16+

Республика җәмәгатьчелеге Алмаз Әхмәтшин белән хушлашты

14 мая 2025, 14:58
404
0
0
Уку өчен 4 минут

Бүген Казанның Әл-Мәрҗани мәчетендә Смоленск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары – төбәк Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Татарстанның Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшинны соңгы юлга озаттылар.

Республика җәмәгатьчелеге Алмаз Әхмәтшин белән хушлашты

Бүген Казанның Әл-Мәрҗани мәчетендә Смоленск өлкәсе губернаторының беренче урынбасары – төбәк Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, Татарстанның Нурлат районының элеккеге башлыгы Алмаз Әхмәтшинны соңгы юлга озаттылар.

Хушлашу мәрәсимендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин, Смоленск өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Ляхов, Хөкүмәт әгъзалары һәм ике төбәкнең парламентлары депутатлары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге исеменнән Алмаз Әхмәтшинның гаиләсенең, туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының кайгысын уртаклашты. «Якын дустыбызның кинәт вафат булуы турында көтелмәгән хәбәр күпләрне аптырашта калдырды, – диде ул. –Зур тормыш тәҗрибәсе булган, көч-куәте ташып торган  Алмаз Сәлим улы туган республикасына һәм Смоленск өлкәсенә  озак еллар  хезмәт итәргә тиеш иде. Ул төзүче буларак зур ихтирамга һәм хөрмәткә лаек булды. Миңа, Премьер-министр булганда, Хөкүмәттә аның белән бергә эшләү бәхете тиде, шуңа күрә аның нинди профессионал булуын ишетеп кенә белмим. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлый идек. Ул Татарстаннан киткәч, без аның җитмәвен сиздек».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Алмаз Әхмәтшинның, төзүче буларак, ишегалларын, территорияләрен төзекләндерүгә, торак-юл төзелешенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. «Аның эшен дәвам итүчеләр республикабызның бу күренекле төзүчесе тәҗрибәсенә ышанычлы рәвештә таяна алалар», – дип йомгаклады сүзен республика парламенты җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохинга һәм Смоленск өлкәсе Думасы Рәисе Игорь Ляховка озатырга килүләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең визит Алмаз Сәлим улын Смоленск өлкәсендә ни дәрәҗәдә хөрмәт итүләрен күрсәтә, – диде ул. – Танылган төзүче һәм яхшы күңелле кеше  Алмаз Әхмәтшинны без барыбыз да хәтерләрдә саклаячакбыз». 

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Алмаз Әхмәтшинны күренекле җитәкче һәм зур шәхес дип атады. «Алмаз Сәлим улы өчен барлык бурычлар да масштаблы булды, һәм ул аларны бик тырышып башкарды, – диде ул. – Районнарда авыллар төзелеше, Универсиада объектларын төзү – һәркайда ул гаять зур эшкә сәләтле һәм тирән белемле иде. Ул шулай ук Нурлат өлкәсендә дә актив эшләде, ә аннары, Смоленск өлкәсенә эшкә чакыруны кабул итеп, үз эшенең профессионалы  буларак абруй казанды». 

Ирек Фәйзуллин шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин исеменнән Алмаз Әхмәтшинның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Смоленск өлкәсе губернаторы Василий Анохин сүзләренә караганда, Алмаз Әхмәтшин төбәкнең инфраструктура үсешенең иң катлаулы мәсьәләләре белән шөгыльләнгән. «Торак һәм юл төзелеше, торак-коммуналь тармак, социаль инфраструктура объектларын торгызу һәм капиталь ремонтлау һәм өлкә Хөкүмәте эшчәнлегенең башка өлкәләре аның ышанычлы кулында булды, – дип ассызыклады ул. – Алмаз Сәлим улы төбәктә күп кенә реформаларны һәм үзгәртеп коруларны башлап җибәрүче һәм башкаручы булды. Аларны тормышка ашыру барышында очраган кыенлыклардан курыкмады. Чөнки үзенең хаклыгын сизә һәм үз позицияләрен яклый белә иде. Безгә ул бик тә җитмәячәк».  

Смоленск өлкә Думасы Рәисе Игорь Ляхов, Алмаз Әхмәтшин турында истәлекләрендә җылы сүзләр әйтеп, аның эшлекле һәм кешелекле якларын  билгеләп үтте. «Безнең төбәкләрдә өлгереп җиткән үзгәртеп корулар көчле, тәҗрибәле җитәкчеләр таләп итте,  – диде ул, – Алар дөрес карарлар кабул итә һәм дөрес адымнар ясый алдылар. Губернатор командасының ышанычлы терәге, төбәк Хөкүмәтенең нигезе булган Алмаз Сәлим улы шундый иде».

Алмаз Әхмәтшинның шәхси сыйфатлары турында сөйләгәндә, Игорь Ляхов билгеләп үткәнчә, ул ил тарихын, татар халкы тарихын белгән һәм яраткан, Исламны белгән һәм хөрмәт иткән, шулай ук күп кенә православие чиркәүләре төзегән. «Ул теләсә кайсы компаниянең җаны иде, матур һәм оста шаярта ала иде, – диде Игорь Ляхов, – Смоленск өлкәсендә яшәүчеләрнең һөнәрчеләре һәм хезмәт батырлыклары белән кызыксынды. Аны бөтен өлкәдә яхшы беләләр һәм бәялиләр иде».

Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев якташлары исеменнән чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, Алмаз Сәлим улы Нурлат районы тарихында муниципалитет тормышын яхшы якка үзгәрткән акыллы җитәкче буларак калачак.

Алмаз Әхмәтшин Нурлат районын 2018 елдан 2023 елга кадәр җитәкләгән. Аның җитәкчелегендә инфраструктура, төзелеш, төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык һәм башка өлкәләрдә төп проектлар гамәлгә ашырылган.

Алмаз Әхмәтшин Казанның Мирный бистәсе зиратына җирләнде.

Алмаз Әхмәтшин вафаты сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та кайгы уртаклашкан иде.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading