелса, нишләргә?
Аны «Честный знак» системасы буенча тикшерергә һәм/яки лабораториягә экспертизага илтергә.

Исемнәрне бутаган, дөрес булмаган препарат сатып алган һәм төргәкне ачмаган очракта, даруларны кире кайтарып буламы?
Юк. Хәтта төргәк ачылмаган булса да, тиешле сыйфаттагы даруларны закон буенча кире кайтарып булмый.

Даруны ничек тикшерергә?    
2020 елдан барлык медикаментлар «Честный знак» системасы буенча маркировкалана. Аны фальсификат белән көрәшү өчен, шул исәптән фармацевтика базарында да булдырганнар. Предприятиедә даруларны уникаль QR-код белән маркировкалыйлар. Аны төргәктә җиңел табып була. Алга таба кодны препарат юлының барлык этапларында сканерлыйлар — компания-дистрибьюторда, даруханәдә яки медицина учреждениесендә. Система даруларның арадашчылар чылбыры буенча соңгы кулланучыга күчүен автомат рәвештә саклый. Ялган медикаментлар системага эләкми. Аларның бөтенләй QR-коды юк яки ул ялган, һәм программа аны таба алмаячак. Препаратны тикшерү өчен смартфонга «Честный знак» кушымтасын урнаштыру да җитә. Аны урнаштырганнан соң дару маркировкасын сканерлагыз. Әгәр ул чын булса, кушымта барлык мәгълүматны бирәчәк, шул исәптән: җитештерүче; яраклылык вакыты; сату датасы;  куллануга күрсәтмәләр һәм башкалар. Әгәр система кодны танымаса, бәлки, сезгә фальсификат сатканнардыр. Бу даруны кулланмагыз.

Ниһаять, сыйфатсыз дарулар сатып алу куркынычын киметү һәм проблемалардан качу өчен, гади кагыйдәләрне үтәгез:
- Препаратларны тикшерелгән урыннарда гына сатып алыгыз. Шикле онлайн-ресурсларга һәм лицензиясез даруханәләргә ышанмагыз.
- Төргәкне игътибар белән карагыз. Аның бөтенлеген, инструкция булуын һәм яраклылык вакытын тикшерегез.
- Исемне һәм дозировканы чагыштырыгыз. Табиб билгеләгәнне сатып алуыгызга инаныгыз.

Күпчелек очракта сыйфатлы даруларны кире кайтару мөмкин түгел. Ләкин әгәр сатып алучы сыйфатсыз товар белән очрашкан икән, ул аны алыштырырга яки акчаны кире кайтарырга хокуклы.

Лилия Яфизова 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading