16+

Рөстәм Миңнеханов Буа районы авыл хезмәтчәннәре белән аралашты

25 мая 2025, 17:30
484
0
0
Уку өчен 2 минут

Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Буа районында булды, моңарчы ул Кайбыч муниципаль районында эшләрнең торышы белән танышкан иде.

Рөстәм Миңнеханов Буа районы авыл хезмәтчәннәре белән аралашты

Рөстәм Миңнеханов бүген иртән Буа районында булды, моңарчы ул Кайбыч муниципаль районында эшләрнең торышы белән танышкан иде.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов озата йөрде.

Килүгә үк ТР Рәисе хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, Буа районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Рөстәм Миңнехановка социаль-икътисадый хәл, районда республика программалары кысаларында төзелә торган объектлар турында сөйләделәр. Район кырларында чәчүнең барышы турында җентекләбрәк сөйләделәр. Чәчү эшләре төгәлләнгән. Уҗымнар әйбәт кышлаган.

Районда терлекчелек өлкәсендә аз гына кимү күзәтелә. Татарстан Рәисе бу фактка игътибар итте. Аның сүзләренчә, киләчәктә мондый тенденциягә юл куймас өчен, бу юнәлештә эшне көчәйтергә кирәк.

Рөстәм Миңнехановка хәбәр итүләренчә, якын арада күрше муниципаль районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм крестьян-фермер хуҗалыкларын үстерү һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча зур киңәшмә узачак, киңәшмәдә шулай ук Буа районы фермерлары да катнашачак.

Фермерлар Рөстәм Миңнехановка парниклар төзүгә субсидияләр өлешендә яшелчә үстерү белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм программасын кабул итү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Республика Рәисе бу инициативаны хуплады һәм юнәлеш министрлыгына үз тәкъдимнәрен эшләргә һәм кертергә кушты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Дәүләтшиннар крестьян-фермер хуҗалыгының җиләк-җимеш культуралары җитештерү эше белән танышты. Күпьеллык утыртмаларның мәйданы 37 гектар тәшкил итә. Биредә төрле сорттагы алмалар үстерелә: «Төньяк сенап», «Лобо», «Хани крисп», «Белорусские сладкие», «Беркутовское». Узган ел йомгаклары буенча алма уңышы 274 тонна чамасы тәшкил иткән.

Бакчаларда заманча технологияләр, тамчылап су сибү һәм утырту кагыйдәләрен төгәл үтәү кулланыла. Дәүләтшиннар крестьян-фермер хуҗалыгы «Гаилә фермаларын үстерү» грантын откан (Буа районының Бик-Үти авылында интенсив типтагы алма бакчасын үстерүгә).

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading