16+

“Казан бу статуска лаек!”

2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртәчәк.

“Казан бу статуска лаек!”

2026 елда Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен йөртәчәк.

Әлеге уңайдан Казанда якынча нинди чаралар узачагы билгеле. Ачылу һәм ябылу тантаналары киләсе елның апрель һәм ноябрь айларына планлаштырылган. Алар Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасында үтәр дип көтелә.

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов сүзләренчә, Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусына ия булу өчен көндәшләр шактый булган.

– Бер генә нәрсәне әйтә алам. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы географиясеннән читтә гариза биргән бердәнбер шәһәр – без. Һәм нәтиҗәдә ул хупланды. Бу бик зур мәртәбә һәм шул ук вакытта зур җаваплыылк та, – дип ассызыклады ул матбугат очрашуында.
Мәдәният министры Ирада Әюпова фикеренчә, әлеге вакыйга республиканың инвестицион потенциалын үстерергә ярдәм итәчәк.  Инвестицион сәясәт ул үзара ышанычка нигезләнә, сиңа ышаналар икән, димәк, инвестиция дә кертәләр, диде ул. 

Сүз уңаеннан 2026 елда Мәккәдә беренче Бөтендөнья мөселман конгрессы уздырылуга 100 ел тулуын да билгеләп үтте. 
– Ул вакытта бездән барган алты кешелек делегациянең башында Ризаэтдин Фәхретдин торган. Йөз елдан соң без кабат шул юлны үтәбез, – диде Ирада Әюпова. 

Чаралар планына килгәндә, министр Татарстан Рәисе кушуы буенча оештыру комитеты төзеләчәген хәбәр итте. 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, Казан бу статуска лаек, ни өчен дигәндә, татарлар дөнья ислам мәдәниятенә бәяләп бетергесез өлеш керткән.

– Татар-мөселман мәдәниятенең тарихи һәм заманча казанышларына бөтен дөнья соклана. Әйтик, татар мәдәниятенең визит карточкасы булган Коръәннең «Казан басмасы». Ул – дөньяда иң танылган һәм иң киң таралган Казан китабы. Тарихта бер генә татар басмасы да мондый уңышны кабатлый һәм «Казан басмасы» кебек популярлык казана алмаган. Шуны әйтергә кирәк, хәзер дә Казан Коръән бастыру үзәкләренең берсе булып тора, – дип сөйләде ул.  
Мөфти шулай ук Татарстанның ислам финансларында беренче юл салучы булуын да искә алды. 

– Россиянең 14 иң эре финанс учреждениесе бүген Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать контроле астында эшли. Әлеге юнәлештә Россия буенча 11 белгечнең 8е – Казанныкылар. Ислам финанс продуктларының 17 төрен эшләдек, – диде Камил хәзрәт. 
Моннан тыш, бездә ислам мәгарифенең иң көчле системасы булуын, хәләл стандарты буенча иң кырыс һәм принципиаль комитет эшләвен дә ассызыклап үтте спикер.

Киләсе елга якынча вакыйгалар планы:
«Тел күптөрлелеген саклау» форумы (апрель) 
«Россия – Ислам дөньясы» XVI Халыкара икътисади форумы (май)
Идел Болгарында исламны рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы (май)
Ислам оешмасы илләре министрларының мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча форумы (ИСЕСКО) (июнь) 
Этно-Fashion «Тормыш стиле – мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать фестивале (июль)
Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестивале (сентябрь)
Халыкара Ислам сәнгате фестивале (октябрь)
 Халыкара каллиграфия күргәзмәсе (октябрь)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading