Утыз гектар җирнең егерме гектарын өч төрле сортта кара карлыган, Сербиядән кайтарылган Чачанска Бестрна сортлы кара бөрлегән, август башыннан беренче кырауларга кадәр мул уңыш бирә торган ун төрле кура җиләге алып тора. Киләсе елга аның санын тагын да арттырырга ниятлиләр. Әлегә ял итеп торган ун гектар җирдә дә карлыганнар үстерә башлаячаклар. Үсентеләрне дә үзләре әзерләү планы бар. Үзләреннән артканны сата башлаячаклар.
– Нык, көчле үсентеләрне бездә табу кыен. Карлыган үсентеләрен үзебез дә Белорусиядән алып кайткан идек, – ди Тимур.
Карлыган-җиләкне авыл халкы да, күрше районнардан да, хәтта Казаннан да килеп җыялар. Бер килограмм җыелган карлыганга 40 сум түлиләр. Көненә уртача 1-2 мең сум акча эшләгәннәр.
– Узган ел җитезрәкләр, 100 килограмм җыеп, 4әр мең сум акча эшли иде. Көненә илледән артык кеше килеп эшләгәне булды, – дип сүзгә кушыла хуҗалыкның агрономы Раил Шакиров.
Карлыганны җыярга махсус комбайн да алып кайтып куйганнар. Быел шуның белән җыярга уйлап торсалар да, акча эшләргә кызыгып килүчеләр булгач, аларга каршы килмәгәннәр. Комбайнны кырга соңрак кертергә уйлыйлар.
Җиләк-җимеш куакларын сугару өчен дәүләттән ярдәм алганнар. Серкәләндерү өчен хуҗалыкта ун баш умарта оясы да тора.
Раил Шакиров, карлыган уңышы күп булуның төп сере – су сибүдә, ди. Гадәттә, без суны кыяр-помидор, кишер-суганнарга гына сибәбез, җиләк-җимеш куаклары аны кирәксенмибез.
– Көз көне аларга никадәр көч кертәсең, җәйгә шуның кадәр уңыш аласың. Алар да дымга мохтаҗ. Уңышны җыйгач, ике атна ял бирегез. Аннары су сибегез, һичюгы атнага бер тапкыр бер куакка ун литр сибәргәк кирәк, – ди ул.
Комментарийлар