16+

64 яшьлек Равилә Юнысова кызлар кебек машинада җилдерә

Аның хәзерге машинасы 14ле Лада. Инде 12 еллык, әмма ышанычлы техника. Автосервиска керткәч тә, машинаң нык, озакка түзәрлек, дигәннәр.

64 яшьлек Равилә Юнысова кызлар кебек машинада җилдерә

Аның хәзерге машинасы 14ле Лада. Инде 12 еллык, әмма ышанычлы техника. Автосервиска керткәч тә, машинаң нык, озакка түзәрлек, дигәннәр.

— Кышын мин дә, машина да ял итәбез, - ди Равилә Юнысова. – Техника җәйге вакытта бик кирәк, әйтик, җиләккә, кунакка барырга. Азнакай районына да еш барам, әнинең, туганнарның хәлен белеп киләм.

Түбән Кәминкәгә ничек килеп төпләнгән соң ул? Эшкә җибәргәннәр фармацевт һөнәре алган яшь белгечне. Укыган җиреннән – Бөгелмәгә, аннан – Түбән Кәминкә участок больницасына. Ашыйсы ризыгы шунда булгандыр инде, авыл егетенә кияүгә чыккан, 36 ел буе даруханәдә эшләгән. Кызганыч, ике улы, ире вакытсыз вафат булганнар. Ә кызы, Рузиләсе, Аллага шөкер, исән-сау, гаиләле.

— Килгән мәлне мишәр телен аңламыйча йөдәсәм, хәзер мишәрләрдән дә үткенгә, тәвәккәлгә әйләнде, - дип көлә Равилә Әхсән кызы. - Бу авыл халкы бик яхшы, ярдәмчелләр, ихласлар. Аралашырга дусларым, менә дигән кода-кодагыйларым бар. Түбән Кәминкәдән каядыр китеп яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.

Ире Минсәгыйтьнең, үзе исән чагында, туганнары 1988 нче елда салып биргән кирпеч ызбада, үзе әйтмешли, байларча, үз көенчә яши Равилә апа. Биредә 43 ел үткән дә киткән.

Күчтәнәчкә – җәймә

Равилә Юнысованы бавырсак, аеруча җәймә пешерү остасы буларак та яхшы беләләр, бу тансык ризыкларга заказлар бирәләр.

Әле менә авылда яңа амбулаторий ачкан көнгә дә телеңне йотарлык, кетердәп торган җәймәләр пешереп барган.

— Элек, үзебезнең якта бавырсак пешерергә өйрәнгән идем, ә менә бездә, сездәге сыман, җәймә пешерү юк, - ди аш-су остасы. -Түбән Кәминкәдә җәймә – дәрәҗәле ризык, табын бизәге. Аны каенанамның Яшәүчедәге сеңелесе Роза апа безгә кунакка килгәч пешереп карадык, аңардан өйрәндем.

Равилә Юнысованың җәймә пешерү рецепты мондый:

Биш данә туңган йомырка, 1,5 аш кашыгы майонез, бераз сода, тоз, он саласың да, туглыйсың, үзләнгәнче, камырны йомшак кына басасың.

Духовканы кабызып, майланган табаны нык кыздырып, шуңа камыр саласың. 8 минуттан җәймә әзер була.

"Безнең Чирмешән"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading