29 гыйнвар көнне суд дүрт баласы булган 27 яшьлек әни кеше эшенә нокта куйган.
Елаудан тынычландырырга теләп селкетә башлагач сабый җан биргән иде. Хатын-кыз гаебен танымаган, фаҗиганең төрле версияләрен сөйләгән, дип яза «Татар-информ».
Сабыйның үлем сәбәбе итеп арка мие җәрәхәте аталган.
Суд Яшел Үзәннән 27 яшьлек күп балалы әни Марина Кәримованы сигез елга колониягә озаткан. Аны дүрт айлык улының үлемендә гаепле дип тапканнар.
Бала 2024 елның 6 гыйнварында вафат булган. Тикшерү ачыклаганча, үлем сәбәбе дип арка мие җәрәхәте аталган. Әни кеше сабыйны тынычландырырга тырышып, аны көчле селкетә башлаган ки, бала организмы моңа түзә алмаган. Кәримовага карата «Сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, саксызлык аркасында кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Соңрак аны тоткарлаганнар һәм СИЗОга озатканнар.
Бу фаҗигале вакыйга киң җәмәгать резонансы тудырды. Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин эшне тикшерүне шәхси контроленә алган иде.
«Мин үз гаебемне танымыйм»
Гаепләнүче хатынны суд залына богауларда һәм конвой астында алып кергәннәр. Ул үз йөзен матбугат камераларыннан яшергән.
15 август көнне бу эш буенча беренче процессларның берсе булган көнне, Марина Кәримова журналистларга әлеге коточкыч көннең нечкәлекләре турында сөйләгән иде.
"Айзатның күзләре ярым йомык иде. Мин аны аңына китерергә тырышып карадым, ясалма сулыш ясадым. Ул, ичмасам, ниндидер тавыш чыгара иде. Мин тиз генә җыендым, киендем дә урамга йөгереп чыктым. Ишегалдында яшь пар басып тора иде, мин алардан ашыгыч ярдәм чакыруларын сорадым. Бу гыйнварда булды, без подъездга кердек. Мин аның исән булуына өметләнгән идем. Аннары ашыгыч ярдәм килде, һәм мин баланы табибларга тапшырдым", - дип уртаклашкан Марина Кәримова.
"Бу җинаять эшендә җәзаны йомшарта алырлык факторлар юк"
Процесс башында Марина Кәримованың үз адвокатыннан баш тарту турында өч тапкыр үтенеч белдергән. Ләкин 29 гыйнвар көнне ул элегрәк куелган барлык таләпләреннән баш тарткан. Адвокат хезмәте өчен түли алмау сәбәпле, хәзер ул чыгымнарны дәүләт каплаячак.
Аннары сүз дәүләт гаепләүчесе Константин Чупринга бирелгән. Фикер алышуларда чыгыш ясаганда, ул гаепләнүченең гаебе шаһитлар күрсәтмәләре, экспертизалар һәм судта тәкъдим ителгән башка фактлар белән исбатланган, дигән.
«Гаепләнүченең гаебен танымау позициясе, минемчә, гадел җинаять җәзасыннан качу максатыннан үз-үзеңне яклау ысулы булып тора. Беренчел тикшерү һәм суд тикшерүе барышында ул башка затларны гаепләргә тырышып карады», - дигән дәүләт гаепләүчесе.
Ул бу җинаять эшендә җәзаны йомшарта алырлык факторлар юк дип белдергән.
Прокуратура вәкиле судтан Кәримовага гомуми режимлы колониядә 11,5 ел җәза билгеләүне сораган.
"Баланың үлемендә башка кеше гаепле"
Шуннан соң суд сүзне гаепләнүчегә биргән.
«Минем катнашым юк, мин улымны үтерер итеп селкемәдем. Әгәр чын гаепле кеше иректә калса, бу гадел булмаячак», - дигән ул.
Адвокат, фикер алышуларда чыгыш ясаганда, аның якланучысы басым астында үз гаебен таныган, дип белдергән.
"Ул баланы селкемәде, аңа бернинди җәрәхәтләр дә китермәде. Ул баланың үлемендә Ильичев гаепле дип раслый, ул баланы нык селкегән, аның аркасына суккан, бөтен гаепне Кәримовага аударган дип саныйм", – дип үз дәлилләрен китергән яклаучы.
«Ул аның белән шулай уйный иде, тынычландыра иде»
Адвокат телгә алган кеше, ул Константин Ильичев. Марина Кәримованың элеккеге тормыш иптәше. Ир сөйләгәнчә, алар Марина белән бер Балалар йортында үскәннәр һәм вакыт-вакыт бергә яшәгәннәр. Хатынның тагын дүрт баласы бар, әмма алар барысы да аның белән яшәми: кемдер туганнарында, икенчеләре балалар йортында.
Тикшерү версиясе буенча, Кәримова баланы селкеткәндә Константин аның янында булган.
Үз чыгышын дәвам итеп, адвокат судтан Марина Кәримованы аклауны сораган. Ахыр чиктә, хөкемдар Кәримовага гомуми режимлы колониядә сигез ел җәза билгеләгән.
Җәза прокуратура сораганча ук кырыс булмаган, шуңа да карамастан, гаепләнүченең реакциясе буенча ул ахырга кадәр аклануга өметләнгән дип уйларга мөмкин булган.
Комментарийлар