16+

«Күпме халык адашып йөри. Мәчеттә генә утырмыйк”

17 мая 2025, 19:02
405
0
0
Уку өчен 3 минут

“Милли тормыш һәм дин” XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясаучылар милләтара һәм динара низаглар чыгарырга тырышучыларның коткысына бирешмәскә чакырдылар.

«Күпме халык адашып йөри. Мәчеттә генә утырмыйк”

“Милли тормыш һәм дин” XV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында чыгыш ясаучылар милләтара һәм динара низаглар чыгарырга тырышучыларның коткысына бирешмәскә чакырдылар.

"Аллаһ юлына өндик”

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфыйгулла хәзрәт Аширов имамнарга мәчеттә генә утырмаска чакырды. 

- Имам булуны әманәт итеп алдык икән, аны өстебездән төшерергә тиеш түгелбез. Безнең бурыч - Аллаһы Тәгалә юлына чакыру. Күпме халык адашып йөри. Шуның өчен мәчеттә генә утырмыйк. Вәгазь уку, балага исем кушу, никах укыту, җеназа уку ул – имамның иң кечкенә генә вазифасы. Без мәчеттән чыгарга тиеш. «Җир йөзенә таралып Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен эзләгез», – диелә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте өстәл артында гына түгел, һәрберебезнең ризыгы үз бар, Аның рәхмәтен эзләү – кешеләрне Аллаһ юлына өндәү. Мәчетләрдән чыгыйк. Аллаһ юлында аякларыбыз тузанлансын. Шул вакытта гына динебез алга барыр. Әгәр дә тормышыбызны дин белән бәйләмәсәк, халкыбызга, аның тарихына, гореф-гадәтләренә хезмәт итмәсәк, без халкыбызга тулаем хезмәт итмәгән булып чыгабыз, – диде ул.

Коткыга бирешмик!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин илебезне милләтара һәм динара низаглар чыгарып таркатырга тырышкан, халыкларны бер-берсенә каршы котыртып, җәмгыятьне исламга нәфрәт белән агулап маташкан дошманнарның коткысына бирешмәскә чакырды.

Динара фетнә чыгу ихтималы булганда, истә тотарга кирәк: Россиядә бүген ислам үсеше зур адымнар белән алга атлый. Шөкер кылып тыныч кына, беркемнең ачуын чыгармыйча һәм ачуланышмыйча, Аллаһ юлында үзебезнең күркәм эшләрне дәвам итәргә кирәк. Булганнарның кадерен белик. Бүген дини гыйлем артыннан чит илләргә чыгып китәсе юк: урта һөнәри белемне дә, югары белемне дә, хәтта академик белемне дә үзебездә алырга була. Татарстанга рәхим итегез! Бездә читтән торып уку мөмкинлекләре дә бар. Безгә динебезнең шулай чәчәк атып үсүенә, һичшиксез, куанырга кирәк. Котыртучылар күп булыр, әмма шуны онытмыйк: илебез башлыгы Владимир Путин ислам дөньясы белән хезмәттәшлек урнаштырырга тырыша, Палестинадагы дин кардәшләребезне ачыктан-ачык яклый, динара һәм милләтара татулыкны сакларга чакыра. Үзебезнең җитәкчебез, барлык татарларның Рәисе Рөстәм Миңнехановка исә шушы сәясәтне тормышка ашыру ышандырылган, ул бүген Россия һәм ислам дәүләтләре арасында дуслык күпере сала. Шушы бәрәкәтле иркен чордан файдаланып калыйк, хәзрәтләр: башка дин оешмалары белән хезмәттәшлек урнаштырыйк, җирле хакимият вәкилләре белән уртак тел табыйк, - дип мөрәҗәгать итте ул залдагыларга. 

Мәчетләр куркыныч тудырмый

Россия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин сүзләренчә, мөселманнар һәрвакыт җәмгыятьнең бердәмлеге, эчке татулыгы сагында торучы көч булырга тиеш.

- Мөселманнарга яла ягу, һәртөрле шелтәләү, гаепләүне күреп-ишетеп торабыз. Һәм безне исламга каршы ачылган пычрак ату кампаниясе борчымый калмый, әлбәттә. 120 еллыгын билгеләп үткән безнең Мәскәү җәмигъ мәчетебез һәр гает саен йөзләгән мең мөселман ир-атларын җыя. Аллаһка шөкер, тәртип белән җыелалар, гает вәгазен тыңлап, гает намазын укып, тәкбирләр әйтеп, берсен берсе котлашып таралышалар. Зур шәһәрләрдә мәчетләр тәртипсезлек чыгынагы булачак диючеләр ялгыша. Мәскәү генә түгел, Түбән Новгород, Ульяновск, Омск, Әстерхан кебек шәһәрләрдә, гәрчә алар милли республикалар башкаласы булмасалар да, берничә мәчет эшләп килә, яңалары төзелә һәм бернинди дә кискен вазгыять, аерым куркынычлар тумый, - диде ул.

“Телебезне дин аша гына саклый алабыз”

Пленар утырышка йомгак ясап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов анда катнашкан делегатларга хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Бу очрашу, җыен бик кирәк. Без монда аралашабыз, фикерләшәбез, киңәшләшәбез. Татарлар бөтен җирдә дә бар: Белоруссиядә дә, Үзбәкстанда да, Казахстанда да, Кыргызстанда да, Европада да, Америкада да. Ләкин Россия өлкәләрендәге татарлар белән элемтә имамнар аша башкарыла. Телебезне, гореф-гадәтләребезне дин аша гына саклый алабыз, – диде ул.

Татарстан Рәисе чыгышында шушы көннәрдә Казанда узган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын искә алып, Казанны Россия күләмендә генә түгел, ислам дөньясында аны тоюларын, күрүләрен дә ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading