16+

Юлларда “Ашыгыч ярдәм” хуҗа түгел. Кем гаепле?

07 июня 2025, 12:10
748
0
0
Уку өчен 3 минут

Казан юлларында җанны әрнеткәне нәрсә дисезме?

Юлларда “Ашыгыч ярдәм” хуҗа түгел. Кем гаепле?

Казан юлларында җанны әрнеткәне нәрсә дисезме?

Бөкеләр дә түгел (бар да чагыштырмача – Мәскәү һәм башка шәһәрләр белән чагыштырганда, бездәге бөкеләр бөке түгел ул!), автомобильчеләрнең тәртипсез йөрүләренә дә күнектек инде, тегеннән-моннан җәяүлеләрнең килеп чыгуына да аптырамыйбыз. Ә менә “Ашыгыч ярдәм” машиналарын уздырмауларына йөрәк һаман әрни.

Бер көнне тагын шундый күренешкә юлыктым. Кечкенә генә тоткарлык – тыгым. Шул кыска гына бөкегә “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп керде. Я берәресен алып бара, я табибларны чакырткан берәр авыру янына бара. Күз алдына "Ашыгыч ярдәм" көтүче авыру килде. Гомере кыл өстендәдер бәлки. “Ашыгыч ярдәм”не уздырмыйлар. Сигналка-сиреналарын кабызган, югыйсә. Алдындагы бер машина уңга чыкты. Тагын берсе чыгарга теләгән иде, уң яктагысы үткәрми. Алгарак барды тегесе, әһә, уң яктагысы мәрхәмәтле булды. 

Мәрхәмәтле кешеләр бар. Ләкин теге уздырмаучылар кебекләре күп шул әле. Юл буена әлеге дә баягы “Ашыгыч ярдәм” көтүче авыру турында да, шул авырулар янына ашыгучы табиблар турында да уйланып кайттым. “Ашыгыч ярдәм”дә көн саен дистәләгән авырулар, зыян күрүчеләргә ашыккан танышым барлыгын искә төшердем дә, юлдагы хәлләргә, гомумән, бу өлкәдәге вазгыятькә бәя бирүен сорадым. Сүз ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры Фәнзия Галиуллинага.

- Авырулар, зыян күрүчеләргә ашыкканда, юлда төрле хәлләр була. Без, чыннан да, кеше исән калсын дип тырышабыз, ашыгабыз. Ләкин... “Ашыгыч ярдәм” машинасы баруын күпләр ишетми дә. Телефонына төбәлгәннәр, я булмаса, музыкасын бар көченә ачып куючылар шактый. Күп кеше игътибарсыз. Ваемсыз, башка кеше хәленә битараф автойөртүчеләр дә бик күп. Берничә минут “Ашыгыч ярдәм” машинасында барган пациентның гомеренә торырга мөмкин. Еш кына өлгермибез – һәм кеше машинада ук үлә дә китә. 13 ел эчендә әллә ниләр күрергә туры килә. Иң үкенечлесе, больницага алып килеп җиткәч кенә үлүчеләр. Кызганыч, юл кагыйдәләрен үтәүчеләр бик аз. Мин аларны “пофигистлар” дип атыйм. Шундый кешеләрнең ахмаклыгы нәтиҗәсендә, беренчедән, пациентлар зыян күрә, икенчедән, табиблар азаплана. Аннан инде “Ашыгыч ярдәм”не, ягъни безне гаепләүчеләр барлыкка килә: ашыкмыйлар, тиешле ярдәмне күрсәтә белмиләр һ.б.

Юлларда гына түгел, ишегалларында да ямьсез ситуацияләр белән очрашабыз. Ишегалларында юллар тар бит, каршыга килә икән машина, юк, ул анда үзен ишегалды хуҗасы дип хис итә: артка да бармый, алга да бармый – без юл биргәнне көтеп утыра. Статистика буенча әйтәләр инде – мондый кешеләрнең үзләренә, туганнарына, дусларына “Ашыгыч ярдәм” чакырганнары булмаган.

Безгә, гадәттә, чакырган җиргә барырга 20 минут бирәләр. Категориягә карап, әйтик, юл һәлакәте булган урыннарга, пычак белән яраланганнар янына 7-8 минут эчендә барып җитәргә тиешбез. Казанның бер башыннан икенче башына да “чабарга” мөмкинбез. Үзебезнең йөртүчеләрдән дә күп нәрсә тора. Әле күптән түгел генә шундый бер очрак булды: яшьләр күңел ачканнар да, дөрес итеп учак якмау сәбәпле, пешкәннәр. Шәһәрнең икенче башындагы хастаханәгә алып барырга иде. Шунда машина йөртүчегә “теләсә нәрсә эшлә, ләкин 10-15 минут эчендә алып барып җиткер”, дидем. Җиткерде, шөкер. Шундый чакта, беренчедән, авыруны китереп җиткерә алдык дип шатланасың, икенчедән, йөртүчеләргә рәхмәт әйтәсең.

...Ә бит Мәскәүдә, Санкт-Петербургта бөтенләй башкача. Анда юл хуҗасы – ашыгыч ярдәм хезмәте машиналары, ут сүндерүче машиналары булсынмы ул, табиблармы дигәндәй. Үземә дә Краснодар өлкәсендә эшләп алырга туры килде. “Ашыгыч ярдәм” бара икән, юлларны ачалар, бөтен киртәләрне алып ташлыйлар. Бездә андый культура юк, бөтенләй юк. Әле кайбер автомобильчеләр туктап, әрләшергә, хәтта ки сугышырга да мөмкин...
Юлларда мәрхәмәтлерәк булсак иде! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading