16+

Васыятьнамә язаргамы, яисә бүләк итәргәме?

02 марта 2025, 10:50
1020
0
2
Уку өчен 3 минут

Торакны кемгә дә булса яздырырга уйласагыз, кайсысын сайларга? Бу сорауны күбрәк олырак кешеләр бирә.

Васыятьнамә язаргамы, яисә бүләк итәргәме?

Торакны кемгә дә булса яздырырга уйласагыз, кайсысын сайларга? Бу сорауны күбрәк олырак кешеләр бирә.

Документлар төрле кагыйдәләр буенча рәсмиләштерелә.

Нәрсә ул васыятьнамә?
Әгәр дә сезнең фатирыгызның варисы күрсәтелгән васыять юк икән, торак туганнарга тигез өлешләрдә күчәчәк.
Васыятьнамә — кешенең үзе исән вакытта милкен мирас итеп тапшыру турында язып калдырган теләге, үтенече. Ул бары тик язма формада гына төзелә.

Документ нотариус тарафыннан рәсмиләштерелә. Нотариус васыятьтәге мәгълүматны сер итеп сакларга тиеш. Документта варисны билгели торган фатир параметрлары тулысынча язылган булырга тиеш. Уртак милектә булган фатирга васыять төзергә ярамый. Шуңа күрә васыятькә ЕГРНнан мәгълүматны да өстиләр.

Васыятьнәмәнең плюслары: вариска күчемсез милек хуҗасы үлгәннән соң гына күчә, ягъни фатир хуҗасы үз милкендә иркенләп яши ала; васыятьне варис катнашыннан башка да рәсмиләштерергә мөмкин; фикерегез үзгәрсә, васыятьне үзгәртеп, яңадан язарга мөмкин.

Васыятьнамәнең уңайсыз яклары вариска кагыла: васыятькә каршы үлгән кешенең туганнары каршы чыга икән, суд тикшерүләре вакытына вариска фатирда законлы хокукларда яшәргә ярамый; фатирда элеккеге хуҗаның балигъ булмаган балаларына, инвалидларга, опекунлыкта кешеләренә һ.б. мәҗбүри өлешләр булырга мөмкин; фатир белән бергә вариска коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары да күчәргә мөмкин.

Фатирга бүләкнамә
Фатирны бүләк итү килешүен рәсмиләштерү - хокукларны тапшыруның тагын бер ысулы. Моның өчен, васыятьтән аермалы буларак, варисның язма ризалыгы кирәк. Росреестрда милекче турында мәгълүматны үзгәрткәндә генә бүләкнамә законлы саналачак. 

Бүләккә бирелә торган фатирны  рәсмиләштерү ике этаптан тора: сез килешүнең шартларын барлыйсыз; МФЦ яки теркәү палатасына барасыз һәм килешүне теркисез, күчемсез милек хуҗасы алышыну фактын теркисез.

Бүләкнамәнең уңай яклары: бары тик фатир гына күчә, ә бурычлары булса, алары юк; рәсмиләштерү процедурасы васыять язуга караганда гадирәк.
Тискәре яклары: варисыгыз якын туганыгыз булмаса, бүләк өчен салым түлисе була  (фатирның кадастр бәясеннән 13% күләмендә); элекке хуҗаның торакка хокукларын югалтуы; фатир бүләк ителгән кешенең вакытыннан алда үлүе варислар белән сезнең арада конфликтка китерергә мөмкин.

Күпме тора?
Васыятьнамәне нотариуста рәсмиләштерү уртача 5 мең сум тирәсе, шулай ук дәүләт пошлинасын да түлисе була. Бүләкнамәне рәсмиләштергәндә Росреестрда күчемсез милекне яңадан теркәү өчен дәүләт пошлинасын гына (2 мең сум) түлисе булачак. 

Кайсысын сайларга? 
Икесе  арасында сайлау сезнең вариска никадәр ышануыгызга, шулай ук гаиләнең башка әгъзаларына ышануыгызга бәйле.Әгәр дә сез үз варисыгызга һәм сезнең мөнәсәбәтләр бозылмаячагына ышанасыз, яисә күчемсез милеккә хокукны инде хәзер үк тапшырырга телисез икән, бүләк итеп рәсмиләштерегез.

Әгәр фатирыгыз калачак кеше сезнең туганыгыз булмаса, аңа сезнең бүләкнең кадастр бәясеннән салым түләргә туры киләчәк. Бүләк итү Килешүен рәсмиләштергәннән соң, сез фатирның, мирас законнарына карамастан, якын кешегә эләгәчәгенә ышана алачаксыз.

Әгәр варисның намуслылыгында шик туа икән, яки сез аның фатирга үз хокуклары турында билгеле бер вакытка кадәр белүен теләмисез икән, васыятьнамә рәсмиләштерү яхшырак. Сез аны теләсә кайсы вакытта күчереп яза аласыз. Шулай ук үз фатирында яшәү хокукын югалтырга теләмәүчеләргә васыять язарга киңәш итәбез.

Лилия Яфизова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading