16+

Язның иртә килгәнлегенә табигать тә курка

18 марта 2025, 15:14
1551
0
1
Уку өчен 4 минут

Урман эшләре һәм янгыннарга каршы чаралар.

Язның иртә килгәнлегенә табигать тә курка

Урман эшләре һәм янгыннарга каршы чаралар.

Татарстанда урманнар 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны били. Урман фондын торгызу эшләре “Экология иминлеге” илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Агачлар – кадерле җаннар

– Быел 4719 гектарда урман торгызу эшләре башкарылачак. Моның өчен питомникларда һәм Татарстанның урман селекция-орлыкчылык үзәгендә 32,3 миллион берәмлек үсенте булдырылды. Чыршы, каен, юкә, миләш утыртабыз. Ефәк корты агачларга шактый зур зыян сала. Әлеге кортларны агулау буенча инде 2 ел дәвамында колачлы эшләр алып барабыз, – диде республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Янгын “телен” күрсәткән

Урманнарга якын урыннарда корган үләннәрнең күмерләнеп-пыскып утырган 6 очрагы теркәлгән инде, ә бер урында үләннәр яна ук башлаган булган.

– Кар аз яуды, туфракка дым бик күп сеңмәячәк. Апрель һәм май айлары урман янгыннары мәсьәләсендә аеруча кискен булыр, дип уйлыйбыз. Урман янгыннарына каршы 20 станция эшли. Татарстан урманнары күрше республикалар һәм өлкәләр белән тоташкан. Янгыннар килеп чыккан хәлләрдә урман янгыннарын сүндерүне бергәләшеп башкарабыз, – диде Равил Кузюров.

Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен

Административ штрафлар каралган. Гражданнарга – 15 мең сумнан 30 мең сумга, вазифа биләгән затларга – 30 мең сумнан 50 мең сумга, ә юридик затларга 100 мең сумнан 400 мең сумга кадәр. Әгәр янгын сәбәбендә урманнарга зыян салынса, җинаять эше кузгатыла. Урманнарда янгыннарга каршы үзгә режим кертелгән чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозсаң, штрафлар икеләтә зуррак.

Урман чисталык ярата

Быелның 14 апреленнән “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе старт алачак. Бу чара ике өлештә үткәрелә: 14 апрельдән 14 июньгә һәм 8 сентябрьдән 8 ноябрьгә кадәр.Узган ел урманнарда ташлап калдырылган 0,9 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп алынган, 5,1 мең кубометр корган-ауган агачлар өемнәргә тупланган. Урмандагы агач тамыры кубарылып җиргә аумаган булса, аны утынга кисәргә ярамый, ул авышып үсүче агач сыйфатында санала.

“Хәтер бакчасы”

– Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, Татарстанда 19 апрельдә “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе оештырыла. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе дә акциядә актив катнаша. Быел да министрлыкларны, ведомстволарны, җәмәгать оешмаларын, халыкны агач утырту өмәләренә чакырып калабыз. Бөек Ватан сугышында, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнар хөрмәтенә 1 миллионнан артык агач утыртылачак. Акция 19 апрель белән генә чикләнми. Агач утырту өмәләренең көннәре һәм урыннары турында Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтыннан белеп булачак, – диде Равил Кузюров.

Корган үлән үтермәсен

– Язгы якта корган үләннәрне яндыруга бик сак карау зарур. Актаныш районындагы Буаз Күл авылында корган үләннәрне яндыру 2 йортның һәм 5 корылманың күмергә әйләнүенә китерде. Бер ир корган үләннәрне яндырганда үзе дә тончыгып үлде. Узган ел корган үләннәр яндырудан 854 янгын килеп чыккан иде, – дип кисәтте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Максим Трущин.

Татарстанда 122 авыл, 87 балаларның җәйге сәламәтләндерү лагере, 76 бакчачылык ширкате урманнар эчендә яки янәшәсендә урнашкан. Урман читләре 1,4 метр киңлектә, ә урман янәшәсендәге торак пунктлар 10 метр киңлектә минерализация полосасы, ягъни сукаланган җир белән аерымланырга тиешле.

– Республикада 1 апрельдән янгынга каршы режим, ә апрель ахырларында һәм май башларында янгынга каршы үзгә режим кертелер, мөгаен. Корган үләннәрне 30 сантиметр тирәнлектәге, 1 метр радиустагы чокырда яки каплаулы савытларда һәм мичләрдә яндыру сорала. Ризыклар ачык утта түгел, ә мангалда әзерләнсен. Корган үләннәрне яндырганда, мичтә ризык әзерләгәндә читкә китмәгез, кечкенә балаларны үзләрен генә калдырмагыз. Соңыннан учакны яхшылап сүндерегез, – дип искәртте Максим Трущин.

Янгынга каршы режим игълан ителгән чорда кагыйдәләрне бозган өчен шулай ук административ штрафлар каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading