16+

Казанны карап йөргәнегез бармы?

10 февраля 2025, 11:13
229
0
0
Уку өчен 3 минут

Сезнең кичке Казан буйлап сәяхәт иткәнегез бармы? Эштән кайтышлый, кунакка барышлый түгел.

Казанны карап йөргәнегез бармы?

Сезнең кичке Казан буйлап сәяхәт иткәнегез бармы? Эштән кайтышлый, кунакка барышлый түгел.

Ә нәкъ менә шәһәр карап йөрү максаты белән чыгып, Казан карап йөргәнегез бармы? Минеке бар. Әй, яратам инде шундый сәяхәтне.

Сәяхәт итәргә гомумән яратабыз без, гаиләбез белән. Берәр җиргә барып кайтса, минем әни һаман бер сүзне кабатлый: “Безнең Казан иң матуры!” Килешәм. Мәктәптә укыган елларда сыйныфыбыз белән күп кенә зур шәһәрләрдә булдык. Әти-әнием белән Петрозаводск, Тверь, Ломоносов шәһәрләренә сәяхәт кылдык. Каядыр барыр алдыннан без һәрвакыт башта үзебезгә программа төзибез: нинди җирләрне күрергә, нәрсәләр алырга. Петрозаводскка барышлый Тверьдә тукталдык. Озын юлдан соң, әти ял итеп калды, без шәһәр карарга чыгып киттек. Троллейбуска утыргач, йөртүчесеннән сорыйбыз: “Ерактан килдек, шәһәрегездә нинди истәлекле урыннарга барырга була?” дип сорыйбыз. Аптырап калды беразга, “Нәрсә карыйсың инде, бернәрсә юк монда” ди. Безнең “Кәҗә музее”на барыш иде. Бу абыеңның анда булганы түгел, ишеткәне дә юк булып чыкты. Ярар инде, үз шәһәрен белмәүчеләр бер ул гына түгел бит. Бездә дә бар инде алар.
Кайсыбер шәһәргә барсаң, тизрәк үзебезгә кайтасы килә. Безнен Казаныбыз матур, төзек, борынгы да, шул ук вакытта заманча да. Биек матур йортлар, санап бетергесез сәүдә үзәкләре. Әйбер алырга акчаң булмаса, шунда кереп, матур-матур кием-салым, савыт-сабаларны карап, духиларны иснәп чыгасың, рәхәт булып китә. Кайберләрендә бушка чаралар да булып тора: я берәр шагыйрь үзенең шигырьләрен укый, яки симфоник оркестр килә, татарча дискәтүкләрдә җәй буе бии аласың Казан Моллның түбәсендә. Сатып алучыларны җәлеп итү чарасы булса да, әйбәт уйлап тапканнар бит. 

Парклар, скверлар гел ачылып тора. Җәй буе фонтаннар гөрләп эшли. Аларны матур-чиста, төзек итеп сакларга гына өйрәнәсе калды. Менә анысы җитенкерәми әле безгә. Кәнфит, туңдырма кагазьләрен, тәмәке төпчекләрен ташлар өчен чүп савыты эзләп мәшәкатьләнми генә, тота да ата күпләребез. Кисәтү ясасаң, “Җыештырсыннар, аның өчен акча алучы бар” дигән җавап та ишетәсең әле. Кеше хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк тә бит. Аларны балалар күреп үсә... Нинди тирәлектә яшәргә икәнен һәр кеше үзе хәл итә: тирә-юнең чиста булуын телисең икән, адым саен чүп савытлары. Аяк астың тулы кәгазь, төпчек, буш стакан, шешәләр аунап ята икән - гафу, почмак саен авыз тутырып “Европада чиста, бездә - дуңгыз абзары” дип сөйләп йөрмә! Синең шәһәреңне Лондоннан килеп чүпләп китмиләр бит. Һәр кешенең үзе артыннан үзе җыеп йөрүе дә җитә. 

Тәрәзәдән төнге Казанны карап утырырга яратам. Тәрәзәләрдә утлар яна, урамнарны фонарьлар яктырта, ара-тирә машиналар уза. Шәһәр йокыга әзерләнә. Әнә күршем кайтып килә. Бушаган тәмәке кабын подъезд каршында үсеп утырган агач төбенә тотып атты да, өйгә кереп китте. Урам себерүче, иртүк торып чыгып, җыеп алыр әле дип уйлады булса кирәк...

...Безнең Казаныбыз шундый матур! Казан буйлап йөреп кайтсаң, җаннарга рәхәт булып китә! Кемгә ничектер, миңа шулай. Сакларга, чистартырга иде бит шәһәребезне! Ничек дип җырлыйлар әле: “Ак булып, саф булып истә калсын, Казанның кадерле кичләре!”

Илүзә Шәрифуллина
КФУ студенты

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading