Урта гасырларда кешеләр дөньяга ни өчен берьюлы берничә бала тууын, шулай ук ни өчен алар бер-берсенә шулкадәр охшаганнарын аңламаган һәм кайчак алардан котылырга омтылганнар.
Шул ук вакытта безнең заманда да кайбер тикшеренүчеләр игезәкләр тууны ген мутациясе нәтиҗәсе булган аномалия дип саный. Моның турыдан-туры дәлиле булып «игезәклек»нең нәселдән күчәргә сәләтле булуы хезмәт итә ала. Игезәкләр феномены турында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, биология фәннәре докторы Альберт Ризванов белән сөйләшәбез.
– Альберт Анатольевич, игезәкләр тудыру сәләте нәселдән күчәме? – Генетика барлык игезәкләрнең дә тууына йогынты ясамый. Барлык игезәкләрнең якынча өчтән бере – монозиготлар (бер аталанган күкәй күзәнәкнең бүленүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән), тагын өчтән бере — дизигот бер җенеслеләр (бер җенес игезәкләре — йә ике малай, йә ике кыз) һәм тагын шул кадәр үк — дизигот төрле җенеслеләр (гаиләдә берьюлы малай да, кыз да туа). Бер-берсенең генетик күчермәсе булган монозиготлар бөтен дөнья буйлап якынча бер процент тәшкил итә. Бу сан үзгәрми. Күзәнәкнең ни өчен икегә бүленүен галимнәр әлегә кадәр аңламый. Ә менә дизиготлар (башка сүзләр белән әйткәндә, игезәкләр) тууында генетик компонент бар, әгәр нәселдә дизигот игезәкләр бар икән, башка туганнарның да дизигот игезәкләр тудыру ихтималы арта.
– Соңгы елларда ни өчен игезәкләр күбрәк туа башлады? – Игезәкләр туу шаукымының ике сәбәбен атарга була. Беренчедән, репродуктив технологияләр таралуы - аерым алганда, әниләргә бала табарга ярдәм итә торган ЭКО. Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен әни кеше организмына пробиркада үстерелгән берничә эмбрион утыртыла, шуңа күрә ЭКО вакытында игезәкләр яки хәтта өч игезәкләр туу ихтималы 20 проценттан артык тәшкил итә. Икенчедән, алга киткән илләрдә хатын-кызлар соңрак бала таба башлаган (уку, эш, карьера баскычы буенча билгеле бер максатка ирешү һ.б.), ә игезәкләр туу ихтималы яшь белән арта. Организмда гонадотропин гормоны дәрәҗәсе артканнан соң, ул 40 яшькә максималь дәрәҗәгә җитә.
– Россиядә игезәкләр туу буенча статистика нинди? – Игезәкләр төбәккә, милләткә, ЭКО ысулларының таралуына бәйле рәвештә 1000 бала тудыруга 3-40 очракта туа. 2022 елда Россиядә 1,3 миллионга якын бала туган. Аларның 30 меңнән артыгы – игезәкләр. 164 очракта берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туган. 2015 ел иң күп игезәкләр туган, ул вакытта 22 832 шундый очрак теркәлгән.
Лаеш районының Хәерби авылында яшәүче Гөлназ һәм Фәнис Мөбарәкшиннар 2001 елда гаилә корган. Көтеп-көтеп тә, йөккә уза алмаган Гөлназ ике тапкыр ЭКО да ясатып карый, тик нәтиҗәсе генә булмый. 15 ел бәби көткәннән соң өченчесе уңышлы булып, йөккә уза ул. –УЗИ узганнан соң карындагы баланың өчәү икәнен белгәч, табиблар: «Өчесен дә күтәрү авыр булыр. Балаларыңа да, үзеңә дә начар булуы мөмкин. Берсен төшерт», – диделәр. Аннан соң РКБдагы танылган табибә карады да: «Балаларыңның тән әгъзалары барысы да урынында. Тимә син аларга. Барысы да яхшы булачак», – дип тынычландырды. УЗИга да, табибларга да ирем белән бергә йөрдек. Табиблар: «Икесен генә калдырыгыз», – дип тәкъдим иткәч тә, ул каршы булды, – дип сөйләде Гөлназ. Шулай итеп, җиде айдан соң, Мөбарәкшиннарны бәхеткә күмеп, Руслан, Ирек һәм Фаил туа. Балалар, вакытыннан алда туу сәбәпле, бераз хастаханәдә табиблар күзәтүе астында булалар. – Руслан – 1520, Ирек – 1470, Фаил 1410 грамм булып туды. Өч сабыебызны тәрбияләү әллә ни авырлык тудырмады. 30 атнадан кесарев кисеме белән туганга күрә, сәламәтлекләренә гел игътибарлы булырга туры килде. Икебез дә шушы авылдан без, әти-әниләребез дә күршедә генә яшәгәч, булышчыларыбыз да күп булды, – ди бәхетле әни. Әнә шулай шау-гөр килеп үсә өч игезәк. Өчесе дә футбол белән җенләнә. Гөлназ өйдә генә, бөтен вакытын балалар тәрбияләүгә багышлаган. Хушлашканда да:"Футболчы егетләребез исән-имин, озын гомерле, бәхетле булсыннар", дип саубуллаштык аның белән.
Ана капиталы тиешме? Татарстан пенсия бүлегенең Вахитов районы пенсия бүлекчәсе хезмәткәрләре аңлатканча, 256нчы федераль закон нигезендә, әгәр дә гаиләдә беренче балалар игезәкләр булып туган икән, бу очракта ана капиталына дәгъва кылырга мөмкин. Әгәр дә гаиләдә беренче бала булып, аннан соңгылары игезәкләр туганда да ана капиталы тиеш.
Комментарийлар