16+

Колагыңа “чыелдык” ассаң да, төнлә машина йөртмә

25 апреля 2025, 16:04
340
0
1
Уку өчен 3 минут

Руль артында йоклап китеп, һәлак булучылар күп.

Колагыңа “чыелдык” ассаң да, төнлә машина йөртмә

Руль артында йоклап китеп, һәлак булучылар күп.

Татарстанда быелның 24 апреленә теркәләгән 754 юл-транспорт һәлакәтендә 73 кешенең гомере өзелгән, 947 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

– Транспорт чараларын идарә итүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын сакламавы сәбәбендә дә фаҗигале тәмамланган аварияләр күзәтелә. Автобусларда һәм йөк машиналарында тизлекне, хезмәт һәм ял режимын теркәүче тахографлар булу зарур, – дип искәртте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль инспекциясе идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов.

Быелның 28 мартында Актаныш районында “Лада” җиңел автомобиле каршы як полосага чыга һәм “Митсубиси” йөк машинасына бәрелә. “Лада”ны идарә иткән ир руль артында йокыга талган, дип уйланыла. Бу авариядә җиңел автомобильдәге йөртүче белән 7 яшьлек кыз үлде, ә 5 яшьлек кызчык белән аның әнисе имгәнүләр алды. Гаиләнең, 1000 чакрым ара узып, 12 сәгать дәвамында Төмән өлкәсеннән кайтып килүе булган. Ир белән хатын рульдә берсен-берсе алмаштырып барганнар, ләкин, барыбер дә йоклап киткәннәр.

Биектау районында 7 апрельдә “ГАЗ” автомобилен идарә иткән 53 яшьлек ир  йоклап китеп, “DAF” машинасына орына һәм шуннан соң “Sitrak” машинасына килеп бәрелеп үлә. Алабуга районында 22 апрельдә 27 яшьлек ир дә “Лада” автомобиле руле артында йоклап китеп, “Scania” йөк машинасына бәрелеп җан бирә.

Автобусларда һәм йөк машиналарында тахограф булмаса, йөртүчегә 3-5 мең сум штраф салына. Транспорт чарасын тахографсыз юлга чыгарып җибәргәннәре өчен җитәкчеләргә 7-10 мең сум, шәхси эшкуарларга 15-25 мең сум, ә юридик затларга 20-50 мең сум штраф каралган.

– Йөк машиналарын яки автобусларны идарә итү вакыты 9 сәгатьтән артмаска тиеш. Йөртүченең 4,5 сәгатьтән соң 45 минут ял итеп алуы сорала. Бу таләпкә битарафлык күрсәтергә ярамый, – диде Дамир Бикмөхәммәтов.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш неврологы Тимур Хәйбуллин йокыны качыра торган дарулар, шулай ук кәһвә эчә-эчә юлда транспорт чарасын идарә итеп баруның хәвефле булганлыгын кисәтте.

– Кеше организмы кояшка бәйле, төнлә йокы баса. Көннең иртәнге 3 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр аралыгында йокы килү аеруча көчле була. Кичке якта йоклап алып, иртән юлга чыкканда  әле ярый, тик төне буе руль артында бару ярамый, – дип киңәш бирде Тимур Хәйбуллин.

Төнлә транспорт чарасын идарә итүченең йокы басудан башы түбәнгә ава башласа, чыелдап тавыш чыгара торган махсус җайланмалар да бар. Казандагы бер фәнни-җитештерү фирмасы вәкиле Рөстәм Хидиятуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда да транспорт чараларын идарә итүчеләрне йоклап китүдән кисәтә торган җайланмалар җитештерә башлаячаклар. Әмма Дамир Бикмөхәммәтов:”Колакка “чыелдык” аскан рәвештә дә төне буе транспорт чарасын идарә итмәскә кирәк, ял итеп алу хәерле. Җәйге ял вакытлары башлана, диңгезләргә машинада түгел, ә поездда бару ышанычлырак булыр”, – диде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading