Россия Герое Дамир Исламов турында истәлекләр кичәчәк буынга барып җитәр дигән шик юк хәзер. Аның шәхси документлары – Россия Герое таныклыгы, Герой исеме бирү турындагы грамотасы, урта, югары белем алу турында аттестатлары, хәтта мәктәп елларында төшкән фотолары, рәсем альбомына кадәр Татарстан архивында саклана.
- Безнең гаилә тарафыннан бу документларның төп нөсхәләрен архивка тапшыру карары кабул ителде. Бу дөрес дип саныйм. Без моны киләчәк буын өчен эшләдек. Егетләребез алга сөргән кыйммәтләр оныкларга һәм оныкчыкларга барып җитүен, алар турында хәтер йөрәкләрдә яшәвен телибез, - ди Россия Героеның апасы Динара Алтынова.
Дамир Исламов моңа, чыннан да, лаек. Аның командалыгындагы танк экипажы 2022 елның 7 мартында Луганск Халык Республикасының Золотой шәһәре районында дошманга каршы тигезсез көрәш алып барырга мәҗбүр була. Дамир Исламов, Дамир Гыйлемханов, Иван Цевун дошманның биш танкы белән бәрелешә, дүртесен юк итә. Ләкин бишенчесе, кызганыч, аларның үзләрен утка тота. Егетләргә исән калырга насыйп булмый. Өчесенә дә Россия Герое исеме бирелә.
Комментарийлар