16+

«Якташыгызны зур аграр университет ректоры итеп сайлаулары район өчен зур горурлык»

03 апреля 2025, 13:23
290
0
0
Уку өчен 4 минут

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Арча районына барды, анда муниципаль район Советы утырышында катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә кадрлар үзгәрешенә кагылышлы иде.

«Якташыгызны зур  аграр университет ректоры итеп сайлаулары район өчен зур горурлык»

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Арча районына барды, анда муниципаль район Советы утырышында катнашты. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә кадрлар үзгәрешенә кагылышлы иде.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, башка эшкә күчү сәбәпле, үз вәкаләтләрен вакытыннан алда туктатты. Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Алмаз Хисаметдиновка йөкләнде.   

Чираттан тыш утырыш эшендә шулай ук ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары – Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, республика мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, җирле үзидарә органнары депутатлары, предприятие һәм оешмалар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Арча муниципаль район Советының кырык сигезенче (чираттан тыш) утырышы шәһәр администрациясенең утырышлар залында узды. Кадрлар мәсьәләсен карауга керешкәнче Илшат Нуриев чарада катнашучыларга чираттан тыш утырыш үткәрүнең сәбәбен аңлатты. Моңа кадәр Илшат Нуриев Арча районы башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза биргән булган. «Сезгә шуны әйтергә телим, республика җитәкчелеге миңа Казан дәүләт аграр университетын җитәкләү вазыйфасын йөкләнде. Шуңа күрә  район Советына мин район башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза керттем»,  –  диде ул. 

Муниципаль депутатлар Илшат Нуриевның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турындагы гаризасын карады, район башлыгы карары хупланды.

«Илшат Нуриев ун елдан артык туган районы белән матур гына  җитәкчелек итте, күп кенә күрсәткечләр буенча югары нәтиҗәләргә ирешелде, аның вакытында территориаль үсешнең күп кенә мәсьәләләре хәл ителде, икътисадта һәм социаль өлкәдә мөһим нәтиҗәләргә ирешелде, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль депутатларга мөрәҗәгать итеп, – Арча районы – республиканың әйдәп баручы авыл хуҗалыгы үзәкләренең берсе. Икътисадның 40%ын  диярлек аграр комплекс тәшкил итә. Биш ел дәвамында район тулаем уңыш җыю буенча лидерлар өчлегендә, бәрәңге җитештерү буенча республикада беренче урында, терлекчелек күрсәткечләре буенча беренче унлыкта. Районның тулай территориаль продукты күләме 21,1 млрд сумга җитте, 2014 елдан ике тапкырга артты. Республика һәм федераль программаларда актив катнашу районга соңгы елларда торакны, юл һәм социаль инфраструктураны төзекләндерү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү буенча күп кенә проектларны уңышлы тормышка ашырырга мөмкинлек бирде».

Соңгы 10 елда 21 млрд.сумлык 390 объект төзелгән яисә капиталь төзекләндерелгән, шул исәптән – социаль ипотека программасы буенча 20дән артык күпфатирлы йорт һәм авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча 34 йорт, 2 мәктәп, 7 балалар бакчасы, табиб амбулаториясе, 11 ФАП һәм стоматология поликлиникасы, 8 КФҮ һәм 21 спорт мәйданчыгы. 7 җәмәгать киңлекләре һәм 63 ишегалды төзекләндерелгән.
«Әлбәттә, ирешелгән нәтиҗәләргә, беренче чиратта, сезнең бергәләп аңлашып эшләвегез, республика җитәкчелеге, депутатлар корпусы һәм район активының ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин Илшат Нуриевка Дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды. 

Илшат Нуриев республика җитәкчелегенә район инициативаларына һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, шулай ук барлык авыл халкына уртак зур хезмәтләре, районның үсеше өчен тырышып эшләүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Без сезнең белән бик матур эшләдек, – диде Илшат Нуриев, – Арчада эзле, мәгърифәтле, тырыш халык яши. Юкка гына Арчаны татар әдипләренең мәркәзе димиләр. Казан арты Арча ягы – йөзләп язучы, шагырьләрнең туган ягы.  Фәрит Хәйрулла улы безнең казанышларны санап китте. Бу эшләр – республика җитәкчелеге белән аңлашып эшләү нәтиҗәсе». 

Фәрит Мөхәммәтшин Илшат Нуриевка яңа эшендә уңышлар теләде. «Якташыгызны зур  аграр университет ректоры итеп сайлаулары район өчен зур горурлык»,  – диде ул. 

Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Алмаз Хисаметдинов билгеләнде. Ул Балтач районының Алан авылында туып үскән, күп еллар туган районында баш ветеринария табибы булып эшләгән. 2008-2013 елларда Мамадыш районында төрле җитәкче вазыйфаларында эшләгән. Соңгы 11 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсен җитәкли.
«Сезнең ярдәм белән Алмаз Хисаметдинов, һичшиксез, район һәм аның халкы файдасына иң катлаулы бурычларны хәл итәр дип ышанам, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – районның алга таба үсешен дәвам итүен, милләтара тынычлык һәм татулык саклануын телим». 

Алмаз Хисаметдинов кандидатурасын депутатлар бертавыштан хуплады. Ул залда утыручыларга мөрәҗәгать итте һәм киләчәктә дә район файдасына эшләвенә ышанычын белдерде. «Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улына миңа ышаныч күрсәтеп кандидатурамны бу вазыйфага тәкъдим иткәне өчен зур рәхмәт! Арча минем өчен якын, мин үзем күрше Балтач районыннан. Без моңарчы да район җитәкчелеге белән тыгыз эшләдек, бер беребезне яхшы беләбез.  Киләчәктә дә район үсеше, халкының киләчәге өчен бергә иңгә-иң куеп, бердәм булып эшләрбез дип уйлыйм», – диде Алмаз Хисаметдинов.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading