Беркайчан да искерми торган темадыр бу, мөгаен.
Бер таныш апа күрешкән саен киявен сүгә. Еш та очрашмыйбыз үзе – елына дистә тапкыр булырмы-юкмы икән. Әмма менә инде 5-6 еллап, юлларыбыз кисешкән саен, бер үк хәл. Сөйли башласа, телендә гел шул. Кызы һәм кияве тормышын инде энәсеннән җебенә кадәр беләм шикелле. Шушы апа сүзеннән, аның карашыннан чыгып, билгеле.
Кызы белән кияве безнең торак комплексында яши. Үзебез кебек үк социаль ипотека буенча фатир алучылар. Кызы бала тапкач, бу апа республикабызның бер ерак районнан аңа булышырга дип Казанга килгән. Кызы һәм кияве белән бергә яши башлаганнар. Җитмәсә, бер бүлмәле фатирда. Менә шул төп хатадыр инде монда. Әти-әни белән никадәр якын мөнәсәбәтләрдә булсалар да, яшь гаилә аерым яшәргә тиеш, дигән фикерне бик дөрес дип саныйм мин. Чөнки ир белән хатын ничек кенә тату тормасын, үпкәләрсез булмыйдыр. Аннары һәркемнең үз өендә үз көе бит.
Бала тугач кызына бер айлап бала белән ярдәм итешсә бер хәл, бу апа исә ике еллап аларда торды. Районда калган бабай янына аена бер-ике көнгә кайтып, кәстрүл-кәстрүл ризык әзерли дә, яңадан калага килә. Бергә яшәгәндә кияү берничек тә ярый алмады монда: бала белән булышмый, өйдә бер эш эшләми, акчага саран һәм башкалар. Мин исә сүзенә кысылмыйм. Бу апаны да хупламыйм, теге ирне дә якламыйм. Тыныч кына тыңлыйм да, үз эчемнән генә ике якны да аңларга тырышам. Бер кешене генә тыңлагач, бәя бирү, гомумән, кыен бит. Гадәттә, кеше заты арттырып сөйләргә, хис-тойгыларга бирелергә ярата. Шуңа ишеткәннәрне икегә бүләргә кирәк. Кияү идеальлектән ерактыр, билгеле. Әмма бит кызы шушы ирне сайлаган, аннан бала тапкан. Димәк, ул кадәр начар да түгелдер. Әмма апа ирнең тетмәсен тетә.
Ике еллап узгач, бала үсә төшеп, бакчага йөри башлагач, көнозын онык карашу ихтыяҗы калмый. Әмма алай да апа районга кайтып китми. Без яшәгән торак комплексыннан 5-6 тукталыш ераклыкта гына бер бүлмәле фатир сатып алып, шунда күченә. Кияве җиңел сулап куйгандыр, мөгаен, дип уйлап куйдым. Әмма бергә яшәмәсәләр дә, бу апа барыбер көн дә кияү һәм кызында “кунак” икән. Кызы эшкә чыккан, баланы бакчадан алырга, түгәрәкләргә йөртергә кеше кирәк. “Әтисенә бала кирәкми, аның беркайчан да вакыты юк”, дип зарлана тагын бу апа. Ә кызы “бик күп эшли, эше бик җаваплы, бернәрсәгә дә өлгерми”. Берсе гел ак, икенчесе гел кара янә. “Әле өстәвенә кыз алып кайт миңа дип сораган була, монысы белән булышса бер хәл”, - дип сукрана танышым.
Тагын бер очрашканда, апа кызы һәм киявенең ипотекага фатир алуларын әйтте. Беренчел кертемнең тиененә кадәр бүлеп түләделәр, ди. Аннары ремонт ясарга тотынганнар, яңадан киявенең саранлыгына мисаллар китерә. Үз эчемнән генә уйлыйм инде: “Бу кадәр ире начар булгач, ник аерылышмый икән соң кызы? Әнә уртак тораклар алалар” Уйларымны ишеткән кебек апа: “Менә кыз күптән аерылышырлар иде дә, ире гариза бирсәң, бәреп үтерәм дип әйтә”, имеш. Аерылышам дигән хатын-кызны бу гына туктатыр идеме икән, әй?!
Көн яңалыклары белән уртаклашканда, бу апа турында дус кызыма да сөйләп күрсәттем берсендә.
-Бу апа русмы әллә?, - дип сорады ул шунда ук.
-Әйе, - дим.
-Шулай дип уйладым мин аны. Татарларда бит әби кешеләр кияүләрен, киресенчә, гел яклап, мактап кына торалар. Ә русларда теща-кияү мөнәсәбәтләре гел “кире якка”, - дип әйтеп куйды дустым.
Карале, чыннан да, шулай бит. Татарда килен-каенана мөнәсәбәтләре күп очракта “уңмый”. Элек-электән алар тискәре сурәтләнә. Ә русларда тещаларның кияүләрен сөймәве мәзәкләрдә урын ала, бу хакта фильмнарда да юктан гына күрсәтелми. Килен-каенана, кияү-теща арасында гел кара мәче узган була дип әйтүем түгел. Закончалыктан да искәрмәләр күп, билгеле....
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар