16+

Казансуда бер баланы коткарган ир һаман табылмаган

29 мая 2025, 15:15
713
0
2
Уку өчен 3 минут

Республикада ел башыннан 19 кеше сулыкларда батып үлде.

Казансуда бер баланы коткарган ир һаман табылмаган

Республикада ел башыннан 19 кеше сулыкларда батып үлде.

Татарстанда 1 июньнән 31 августка кадәр сулыкларда коену сезоны игълан ителде.

Кояшта – эссе, суда – салкын

– Һава температурасы күтәрелсә дә, су әле җылынырга өлгермәде. Хәзергә суның температурасы 15-16 градусны тәшкил итә. Сулыкларда коена башлау өчен суның 18-20 градуска кадәр җылынуы кирәк. Кечкенә балаларны сулыкларда коендырганда суның 25-26 градуска кадәр җылынган булуы яхшы. Салкын суда коену хәвефле, чөнки тән кискен суына һәм көзән җыера башлап яки йөрәккә авырлык килеп, кеше батып үләргә мөмкин,– диде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең сулыкларда кешеләрне коткару бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Саннардан гыйбрәт ал

Республикада ел башыннан сулыкларда 19 кеше батып үлгән, 7 кеше елгаларда боз аккан вакытта һәлакәткә юлыккан. Аеруча өлкән яшьтәге кешеләрнең ялгызлары гына елганың текә ярларына якын ук килеп йөрмәүләре хәерле. Быел 10 кеше киемнәрдән елгага егылып төшеп җан-тәслим кылган.

Пляж ерак, ләкин, ышанычлы

–Татарстанда быел 54 пляж әзерләнә. Чаллыда, Алабугада, Әлмәттә һәм Буада яңа пляжлар ачыла. Пляжларда коткару хезмәтләре эшли, шунлыктан, рәсми ачылган коену урыннарына килү ышанычлы. Рөхсәтсез урыннарда коену хәвефле, чөнки аларда елга-күл төпләре водолазлар ярдәмендә тикшерелмәгән һәм чүп-чардан чистартылмаган. Авыл җирлекләрендә халык инешләрдә һәм буаларда су коена. Бу урыннарны авыл җирле үзидарәләре хәстәрләргә тиеш. Рөхсәтсез урында су коенучыларга 1-1,5 мең сум штраф салына, бу авыллар кешеләренә дә кагыла, – дип кисәтте Регина Гаязова.

Көймәгә дә кагыйдә бар

Кече күләмле көймәләр елга суднолары юлына чыгарга, күпер асларында туктап торырга тиеш түгел. Көймәдәге кешеләрнең һәркайсы коткару жилеты кигән һәм жилет каптырылган булырга тиеш. Исерек хәлдә көймә идарә итү тыела. Узган ел көймә йөртүче 101 кешегә штраф салынган. Көймәнең документы булмаса – 20 мең сум штраф. Узган ел көймәдән егылып төшеп, 5 кеше суда батып үлгән.

Кече күләмле көймә пляжларга 50 метрдан да якын килмәскә һәм аның хәрәкәт тизлеге сәгатенә 10 чакрымнан артмаска тиеш.

Казан пляжлары

Башкалада коену өчен “Комсомол”, “Зур Аккош күле”, “Түбән Елга аръягы”, “Глубокое күле” һәм “Локомотив” эшли. Фәкать, комда ял итү өчен генә “Изумрудное күле”, “Кече Аккош күле”, Җиңү паркындагы күл, “Зур Зәңгәр күл”, “Күҗәмәт күле” тәкъдим ителә.

Кайда син, батыр?

Казанда быелның апрель аенда Казансу бозына велосипедта йөреп кергән 2 малайның берсе суга бата башлый. Ленин дамбасы янында яр буйлап барган ир кеше фаҗигале хәлне күреп алып, елгага ташлана һәм малайны коткара.

– Бу ир-ат баланы коткарган да, китеп барган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр бирергә чакырсак та, әлеге кеше элемтәгә чыкмады. Турист булгандыр ул, мөгаен. Казаннан киткәндер. Шушы хәлләрнең шаһиты булган бер кыз шунда ук телефоныннан коткару хезмәтенә  шалтыраткан, ул кызга бүләк тапшырылды, – диде Регина Гаязова “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп.

МЧС киңәшләре:

–Суга, аеруча эссе көнне, кисәк кермәгез. Тирән булмаган өлешендә күкрәккә кадәр чумып алыгыз яки тәнегезгә су сибегез;

– Төнлә, яңгыр астында, яшен яшьнәгәндә су коенмагыз;
– Таныш булмаган урыннарда суга баштүбән сикермәгез;

– Кечкенә балаларны сулыклар янында бер мизгелгә дә күзәтүсез калдырмагыз, балаларны йөзәргә өйрәтегез;

– Пляжларга этләрне алып килү тыела, бу таләп сукырларны йөртүче махсус этләргә кагылмый;

– Спиртлы эчемлек кулланганнан соң, сулыкларга йөзәргә керү бик хәвефле.

Коткару хезмәтенең бердәм телефоны: 112
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading