Подъезд – яшәүчеләрнең гомуми мөлкәте, әмма аны төзекләндерү өчен кем җавап бирә дигән сорау һәрвакыт күп бәхәсләр тудыра.
Күпфатирлы йорт подъездында кем һәм кайчан ремонт ясарга тиеш? Әгәр идарәче компания кул кушырып утыра икән, нишләргә була?
Подъезд өчен кем җавап бирә?
Подъезд шул йортта яшәүчеләрнең уртак милке булып санала. Бу РФ Торак кодексының 36 нчы маддәсендә күрсәтелгән. Баскыч аралары һәм мәйданчыклары, тәрәзәләр, почта тартмалары, тоткалар, утлар – йортның гомуми милке.
Гомуми мөлкәтне карап тоту һәм ремонтлау өчен, законнар нигезендә, идарәче оешма җавап бирә. Ул подъездның торышын күзәтергә, ремонтны планлаштырырга һәм үткәрергә, аварияләрне бетерергә һәм башкаларны эшләргә тиеш. Фатир хуҗалары түбәндәге идарә формаларының берсен сайлыйлар: идарәче компания, ТСЖ (торак милекчеләре ширкәте), ТК (торак-төзелеш кооперативы). Идарәче оешмасы йортта яшәүчеләр түли торган акчага подъездны төзек хәлдә тотарга тиеш. Ул «гомумйорт милеген тоту һәм агымдагы ремонтлау» чыгымнары буларак фатир өчен түләү квитанцияләренә кертелгән.
Ремонт ясатуга ничек ирешергә?
1. Гариза языгыз. Нәрсәне ремонтларга кирәклеген тасвирлагыз: ишелгән штукатурка, ватылган плитә, эшләми торган яктырткычлар һ.б. Дәүләт төзелеше кагыйдәләренең 3.2.9 п. идарәсе килешүенә ишарә итегез. Анда күпфатирлы йорт подъездында косметик ремонт кимендә 3-5 елга бер тапкыр уздырыла, дип күрсәтелгән. Ремонт таләп ителгән әйберләрнең фото/видеосын беркетегез.
2. Коллектив гаризагызга кул куйсыннар. Йорт милекчеләреннән имзаларны җыегыз. Коллектив мөрәҗәгать гаризаның шәхси инициатива түгел, ә гомуми проблема булуын раслый.
3. Гаризаны идарә оешмасына тапшырыгыз. Оешманың юридик адресына, рәсми электрон почтага гариза җибәрегез (ЕГРЮЛдан өземтәдә күрсәтелгән) яки шәхсән бирегез. Моның өчен документның ике нөсхәсен эшләгез: берсен тапшырыгыз, икенчесенә номерын, датасын һәм имзасын куегыз - ул сездә калачак.
4. Җавапны 30 көн көтегез. Әгәр бер ай эчендә җавап килмәсә яки ул сезне канәгатьләндермәсә, киләсе этапка күчәсез.
5. Торак инспекциясенә шикаять бирегез. Шикаятьне языгыз, идарә оешмасына гариза күчермәсен, подъезд торышы фотографияләрен беркетегз. Инспекция 30 көн эчендә мөрәҗәгатьне караячак, тикшерү уздырачак һәм, әгәр хокук бозуны ачыкласа, күрсәтмәне идарәче оешмага җибәрәчәк.
6. Судка дәгъва бирегез. Үзегезнең тору урыныгыз буенча район судына дәгъва юллагыз. Элек бирелгән документларны барысын да китерегез, төп таләпне формалаштырыгыз. Мәсәлән, идарә оешмасын подъездда косметик ремонт үткәрергә мәҗбүр итәргә.
Подъездда ремонтны ниди ешлыкта ясарга тиешләр?
Ремонт капиталь һәм косметик була. Аларны үткәрү чорлары төрле.
Капиталь ремонт - кирәкле конструкцияләргә, инженерлык челтәрләренә һәм гомумйорт системаларына кагыла торган масштаблы эшләр. Үткәрү вакыты һәр йорт өчен шәхси карала.
Һәр төбәктә озак вакытлы (25 елга кадәр) һәм кыска вакытлы (3 елга кадәр) капиталь ремонт планнары расланган.
Косметик ремонт - тышкы күренешкә кагылышлы бөтен нәрсә: стеналарны агарту һәм буяу, яктырткычларны, ишекләрне, почта тармаларын, тотканы һәм идәнне алыштыру. Үткәрү вакыты - 3-5 елга бер, шулай ук бинаның торышына һәм категориясенә бәйле. График һәм сроклар йорт белән идарә итү шартнамәсендә язылырга тиеш.
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар