16+

Рубль ныгыды: нәрсә алып калырга кирәк?

26 февраля 2025, 11:54
1320
0
1
Уку өчен 2 минут

Соңгы көннәрдә рубль долларга һәм еврога карата сизелерлек ныгыды: бүген доллар 86 сум тора.

Рубль ныгыды: нәрсә алып калырга кирәк?

Соңгы көннәрдә рубль долларга һәм еврога карата сизелерлек ныгыды: бүген доллар 86 сум тора.

Моннан гади халык нәрсә отып кала ала? Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече Фәнис Хөсәеновтан шул хакта сорадык.

Белгеч әйтүенчә, рубльнең ныгуы чит ил товарларына бәя төшүгә китерергә тиеш. Әмма рубльнең ныгуы кимендә өч ай дәвам итү шарт. 

– Безнең бәяләүләр буенча, бу вазгыять вакытлыча гына. Якын араларда ул барыбер 95-105 сумга кире кайтырга тиеш. Шул рәвешле кыска вакытка гына ныгып торуы бәяләр төшүгә китерер дип уйламыйм. Шунысы да бар: соңгы ике елда, санкцияләр кертелүне истә тотканда, безгә чит илдән товар кертүчеләр товарны евро һәм долларга түгел, Кытайдан юаньга сатып алалар. Гади кешеләргә килгәндә, бу вазгыятьтән файдаланып, доллар ала алалар. Әмма ул аларга никадәр мөһим соң? Чит илгә баручыларга ул әлбәттә кирәк. Бердәнбер уңай ягы шул гына. Көнкүреш техникасы, машиналарга бәяләр төшмәячәк дип уйлыйм, – дип аңлатты безгә Фәнис Хөсәенов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading