Җәй – ул ял, эссе көннәр, карбыз ашау. Шулай ук өстәмә акча эшләү мөмкинлеге дә.
Сезонлы эшне кайдан эзләргә, нинди вакансияләр табышлы һәм кая акча эшләргә?
Сезонлы эш: кемгә һәм ни өчен кирәк?
«Диңгездә яшәп, акча эшләү» - яз башында интернеттагы иң популяр сорауларның берсе. Бу гаҗәп тә түгел: эш арасында кызынудан, кояш батканны караудан, шуңа өстәп акча да эшләп алудан кем баш тартыр икән?
Яр буендагы сезонлы эш – акча эшләүнең бик яхшы ысулы. Бигрәк тә студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, графиклы эш вакытына бәйле булмаган кешеләр өчен. Мондый эш табыш кына түгел, маҗаралар, яңа танышулар һәм тәэсирләр дә бирәчәк. Еш кына эш тәкъдим итүчеләр юл, яшәү, туклану чыгымнарын үз өстенә алалар. Рәхәт ич!
Акча эшләргә кая барырга?
Әгәр дә сез җәй көне акча эшләү турында ныклап торып уйланасыз икән, тормыш кайный торган шәһәрләр һәм төбәкләр исемлеген китерәбез: Краснодар крае, бигрәк тә Сочи, Анапа һәм Геленджик – иң күп эш тәкъдимнәре монда; Кырым – Ялтадан алып Евпаториягә кадәр аниматорлар, сатучылар, официантлар өчен дистәләтә тәкъдимнәр бар; Кавказ Минераль сулары - бик матур табигатьле курорт зонасы.
Айгөл, 25 яшь, укытучы:
Өченче ел рәттән җәй көне көньякка китәм - Сочида яхтада фотограф булып эшлим. Туристлар бортта мини-фотосессияләргә заказ бирәләр. Көнгә өчәр-бишәр съемка була, форматка бәйле берсе өчен 2000 дән 6000 сумга кадәр алам. Сезонында аена 150 мең сум тирәсе акча эшлим. Бу инде минем өчен җәйге традициягә әверелде.
Көньякка барасыгыз килмәсә
Җәй көне акча эшләү диңгез белән генә бәйле түгел. Башка юнәлешләрне дә карарга мөмкин: агросәнәгать секторы – Мәскәү, Карелия яисә Алтайда җиләк-җимеш җыю; фестивальләр һәм төрле чаралар - техник ярдәм, касса артында эшләү, мәйданчыкларны монтажлау. Бу чаралар бөтен Россия буйлап уза; балалар лагерьлары; Байкалда яки Камчаткада кунакханәләр һәм кемпинглар – матур табигать күренешләре искитәрлек монда!
Наил, 32 яшь:
Эретеп коручы булып эшлим һәм һәр җәйне Анапага барам - кунакханә һәм рестораннар төзелешендә акча эшлим. Анда һәрвакыт нидер киңәйтәләр, үзгәртеп коралар, ремонтлыйлар. Шартлар идеаль түгел: эссе, физик эш, әмма аена 100 меңнән артык түлиләр, торак һәм туклану – эш бирүче хисабына. Бер тапкыр хәтта премия дә бирделәр, чөнки планны вакытыннан алда башкардык. Сентябрьдә өйгә акча белән кайтам. Хатыным инде җәй минем вахтага китүемә күнеккән, ә аннары без бергә ял итәбез.
Ничек алданмаска?
Сезонлы эш – эш эзләүчеләр өчен генә түгел, ә мошенниклар өчен дә яхшы кармак. Җинаятьчеләр кармагына ничек эләкмәскә:
-«Кунакханәдәге урын» яки «мәҗбүри аванс» өчен акчаны алдан җибәрмәгез.
-Эш бирүчене тикшерегез: бәяләмәләрне эзләгез, ОГРНны тикшерегез, ФНСның «Прозрачный бизнес» сайтында карагыз.
-Килешүне берничә көнгә эшләп карау булса да имзалагыз. Аны тулысынча укып чыгарга иренмәгез.
-Мөһим моментларны ачыклагыз: медицина китабы бармы, эш тәртибе һәм яшәү шартлары нинди.
Сезонлы эш – урын алмаштыру, акча эшләү һәм яңа дуслар табу мөмкинлеге ул. Шулай булгач, әгәр әлегә кадәр акча эшләү өчен кая барырга дип уйлыйсыз икән – диңгезне, кояшны һәм тораклы эшне сайлагыз. Хәзер үк эзли башлагыз: иң яхшы вакансияләрне майга кадәр сайлап бетерәләр.
Лилия Яфизова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар