16+

«Нигә без моны сатып алдык? Ни өчен безнең балабыз газаплана»

17 мая 2025, 12:28
748
0
0
Уку өчен 9 минут

Ни өчен питбайк, скутерлар белән идарә итүче үсмерләр саны елдан ел арта? Моңа каршы ничек көрәшергә?

«Нигә без моны сатып алдык? Ни өчен безнең балабыз газаплана»

Ни өчен питбайк, скутерлар белән идарә итүче үсмерләр саны елдан ел арта? Моңа каршы ничек көрәшергә?

Ике ел инвалид арбасында

16 яшьлек Виктория сыйныфташы тәкъдиме белән питбайкта йөреп керергә була. Баксаң, үсмер егетнең туган көненә бабасы бүләк иткән ул җайланманы. Тик үзләре яшәгән бистәдән ерак китә алмый алар, үсмер егет  питбайк белән идарәне югалтып бер мизгелдә юл кырыендагы киртәгә килеп бәрелә. Бернинди саклану чаралары кимәгән Виктория ике метр чамасы очып, башы белән бик каты җиргә бәрелә. Баш сөяге һәм мие җәрәхәтләнгән кызны хастаханәнең реанимация бүлегенә алып киткәннәр. Аркасына да нык зыян килгән. Питбайкны йөртүче үзе җиңелчә тән җәрәхәтләре алган.

2 елга якын әти-әнисе башта кызларының гомерен саклап калу өчен көрәшкән, аннары бөтен көчләрен алга таба тернәкләндерүгә куйганнар. Кызганычка каршы, кыз әле дә инвалид арбасында. Кайчан аякка басачагын табиблар да төгәл генә әйтеп бирә алмый.

«Берни куркытмый»

Тик ни чаклы гына чаң сугуга карамастан, балалар һәм яшүсмерләр төрле мототранспортта йөрүләрен дәвам итә. Дәүләт автоинспекторлары әти-әниләргә мондый «уенчыкларның» куркыныч булуы турында искә төшерә.

– Яшүсмерләргә тиз йөрү, тәвәккәллек, көндәшлек һәм ярышлар уздыру рухы ошый, нәкъ менә шуның белән яшьләр арасында питбайкларның зур популярлыгын аңлатырга мөмкин, – дип ачына Кайбыч балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече Алсинә Кузьмина. – Кызганычка каршы, мини-мотоциклда йөрү еш кына яшь йөртүче өчен авария белән тәмамлана. Җәй саен бездә шул транспорт чараларында булган юл һәлакәтләре буенча вазгыять кискенләшә.

Яшел Үзән районының Осиново бистәсе үзенең питбайкерлары белән дан тота. Биредә һәр ишегалдында диярлек шул транспортта җилдерүче малайлар бар, кайчак алар гаять зур төркем булып бистә урамнары буйлап кыргый тавышлар чыгарып, үкертеп уза.

Дөрес, бистә халкы бу мотошоудан бөтенләй канәгать түгел. Байкерлар узган җәй үк аларның күбесенең кәефен төшергән, кешеләр питбайклар шау-шуыннан зарлана, бигрәк тә алар төннәрен йокларга бирми.

– Бу егетләр урам буйлап котырынган тизлектә куалар. Юл кырыендарак йөрсәң, бәрдереп китүләре дә ихтимал. Бөтен урамга матаен үкертеп үтүчеләрнең әти-әниләре моңа ничек карый икән? Нигә тыймыйлар? – дип зарлана Илгизә Галимова.

Кичен питбайкта йөрергә чыгып киткәнче, үсмерләр якында гына ЮХИДИ экипажы юкмы икәнен җентекләп тикшерәләр, бер-берсенә хәбәр салалар. Бу конспирация – шулай ук малайларның кәефен күтәрә торган өлеше. Тик менә ул алар өчен һәрвакытта да яхшы тәмамланмый, чөнки күпчелек очракта йә аларның күбесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бөтенләй белми, йә аларны үтәүне кирәк дип санамый.

– Күп кенә әти-әниләр, балага питбайк сатып алганда, ул бары тик авыл юлларында яки кыр буйлап кына куып йөриячәк, дип саный, чөнки питбайк – ул мотоцикл түгел, һәм анда бары тик юлсыз җирләрдә, яки махсус узыш трассаларында гына йөрергә мөмкин. Гомуми файдаланудагы юлларда питбайкларда йөрү катгый тыела, – дип сүзен дәвам итә Алсинә Ирек кызы. – Без ЮХИДИ инспекторлары белән һәрдаим рейдлар үткәреп торабыз. Бер көн эчендә генә дә шактый җыела андый скутер, питбайкта җилдерүчеләр саны. Алар өчен беркетмә әзерләнә һәм алга таба алар балигъ булмаган эшләре буенча инспекторларга тапшырыла. Тик, ни кызганыч, әти-әниләрне штраф салулар, безгә әңгәмәгә чакырулар да куркытмый. Каршымда көлеп басып торалар. Ни кызганыч, аварияләр аянычлы тәмамлангач кына әти-әни акылына килә башлый.

«Питбайк» дигән төшенчә юк

Адвокат Марат Гайнуллин та питбайкларның статусы төгәл билгеләнмәгән дип саный, шуның аркасында проблемалар килеп туа да. Берәүләр моны мини-мотоцикл, икенчеләре мотовелосипед дип саный икән.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә «питбайк» дигән төшенчә юк, – ди хокук белгече. – Бу сүз халык сөйләменә кайчандыр «скутер», ягъни мопед кебек үк килеп кергән. двигатель күләме 50 куб сантиметрдан кимрәк булса, мопед та, мотоцикл да «Питбайк» дип аталырга мөмкин. Транспорт чаралары, шул исәптән мопед белән идарә итү хокукы эчке эшләр органнары вазифаи затлары тарафыннан үткәрелә торган тиешле имтихан тапшырганда бирелә. Мопед белән идарә итүгә хокукны „М” категориясендәге машина йөртү таныклыгы яисә „Юл хәрәкәте иминлеге турында” Федераль канунда каралган башка категориядәге машина йөртү таныклыгы раслый. Балигъ булмаган гражданнарга (16 яшькә җиткән) „М” hәм „А1” категориясендәге таныклыклар бирелергә мөмкин.

Күп гражданнар мопедны бары тик спорт инвентаре гына дип уйлап нык ялгыша. Чынлыкта, шулай булырга тиеш тә, чөнки таможняда экономияләү өчен «питбайклар» ПТСтан (транспорт чарасы паспорты) башка сатыла һәм нәкъ менә спорт инвентаре паспорты белән тәкъдим ителә. Питбайк ярышлар һәм күнекмәләр өчен махсус билгеләнгән урыннарда кулланылырга тиеш, анда аны аерым транспортта алып киләләр һәм аннары шулай алып та китәләр. Юлда аның белән йөрергә ярамый.

Бу турыда мондый мотоциклларның кайбер характеристикалары да сөйли. Аларның күбесендә «борылу» турындагы да, «стоп» сигналлары да, хәтта фаралар да юк (әлбәттә, барысы да комплектациягә бәйле). Шуңа күрә, «питбайкер» юлга чыкканда, ул аңлы рәвештә юл хәрәкәтенең барлык катнашучылары өчен куркыныч тудыра.

Шулай да, йөрергә ярыймы, әллә юкмы?

Канун буенча «питбайк»ның тулы кыйммәтле транспорт чарасы булуын ачыкладык. Димәк, инде алда телгә алынганча, бу мини-мотоциклда йөрү өчен М категориясе хокуклары кирәк. Әгәр бу кагыйдәләр игътибарсыз калдырылса, хокук бозучыларны барлык кагыйдәләр буенча штраф көтә.

– Мопед белән шлемсыз идарә итү бер мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә (административ хокук бозулар кодексының 12.6нчы маддәсе, – дип ачыклык кертә адвокат Марат Тәлгать улы. – Җитешсезлекләре булган мопед белән идарә итү 500 сум күләмендә административ штраф салуга китерә (Административ хокук бозулар кодексының 12.5 маддәсенең 1нче өлеше). 16 яшькә җиткән затлар административ җаваплылыкка тартыла. Балигъ булмаганнарның штрафлары әти-әниләре тарафыннан түләнә. Мопед белән идарә итүче бала тарафыннан гражданнарга яки аларның милкенә зыян китергәндә, әти-әниләр балигъ булмаганнар белән беррәттән, гражданлык-хокук җаваплылыгы тотачаклар (зыянны каплыйлар). Моннан тыш, машина йөртү таныклыгы булмаган балага мопед белән идарә итүгә юл куйган ата-аналар административ хокук бозулар Кодексының 5.35 маддәсе буенча әти-әни вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Ә менә мопед, мотоцикл белән идарә итү хокукы булмаган килеш идарә ит итүчегә Административ хокук кодексы 12.7 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, 5-15 мең сум административ штраф каралган. Бу очракта скутер яисә мопед махсус тукталышка куела.

Соңыннан бу зират юлы белән тәмамлана

Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре питбайк, скутер, квадроциклларда җилдерү очраклары бигрәк тә Казан яны бистәләре өчен хас күренеш, дигән фикердә журналист, “Именно шулай” телеграмм каналы хуҗасы Рәсим Хаҗиев.

– Рәхәт бит. Үзәктән ерак булгач, үсмерләр дә, аларның әти-әниләре дә тикшереп тә йөрмәячәкләр дигән фикердә, күрәсең, – ди Рәсим. – Гомуми файдаланудагы юлларда квадроцикллар һәм питбайклар белән идарә итүче балигъ булмаганнар белән фаҗигаләр быел да әнә күпме. Әле һаман да әти-әниләр моның балалар өчен куркыныч уенчык булуын аңламый. Узган ел бу хакта күпме сөйләштек, хәтта Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә дә бу хакта сүз кузгатылды, ләкин берни дә үзгәрмәде. Мин үзем еш кына Ташлы Кавал, Усад һәм Столбище бистәләре янында яшүсмерләрнең квадроциклларда һәм питбайкларда җилдерүләренең шаһиты булам. Алар әле нәтиҗәләр турында уйламыйча юлларга чыгалар. Бу өлкәдә кануннарны катгыйландырырга, ә кирәк булганда хокукларны һәм бурычларны төгәл бүлү өчен аны яхшыртырга кирәк. Әти-әниләр үз балаларына бу үлем уенчыкларын сатып ала, алар анда теләгәнчә йөри, үзара ярыша, мин-минлекләрен күрсәтә, һәм менә шундый фаҗигале нәтиҗәләргә киләбез. Нигә яшүсмерләргә шундый үлем коралы бирергә? Минем телеграм каналыма республика районнарыннан, әйтик, Мөслим, Азнакай, Питрәч, Лаеш, Чистай районнарыннан, Питрәчнең Көек бистәсендә яшәүчеләрдән бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Биредә питбайклар саны артканнан арта бара, анда балалар көннәр буе шул җайланмаларда йөри. Һәм иң мөһиме, аларның йөрүе – бер зур хаос, контрольсез процесс. Сез уйлап кына карагыз, әти-әниләр бу уенчыкларны үз балаларына сатып ала, соңыннан бу зират юлы белән тәмамлана. Әти-әниләре куллары ярдәмендә эшләнелә бит бу. Алга таба питбайклар белән бәйле мәсьәлә үсеш алыр һәм канун нигезендә бурычлы хокукларны ныгытыр дип өметләнәбез. Мәгълүм бер ягулык салу станциясе яшүсмерләргә техникага ягулык салуны тыйган. Элек гамәлдә булган эчке тыю питбайкларга, квадроциклларга һәм шундый ук техникага ягулык салуга хәзер паспорт күрсәтү таләбе белән тулыландырылган. Бәлки башка ягулык салу станцияләре дә шундый үрнәккә иярер?

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов әти-әниләрне балаларын әлеге мототранспорт белән идарә итүдән тыелырга чакырган иде.

– Балалар өчен җаваплылык сезнең кулда! Яшүсмерләргә һәм балаларга хәтта куркыныч булмаган урыннарда да мототранспорт белән идарә итәргә рөхсәт итәргә ярамый. Квадроцикллар, питбайклар, скутерлар һәм башка шундыйлар – бала бу уенчыкларны йөрткәндә үзе һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыра, – дип белдерде республика рәисе.

«Бүләкне дә ярыша-ярыша алалар»

«Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевның да әлеге техниканы бүләк итүгә үз карашы, үз мөнәсәбәте.

– Гыйлем алу өчен бер кешедә ике сыйфатның җыелуы кирәк. Беренчесе-акыл. Икенчесе-тәкъвалык, ягъни Аллаһы Тәгаләдән курку. Ике сыйфат бергә җыелганда бу кешенең гыйлем алуында файда булыр. Килер шундый көн, ни акылы, ни тәкъвалыгы булмаган кешеләр гыйлем алыр, дигән Имам аш-Шааби. Ягъни әгәр акылсыз кешегә гыйлем, бу очракта ниндидер транспорт чарасы бирелә икән, үзен генә түгел, ул башкаларны һәлак итәр. Уйлый белмәгән, яше җитмәгән, ни физик көче, сабырлыгы җитмәгән малай-шалайга мондый куркыныч техниканы бүләк итү юләрлек. Үзенә генә түгел, башкаларга зыян китерү ихтималы зур. Балага күз-колак булып тору да әти-әнинең төп вазифасы. Кайвакытта бүләкне дә ярыша-ярыша алалар. Шул питбайкны карасаң, һәлакәткә юлыгу очраклары гаять күп. Техниканы алып бирү генә түгел, ЮХИДИ хезмәткәрләре аерым бер техниканы йөртү өчен билгеле бер яшькә җитүне таләп итеп куя икән, димәк. моңа нигез бар. Куркыныч булмаган һөнәрләр, күнекмәләр сайлау турында уйланырга кирәк. Кызганыч, гарәпләр арасында да киң таралган бу квадроциклларда очып йөрү. Рәхәтлеккә чыдамыйча, ерак сәхрәләргә баралар, дрифт оештыралар. Шулар арасында да үлем очраклары шактый. Менә шул үлем "уенчыклары" бүләк иткәнче, акча эшләргә өйрәтергә үзенә бер хобби табарга ярдәм итәргә кирәк.

Автордан: Балалар үзләренә «мото-уенчыклар» сатып алуны сораганда, әлеге адымга барганчы, мең тапкыр уйлагыз. Балаңны югалту, яки аның чарасызлыктан хастаханә диварына карап ятуын сүз белән генә әйтеп булмый. Әлеге уенчыкларны сатып алганчы, юл һәлакәтләре белән бәйле статистикага күз салыгыз, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланучы балаларны барып күрегез. Хәзер бу балаларның әти-әниләре: «Нигә без моны сатып алдык? Нигә без рөхсәт иттек? Ни өчен безнең балабыз газаплана», – дигән сорау бирә үзләренә.

Чаллы составына керүче Шилинка бистәсендә халык питбайк һәм квадроциклларда узышырга яратучылар белән көрәшүнең кискен ысулын уйлап тапкан. Кырлар һәм чокырлар буйлап шау-шу кузгатып йөрү җанатарларын туктату өчен, кешеләр юлларга тырпаеп торган кадаклар белән кадакланган агач такталар куя башлаган.

Әмма мондый "хөкем итү" төрле карашлы фикерләр тудырган. Кайберәүләр әлеге гамәлне мәҗбүрилектән барлыкка килгән чара дип хуплый, икенчеләре исә имгәнүләр һәм начар нәтиҗәләр булуы турында кисәтә.

Ел башыннан бирле мототранспорт белән юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел белән чагыштырганда 3 тапкырга арткан! 38 коточкыч авария, 39 зыян күрүче, 4 кеше һәлак булган. Һәм бу сезонның башы гына!

Чаллыда «Лада» автомобилен йөртүче юл бирмәгән һәм 17 яшьлек яшүсмер идарә иткән питбайк белән бәрелешкән. Чаллы гимназиясе укучысы һәм аның белән бергә булган 18 яшьлек пассажир кызны күпсанлы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә китергәннәр.

10 апрельдә Кукмара районында 16 яшьлек эндуро дип аталган мотоцикл (төрле катлаулылыктагы юлсыз җирләрдә йөрү өчен, шулай ук кисешкән җирлек буенча узышларда катнашу өчен билгеләнгән мотоцикллар төре) идарәне югалтып кюветка барып төшкән һәм аннан соң ауган. Йөртүчесе һәм аның 16 яшьлек пассажиры, авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Узган ел Татарстанда Бала хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Ирина Волынец балалары йөртү таныклыгына ия булмаган килеш мотоциклга утырган ата-аналар өчен җаваплылыкны көчәйтергә чакырган. Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинниковка бу җәһәттән закон инициативасы җибәрелгән дә инде.

“Кызганычка, бездә статистика мәгълүматлары зур борчуга сала – бөтен илдә квадроцикл, мотоцикл, питбайк кебек транспорт чараларына утырган балалар һәлак була, гомере буена гарип кала. Әлбәттә, башлангыч фәкать балаларны саклауга юнәлдерелгән. Ә бу хәтәр “уенчыкны” аларга бары тик зурлар: йә әти-әниләре, яисә башка туганнары һәм танышлары сатып ала. Асылда әти-әниләре. Кыйммәтле “уенчык” бүләк итеп, баланы бәхетле балачак белән тәэмин итәбез, дип уйлыйлар, күрәсең. Әмма алар еш кына бала кулына үлемгә китерердәй “уенчык” тоттыруларын аңламыйлар”, – ди Ирина Волынец. Моннан тыш, ул балалары йөртүче таныклыгына ия булмаган килеш транспорт чарасына утырган ата-аналарга беренче тапкыр “эләккәндә” – 100 мең сум, кабат “эләккәндә” – 300 мең сум штраф түләтүне, шулай ук транспорт чарасын конфискацияләүне тәкъдим итә.

ЮХИДИ мототранспорт белән идарә итү кагыйдәләрен искә төшерә:

• мопед (скутер) белән М категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән башлап идарә итәргә мөмкин (двигатель күләме 50 см3 дан артмый);

• эчке двигателенең күләме 125 см3 дан кимрәк булган җиңел мотоцикл белән А1 категорияле йөртү таныклыгы булганда 16 яшьтән идарә итәргә мөмкин;

• эчке двигателенең күләме 125 см3 артык булган мотоцикл белән А категорияле йөртү таныклыгы булганда 18 яшьтән идарә итәргә рөхсәт ителә.

Квадроцикл белән идарә итү өчен, А1 категорияле тракторчы-машинист йөртү таныклыгы кирәк. Мондый транспорт белән гомуми файдаланудагы юлларда йөрергә ярамый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading